Татарстан намерен сохранить институт президентства и после 2016 года / Шакир Яһудин: Президент атамасын саклауның законлы юллары бар

view_45701Татарстан рассчитывает убедить федеральные власти сохранить институт президентства и после выборов главы региона в этом году. Об этом на пресс-конференции, посвященной современной государственности республики, заявил глава комитета парламента по правопорядку и законности Шакир Ягудин.

«Мы будем выбирать президента. Но когда мы изберем президента, изменить название будет труднее»,— пояснил он. По словам депутата, на выборах будет выражена воля народа, а по Конституции народ — источник и носитель всей власти, сообщает «Коммерсантъ-Казань».

Парламентарий полагает, что добиваться сохранения должности можно разными способами: «Правовые механизмы есть. Можно референдум провести. Можно обратиться в Конституционный суд России. Нужна политическая воля», — уточнил он.

В республике должны были переименовать должность президента к 2015 году, но региону дали отсрочку на год.

* * *

Быел август аенда Татарстанда без ике зур датаны – ТАССР оешуына 95 ел тулуны һәм Татарстан Республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын билгеләп узачакбыз. Юбилей чаралары кысаларында төрле күргәзмәләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү, китаплар нәшер итү планлаштырыла.

Әлеге вакыйгалар Татарстанның дәүләтчелеген оештыруга китергән шартлар, аның үсеш адымнары һәм киләчәге турында уйланырга этәрә. Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин фикеренчә, алга таба да Татарстанның дәүләтчелеген кайгырту өчен, беренче чиратта, федераль үзәк белән республика арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы тарихи килешүне саклап калырга тырышырга кирәк.

– Татарстанның дәүләт суверенитетлыгын игълан иткән декларациясе бүгенге көндә Россия субъектлары арасында берүзе генә кире кагылмыйча калды. Без суд аша аның норматив акт түгел, ә ниятләр турындагы белдерү икәнен исбатладык. Әлеге декларация Татарстан Конституциясенең нигезенә ятты. Ул бүген дә Россия кануннарына каршы килми һәм Татарстанның абруена, үсешенә уңай йогынты ясый. 90нчы еллар башында федераль үзәк белән Татарстан арасында төзелгән һәм үзара вәкаләтләрне билгеләгән килешү 2017 елга кадәр үз көчендә булачак. Әмма безгә аны әле тагын дистәләгән елга озынайтырга тырышу, бу юнәлештә эшне бүгеннән үк башлау таләп ителә. Килешүнең эчтәлеген камилләштерүдән тыш, бигрәк тә андагы булган таләп-шартларны югалтмаска иде. Бу, мәсәлән, Татарстан җитәкчесенең республикадагы ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен бер дәрәҗәдә яхшы белергә тиеш, дигән шактый бәхәсләр уяткан мәсьәләгә кагыла. Чөнки Татарстан Конституциясе республиканың күпмилләтле халкы һәм шулай ук татар халкының мәнфәгатен яклауны бурыч итеп куя, – дип аңлата депутат.

Татарстанның тарихи даталарын каршылаганда, дәүләтчелекнең киләчәгендә чагылыш тапмый калмаячак чираттагы мөһим мәсьәлә – Татарстанның Президентлык институтын саклау.

– Федераль хакимият аңардан баш тартуны таләп итсә дә, Татарстан халкы республика җитәкчесе Президент атамасы белән аталу яклы. Быел сентябрь аенда республикада Президент сайлаулары узачак. Димәк, халык Президент сайлаячак. Сайлаулардан соң халык ихтыярын аяк астына салып таптарга җөрьәт итү инде авырга туры киләчәк. Бәлки, субъект башлыкларыннан Президент атамасын алып ташларга омтылулар, моңа кадәр төбәк җитәкчесе җирле хөкүмәтне дә җитәкләргә тиеш дигән һәм бик күп ризасызлыклар тудырган 184нче федераль закон кебек үк гамәлдән чыгарылыр. Хәтерләсәк, әлеге норма белән Татарстан да, башка субъектлар да килешмәгән иде, һәм ул шулай акрын гына юк ителде. Президент атамасын саклауның законлы юллары бар, иң мөһиме – ул, вәкаләтләр бүлешкән килешү белән беррәттән, илнең федераль дәүләт буларак үсешен тәэмин итүдә әһәмиятле роль уйный. Зур территориягә ия булган Россия – субъектлар саны буенча дөньяда чемпион. Бүген төбәкләргә, гомумән, федераль үзәкне үз эшчәнлеген Россия Конституциясеннән тайпылмыйча оештырырга өйрәтергә кирәк, – дип белдерде журналистлар белән очрашуда Шакир Яһудин.

intertat.ru

Просмотров: 1157

Комментирование запрещено