Фронтларда имгәнеп, чирләрдән интексәләр дә, сугыш ветераннары колхозны, авыл тормышын үсеш юлына бастыру өчен күп тырыштылар.
Кулсыз, яисә аяксыз калган кешеләрнең янталашып печән чабуын, утын әзерләвен һәм башка авыр эшләрне башкаруын күргәндә йөрәк әрнесә дә, аларга һәрвакыт олы хөрмәт белән карадык. Авырлыкларга бирешмичә, алар уңай тормыш үрнәкләре күрсәтеп, бер дигән балалар үстерделәр.
Мәктәпләрдә, төрле бәйрәмнәрдә алар һәрвакыт кадерле кунаклар булдылар. Яшь буынны тәрбияләүгә, халыктагы динне саклауга һәм үстерүгә дә алар көч куйдылар.
Сугыш ветераннары элгәредән берләшеп, киңәшеп, ярдәмләшеп яшәделәр. Авылдагы сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасын Гали улы Миргабиҗан ага Әмиров 20 ел буена җитәкләде. Ул сугыш инвалиды.
1942 елда авыл хуҗалыгы техникумының 2 курсыннан аны Ульяновск хәрби пехота училищесына укырга озаталар. Аларны кыска вакытта әзерләп Курск Дугасында барган сугышка җибәрәләр. Алар часте 72 нче гвардия дивизиясе составында сугышка керә. Миргабиҗан ага авыр яралана, госпитальдә дәвалана. Терелгәч, Балтик буе фронтында автоматчылар взводының командиры буларак, тагын сугышка керә. Белорусиянең Витебск шәһәрен азат иткәндә тагын яралана. Кохма шәһәрендәге госпитальдә дәвалана.
Кытайны японнардан азат итү өчен барган сугышларда танк командиры буларак катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен 1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «За отвагу», «За победу над Германией», «За победу над Японией» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнә.
1947 елда Миргабиҗан Әмиров демобилизацияләнә һәм техникумда укуын дәвам итә. Аны тәмамлагач, озак еллар авылларда җитәкче булып эшли. Мәсәлән, Бозбаш авылында колхоз рәисе, Сосна, Подгорный Дол һәм Иске Ярмәк авылларында агроном булып эшли.
Пенсиягә чыккач Иске Ярмәк авылындагы сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының рәисе итеп сайлана. Бу оешма районда иң актив һәм нәтиҗәле эшләүче коллектив булып санала. Самар өлкәсе инвалидлар җәмгыяте тарафыннан аңа «Почётный член Всероссийского общества инвалидов» дигән исем һәм диплом бирелә. Ул сугыш ветераннарының һәм инвалидларның хокукларын яклауга һәм төрле яклап аларга ярдәм итүгә күп көч куя. Иске Ярмәктә ветераннар җәмгыяте бердәм булып, аралашып һәм ярдәмләшеп яшиләр.
Миргабиҗан ага Әмиров үз гомеренә һәркайда тыйнак, ачык йөзле, киң күңелле шәхес булып танылды. Ул һәрвакыт колхоз эшләрендә һәм авыл тормышында актив кайнашып, халык арасында хөрмәт казанды.
Иске Ярмәк авылыннан 686 кеше сугышка киткән, шуларның 316 сы сугыш кырларында һәлак булалар. Исән калганнарының да инде барысы да диярлек бакыйлыкка күчтеләр. Әйтергә кирәк, сугышта ничек батырлыклар күрсәтсәләр, алар сугыштан соңгы җимереклекне, бөлгенлекне җиңүдә дә батыр хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Миргабиҗан ага Әмиров — шуларның актив бер вәкиле. Ул матур яшәде, уңышлы эшләде. Халык белән эшләве авыр булса да, һәркемнең күңеленә юл таба, эшкә күндерә белде. Дорфа кыланмады, беркемне дә рәнҗетмәде. Халыкка да, түрәләргә дә ярый белде.
Кызганыч ки, Иске Ярмәктәге сугышта катнашкан ветераннар арасыннан ул хәзер авылда берүзе исән калды. Коточкыч канлы сугышларны үз күзләре белән күргән, үз йөрәге аша үткәргән ул бердән-бер тере шаһит. Киләчәк тормышында аңа исәнлек, җан тынычлыгы, балаларының игелеген, оныкларының куанычын тоеп яшәргә насыйп булуын телибез.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
Просмотров: 1552