Камышлы авылы мәчетләре тарихы

OLYMPUS DIGITAL CAMERAТатарлар кайда гына килеп урнашсалар да, яңа тормыш башлаганда аларның иң беренче хыяллары мәчет төзү булган. Чиксез авырлыклар, ялангычлык чорында, ачлы-туклы заманнарда да аларда мәчет булдыру өмете сүрелмәгән.

Камышлы авылында Ислам диненә кагылышлы хәлләрне, мәчетләр тарихы хакындагы хәбәрләрне Саҗит хәзрәт Гусамов һәм аның хәләл җефете Минҗиһан абыстай туплаганнар.

Элегрәк Камышлы авылы хәзерге урыныннан төньяктарак урнашкан булган. Бик борынгы заманнарда ук анда мәчет булуы турында хәбәрләр сакланган. Шуларның берсе 1981 елда салынганлыгы һәм анда беренче имам булып Габделгадиз хәзрәт эшләгәне билгеле. Бу мәчет калкурак урында урнашкан була. Зур янгын вакытында ул янып бетә.

1762 елда аның урынында хәзерге көнгәчә сакланып килгән башка мәчет корыла. Бирегә имам булып башта Стәрлетамактан Нәдер хәзрәтне чакырталар. Аңардан соң имамлыкны Газизҗан, Шәриф, Габретдин, Мингабиҗан, Зиннур, Шакир, Мөхәммәтгали, Әбүгали, Әхмәтсафа, Габделәхәт, Миннәхмәт һәм Ибраһим хәзрәтләр алып баралар. Кызганыч ки, бу исемлектә 250 ел буена хезмәт иткән барлык имамнарның исемнәре дә билгеле түгел. Бу мәгълүматлар Саҗит хәзрәтнең әти-әнисе алып барган язмалардан гына алынганнар.

Бу мәчеттән башка Камышлыда тагын өч мәчет төзелә. Аларның берсе военкомат-суд бинасыннан түбәнрәк урнашкан. Аның тирәсендә зур мәйдан булган. Бу урын “Сок” дип аталган.

Икенче мәчет “Кара төп” чишмәсеннән түбәнрәк урында, соңгы вакытта базар урнашкан җирдә корылган булган.

Өченчесе хәзерге Яңа мәчет урынында корылган. Алар дингә каршы каты көрәш барганда башка максатларда кулланып, ахырда сүтеп алынып беткәннәр.

Бу мәчетләрнең язмышы шушы авыл тарихына бәйләнгән. Торган саен алар турында мәгълүматлар онытыла бара.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Камышлыда берничә мәдрәсә дә булган. Мәсәлән, Нәҗип мәдрәсәсе, Мисбах мулла мәдрәсәсе һәм башкалар.

Авылда хезмәт иткән имамнарның бары тик ундүртесенең генә исемнәре билгеле. Аларны 1948 елда Мөхәммәтгали хәзрәт Шәрәпов барлаган. Революция чорында, аннан соңгы атеизм көчле заманнарда да Камышлыда Иске мәчет ябылмаган. Анда имамлыкны Зиннур, Шакир, Җәмил, Тәлгать, Габдерәхим, Миннәхмәт хәзрәтләр башкаралар. Озак еллар буена Сараҗ хәзрәт Вәлиәхмәтов, Минәхмәт хәзрәт Сәлахов үз халкына хезмәт итәләр. Егерме ел буена Ибраһим хәзрәт Хәбибуллин эшләгән. “Гали” мәдрәсәсен тәмамлаган Расих хәзрәт Вакказов, Ислам хәзрәт Баһаутдинов, Рамил хәзрәт Мингәрәев, Гомәр хәзрәт Яруллин да эшлиләр. Бу чорда Минзәки хәзрәт Шәйхетдинов, Төркиядән килгән Мөхәммәт хәзрәт, Үзбәкстаннан Әбделкәрим хәзрәт һәм Минсәхи хәзрәт Бадретдинов та хезмәт итәләр. Җиде ел буена Мөхәммәтнәгыйм хәзрәт Вәлиәхмәтов эшли.

Муллалар нәселеннән булган Әхтәм хәзрәт Гусамовның авылындагы дин үсешенә керткән өлеше дә зур. Ул халыкка Ислам гыйлеме бирүгә күп көч куя, бигрәк тә мәктәп балаларына. Ул укыткан шәкертләр Казан һәм Уфа шәһәрләрендә үткәрелгән викториналарда, конкурсларда төпле белем үрнәкләре күрсәтеп, һәрвакыт призлы урыннар яулап торалар.

samtatnews.ru

Просмотров: 1581

Комментирование запрещено