Урамда яз. Йорт түбәләренә эленгән боз сеңгеләреннән тып-тып итеп тамчылар тама башлады. Тиздән кар бөтенләй эреп бетеп, кырлар чәчүчене каршы алыр.
Терлекчелектә дә хәзер иң мәшәкатьле вакыт. Кошки районының Яңа Фәйзулла авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Азат Тәлгать улы Туктаров мине эш урынында каршы алды.
- Сыерлар бозаулый башлады. Барысына да вакытында өлгерергә, җитешергә кирәк, — дип сөйләде ул миңа. — Мин өлкәбез губернаторы Николай Иванович Меркушкинга бик рәхмәтле. Ул еш кына фермерларны чакырып алып, җыелышлар үткәрә, хәленнән килгән кадәр ярдәм кулы да суза. Үзеңә карата җылы караш тойгач, эшләргә дә күңелле. Җәйгә яңа терлек бинасы төзәргә исәп бар.
Сыерлар һәм бозаулар абзарында да һәр җирдә җылы һәм чиста. Читтәрәк малларга апара пешерү өчен мич көйләп куелган.
Азатның әтисе Тәлгать ага гомере буе районның Эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән (хәзер вафат инде), әнисе Гөлсирә апа мәктәптә укытучы булып эшләгән, хәзер пенсиядә.
Азат үзе дә, фермерлыгына тотынганчы, әтисе кебек байтак кына еллар районның Эчке эшләр бүлегендә эшләгән.
- Азат, шушы эшкә алынырга теләгең кайчан барлыкка килде соң? — дип сорадым мин аңардан.
- Авылыбызда колхоз таркатылып, фермадан сөтлебикәләрне алып киткәндә, сыер савучыларның һәм терлек караучыларның әрнүдән нишләргә белмичә, күз яшьләре белән елаганнарын күргәч, үземә: мин авылны таркалудан саклап калырга дип, сүз биргән идем. Нәрсә дисәң дә мин – авыл баласы бит, һәм мин моның белән горурланып, ата-бабам җирендә, рәхәтләнеп эшләп, үз-үземә хуҗа булып яшим! – дип җавап бирде миңа ул.
Мине капка төбенә кадәр озата чыкканда:
- Беләсезме апа! Без бит чын җәннәт почмагында яшибез. Юлларыбызда асфальт, өйләребезгә газ да үткәрелгән, суга да тилмермибез.
Кибет киштәләрендә җаның ни тели — барысы да бар. Аллаһыга шөкер, рәхәтләнеп гамәл кылыр өчен авылыбызда өр-яңа мәчетебез бар. Әле яңа гына китапханә һәм клуб бинасына капиталь ремонт ясалды. Без анда һәр бәйрәм саен җыелышып концертлар, спектакльләр куябыз. Буш вакытларыбызда клубка бөтен гаиләбез — хатыным Вилия, икенче класста укучы кызыбыз Азалина һәм кечкенәбез Мәдинә белән бергәләп йөрибез. Минем кебек үк фермер дустым Ринат Гыйбадуллинның гаиләсе дә, башкалар да безгә тартылалар. Шулай булгач, без авылыбызны беркайчан да таркатмаячакбыз! Ул яши һәм озак яшәячәк әле! Без үстергән сабыйлар да аның киләчәген дәвам итүчеләр булыр дип ышанам! Чөнки туган җирнең тарту көче зур һәм ул югалмаячак!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Яңа Фәйзулла авылы,
Кошки районы.
Просмотров: 1144