Кошлар сайрашып, кешеләр сөйләшеп табыша

скачанные файлы

Рәшит Дәрҗеманов.

Җырларда: “Очрашулар,

                               кавышулар

Күпләп була гомеребездә.

Кемнедер — син, кемдер сине

Юрар дөрес юлга таба”,  — дип җырлыйлар бит. Хәзерге язылачак язмам героена шушы юллар туры киләдер, дип уйлыйм.

Камышлы районының Дәү­ләт­кол авылында гомер итү­че Рәшит Һади улы Дәр­җе­мановның нәсел шәҗә­рәсе Шенталы районының Кара­бикол авылына килеп тоташа. Ә аның сабый чагы Кинел районында Зур Малышевка совхозында үткән.

Әнисе Фәгый­ләнең сеңелесе Сәхимә Дәү­ләткол авылы кешесенә тормышка чыккач, Фәгыйлә һәм бертуган Минхан исемле абыйлары гаиләләре белән туган авыллары Денискә кайтып китмичә, шушы Дәүләткол авылына килеп төпләнәләр. Алты яшьлек Рәшит әнисеннән әтисе турында сораса,  ул: “Әтиең җир йөзендә юк инде, син тугач та үлеп китте,” — дип әйтә торган була.

Рәшит яшьли өздереп гармун уйнарга өйрәнә, мәктәптә «яхшы» билгеләренә генә укый, озакламый йорт хуҗалыгында әнисенең зур таянычына әй­ләнә. Әтисез үскән малайны авыл кешеләре чит итми, кирәк чакта ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торалар.

Рәшит абый бүгенге көндә Самара шәһәрендә “Бердәмлек”газетасын нәшер итүче Рәфгать Әһлиуллинның ничек итеп үзен чалгыны дөрес тотып, печән чабарга өйрәтүе турында әле дә җылы итеп искә ала.

- Рәфгать абый: “Эшне яратып, җиренә җиткереп, теләп эшлә, теләмәсәң якын да килмә”, — дип әйткән иде, дип сөйләде ул. Ә аның кебек игелекле бәндәләр аның тормышында аз булмагандыр.

Рәшит армия хезмәтен тутырып, авылга әйләнеп кайткач, үзен озатып калган сөйгән кызы Зөлфиягә өйләнә, бер-бер артлы уллары Радик белән Руслан дөньяга килә.

Кошлар сайрашып, кешеләр сөйләшеп табыша, диләр бит. Рәшит тә “Мир” колхозында хисапчы булып эшләгәндә, ашлык амбары янында Камышлы авылында яшәүче Әбелкәрам абзый белән очраша. Ә теге аңардан кинәт кенә: “Әтиеңне кү­рәсең киләме?” — дип сорый. Әбелкәрам абзый үзенең Һа­ди агасы белән тумышлары буенча Шенталы районының Ка­рабикол авылынннан икән. Рә­шитнең атасы исән-сау булып, өлкәнәйгән көнендә чит җир­ләрдән бирегә килеп төп­лән­гән. Бу вакытта Рәшиткә 50 яшь тулган, ә әнисе Фәгыйлә җир куенында ята торган була инде.

Әллә әти белән үсмә­гәнгәме, әллә үзе күптән әти кеше булганга күрәме, кайчандыр гаиләсен ташлаган бу кеше белән очрашырга ул бер дә ашкынып тормый.

Бәйрәм көннәрнең берсендә аларга шәһәрдә яшәүче ике туган сеңелләре Саҗидә белән Сания кунакка килә. Рәшит әтисе турында сүз кузгаткач, алар:

- Исән чагыңда бер күрешү — үзе бер гомер ул. Үкенечкә калыр, дип уйламыйсыңмы соң?! — диләр һәм аны әтисе белән очрашырга ризалаталар.

Һәм менә алар бергәләп Һади ага яшәгән йортны эзләп табып, ишеген шакыйлар. Өлкән яшьтәге, басынкы-сабыр кыяфәтле ак бабай кулларын сузып, Рәшиткә таба атлый. Үзе исә зур дулкынланудан калтыранган  иреннәре белән: “Улым!” – дип, әкрен генә аңа эндәшә. Рәшит тә: “Әткәй!” – дип, әтисен кочаклап ук ала. Менә нәкъ шул чакта аның гомере буе бәгырендә җыелган ятимлек ачысы, кимсенеп яшәве, әтисезлек хәсрәте бер минутта юкка чыга. Ике арада бернинди үпкә, рәнҗү дигән нәрсә калмый, йөрәктәге салкын боз да эреп бетә.

Менә шундый матур очрашудан соң ике арадагы сукмак ныгый. Әгәр дә тормыш мәшәкатенә уралып, Рәшит бераз вакыт әтисе янына килә алмый торса, алар үзара берсен-берсе юксына башлыйлар. Улы аны үзе белән күл буена балык тотарга да, авырып китсә, хастаханәгә дә алып бара. Балалары да, хәтта киленнәре дә Һади абзыйга “бабакай”, дип өзелеп дәшәләр.

Бер очрашуда Һади бабай Самара шәһәрендә икенче хатыныннан туган,  үзенең улы – Әбелкәрам (энесе истәлегенә аның исемен кушкан була), Рәшитнең бертуган энекәше барлыгы турында белдерә. Озак та үтми, Рәшит хәләл җефете Зөлфия ханымны машинасына утыртып, шәһәргә бертуганы белән очрашуга бара. Менә шулай итеп, ул энекәшле дә булып куя. Алар бергәләп Рәшитнең сеңелләрен күрергә дә баралар. Шунда Кәрам (аның исемен шулай кыс­картып әйтәләр икән) чибәр Саниягә гашыйк була да куя һәм тиздән марҗасын аерып, аңа өйләнә. Хәзерге көндә алар Дәүләтколга бергәләп кайтып йөриләр. Рәшит абыйларының 60 яшьлек юбилеена да кайтканнар. Ә Һади бабайның вафатына өч ел үтеп киткән инде. Шулай итеп, Рәшит абый әти шатлыгын тоеп, ун елга якын бәхетле тормыш кичереп яшәгән. Өстәвенә очрашкан саен шаяртып: “Кәрам, энем! Син миңа бурычлы бит”, - дип әйтеп куя. Ә тегесе исә: “Нигә алай дип әйтәсең, абый?” — дип сорый, берни аңламаганга салышып.

- Чөнки син — минем яраткан энекәшем, өстәвенә кияү дә булып куйдың бит әле,- ди Рә­шит абый, сабыйларча сөе­неп.

Бүгенге көндә менә шундый бәхетле вакыйганың ша­һитлары булып, туганлашып, рәхәтләнеп яши Дәр­җе­мановлар нәселе.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1647

Один комментарий

  1. Нурия Рафагутдинова-Мингалиева в пишет:

    Исэнме классташ!!!