Сугыш ветеранының хәләл җефете эшсез утырмый

getImage (3)Илебездә Бөек Ватан сугышы башлангач, яуга күтәрелүче батыр ир-егетләр арасында Камышлы авылында туып-үскән Әбделхак Шаһит улы Сафин да була. Аның хәләл җефете Зәһидә апа Мингалим кызы тормыш иптәшен фронтка озатып, колхозда авыр эшләр башкара. ​Сугыштан соң шушы матур пар биш балага гомер бирә һәм аларны әхлаклы, намуслы, эш сөючән, акыллы итеп тәрбияләп үстерә.

Фронтовик Әбдулхак ага мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Ә аның хәләл җефете Зәһидә апа, үзенең өлкән яшендә булуына карамастан, бер дә тик утырмый: түр юрганнары, урындыкка түшәкләр, келәмнәр төгү белән шөгыльләнә. Үзегез карагыз — шундый искитәрлек кул эшләре башкара!   Юкка гына “хәрәкәттә — бәрәкәт” димәгәннәрдер шул. Алдагы көннәрендә дә исән-сау булсын иде Зәһидә апабыз.

getImage (3)getImage (4) getImage (5) getImage (6) getImage (7) getImage (8) getImage

Сабыр холыклы, кешелекле Зәһидә апага  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез, ә киләчәк буын вәкилләре тынычлыкта яшәсен өчен сугышның ачысын-төчесен кичергән Әбделхак агага — мәңгелек дан.  Барыбызга да үрнәк алар!
«Одноклассники» социаль челтәрендә «Терра-Камышла» дип аталган битне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Просмотров: 1823

4 комментариев

  1. БИГРЭК МАТУР БУЛГАН

  2. Собханалла,кузлэр тимэсен…саулык-сэлэмэтлек ходай насыйп итсен..

  3. И маладис та инде , куз тимэсен !!! Бигрэк матур кул эшлэре !!!

  4. ​Алтынкаем аяк -кулын сызлаусыз булсын.Сезгя Аллахынын ряхмяте яусын.Безне шундый тормыш юлына бастырганыгыз очен.яшя эби яшя.безгя урняк булып​