Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз! Без сезне истәлекле юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз!
1955 елның 1 апрелендә сез — безнең иң кадерле кешеләребез — бер-берегезне табып кавышкансыз. Нәкъ менә шушы көнне сезгә җиде күктә никах укылган. Хак Тәгаләнең әмере белән: “Бу ике яшь парның никахлары бер һәм гомерлек булсын!” – дип язылгандыр. Аллаһыга шөкер, бүген сез үзегезнең бриллиант туегызны билгеләп үтәсез.
60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без сезгә карап сокланабыз. Сез Ходай насыйп иткән гомерләрегезне мәгънәле һәм матур итеп яши беләсез.
Гомер буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган кадерле кешеләребез, без сезгә чиксез рәхмәтле. Сез безнең өчен зур бер өлге, үрнәк булып торасыз. Сезнең бүгенге көндә исән-сау булуыгызга, изге догаларыгыздан ташламыйча, безгә терәк булып торуыгызга без бик шат. Алдагы көннәрегездә саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп сезнең алдыгызда баш иябез. Әле озак еллар сезнең изге догаларыгызны тыңлап, йөрәк җылыгызны һәм шифалы сулышларыгызны тоеп яшәргә насыйп булса иде!
Балаларыгыз, оныкларыгыз.
КОНТЕКСТ:
Тормыш тавы биек
Просмотров: 1047