Бәйрәмебез котлы булсын! (ВИДЕО)

"Ялкынлы яшьлек"нең 80нче еллар ахыры коллективы.

«Ялкынлы яшьлек»нең 80нче еллар ахыры коллективы.

Кара син гомер агышын! Әле генә студент егетләр Шамил Сатдаров, Мидхәт Галимуллин, Илгиз Колючев, Камил Шамкаев һәм Әхмәт Нәфыйгин Куйбышевта татар ансамбле оештырып йөриләр иде. Күз ачып йомарга да өлгермәделәр, менә инде аларның гөлҗимеше – “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле үзенең 45 яшен бәйрәм итә.

Самараның яшь талантларын бергә туплап, “Ялкынлы яшьлек” күп еллар инде  тамашачыларны моңлы җырлары, дәртле биюләре, ялкынлы шигырьләре белән куандырып тора. Сәләт дигән нәрсә һәркемдә дә бардыр ул. Тик бит аны таба белергә, тәүге тапкыр сәхнәгә аяк басучыга публика алдындагы табигый каушавын җиңеп, сәхнәгә чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Ә теләктәшләрең, үзең кебек үк яшь һәм талантлы иптәшләрең, Илгиз Колючев кебек остазларың булганда моны эшләү җиңелрәк. 

Күпме милләттәшләребез шушы ансамбльдә үз тиңнәрен таптылар, матур-матур гаиләләр корып, балалар үстерделәр! Хәзер инде аларның уллары һәм кызлары биредә канат ныгыта. Чын мәгънәсендә иҗат мәктәбе бу!

Үткән гасырның 70 — 80нче елларында “Ялкынлы яшьлек» ансамбле концертларына халык ишелеп йөри иде. Аны барысы да яратты, үз итте. Ул халыкчанлыгы белән алдыргандыр, дип уйлыйм.  Һәркем концертка үзенең авылдашын, күршесен, туганын күрергә килә иде. Онытылмас Гөлсинә апабыз (урыны оҗмахта булсын) кебек тамашачылар  яраткан артистларын конфетларга һәм чәчәкләргә күмеп китә иде. Рәхмәт барысына да! Без аларны әле дә сагынабыз!

Авыл халкы безнең артистларны күтәреп каршы алды, дисәң дә ярыйдыр. Концерттан соң өйләренә алып кайтып, бәлешләр белән сыйлап, мунчалар кертеп, ак җәймәләргә яткырып йоклатуларны онытып буламыни? Кайчакта авылдашлар артистларны бүлешә-бүлешә ачуланышып та бетәләр иде.

Социаль челтәрдә казынып утырганда бер иске фото күреп алдым. Кемдер аның астына шаярып “минем совет чорындагы флешкамнан” дип язып куйган. Безнең дә андый “флешкабыз” — кулдан язылган җыр дәфтәребез бар иде. Ул алтын бәһасенә тиң булгандыр.

Татарстаннан алып кайткан пластинкалардан язып алынган җырларның сүзләре оригиналдан бик нык аерылса да, гаепләүче булмады, чөнки халкыбызга моң, җыр һәм дәртле биюләребезне чын күңелебездән бүләк иттек без.

Совет заманында җырның авторларына да хөрмәт зур булган, күрәсең, һәркайсының исемен сәхнәдән атый торган идек. Ә хәзер Казанда да бу сирәк күренеш.

Тәртип турында сүз чыккач, кылт итеп “Ялкынлы яшьлек”нең беренче чордагы хормейстеры Гаяз Исмәгыйлев исемә килеп төште. Бүген Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртүче бу якташыбыз урнаштырган тәртип сокландырырлык иде. Аңардан куркалар һәм шул ук вакытта хөрмәт итәләр иде. Гаяз, яшьтәшебез булуына карамастан, хор репетицияләренә биючеләрне дә, башлап җырлаучыларны да мәҗбүри рәвештә китерә торган иде. Әгәр хорга йөрмәсәң, сәхнәгә чыгу турынды хыялланма да.

Әлфия Гыйниятуллина җитәк­челегендәге инструменталь төркем дә үзенең оешканлыгы, эшкә җаваплы карашы белән истә калган. Безгә, халык җырларын баянга гына кушылып җырлаучыларга,  беренче мәлләрдә инструменталь ансамбльгә кушылып китү бик кыенга туры килә  иде…

Ансамблебезнең бию төр­кемендә дә гел күтәренке күңел хөкем сөрде. Хәер, бу бүген дә шулай.  Мәрхүм Альберт Гаязов, бүген “Яктылык”та эшләүче Рәшит Гыйззәтуллин һәм “Чайка” Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Хисаметдинова җитәк­челегендәге төркемнәрдә бию техникасына, үзара дустанә мөнәсәбәттә булуга  зур игътибар бирелде. Бәлки, шуңадыр да, сагынып искә алабыз без ул елларны.

Ансамбльнең җитәкчесе Илгиз КОЛЮЧЕВ.

Ансамбльнең җитәкчесе Илгиз КОЛЮЧЕВ.

"Ялкынлы яшьлек"нең 80нче еллар ахыры коллективы.

«Ялкынлы яшьлек»нең 80нче еллар ахыры коллективы.

Скрипка, кашык, мандолина кебек уен коралларында уйнау­чы Абдулла ага Акмаев, әгәр исән булса, бу юбилеебызга килмичә калмас иде. Фокусчы-иллюзионист Әнвәр ага Гыйззәтуллин кебек энҗеләр дә һәр коллективта булмый. Зиннәтулла Ягъфәров, Рәфыйк Әбдиевларның гармун чыңнары дә гел  колагыбызда яңгырап тора сыман. Бәхеткә, аларның эстафетасын Мидхәт Әминов күтәреп алды. Ходай исәнлек бирсен үзенә!

Юбилей алдыннан гына түгел, башка вакытларда да  сүз остасы Рифкать Фәретдиновны сагынып искә алабыз. Ул булган җирдә кызык-мәзәк, шаярышу-көлешү беркайчан да тынмый торган иде. Ә кемгә дә булса ярдәм кирәксә, ул җитдиләнеп китә һәм, нинди генә гозер белән килсәң дә, борып җибәрми, булышырга тырыша иде мәрхүм.

Шулай ук конферансьебыз Рәсимә Бикбаеваны, талантлы баянчыбыз, соңрак Татарстанның халык артисты һәм Россиянең атказанган артисты булып киткән Рөстәм Вәлиевны (ул да мәрхүм инде), аның бертуганы — биюче һәм пародияләр остасы Ринат Вәлиевны, нәфис сүз остасы Исмәгыйль Мостафинны һәм җырчы Галия Мостафинаны, Румия Якупова, Факия һәм Фәния Зыятова, Гүзәл Фәхретдинова, Фәридә Зиннәтуллина кебек моң ияләрен, алып баручы Наилә Сабирҗанованы искә алмыйча үтеп буламыни?

Коллективтан башка җитәкче булмый, диләр.  Әйе, бу хак сүз. Безнең уңышларыбыз – ул зур коллективыбызның хезмәте. Ләкин талантлы җитәкчебез Илгиз Исмәгыйль улы Колючев булмаса, бәлки, ансамблебез дә күптән таркалган булыр иде. Йокысыз төннәр, какшаган нервлар һәм сәламәтлек, ансамбль дип йөргәндә, игътибарына тилмереп яшәгән балалары — бу аның 45 еллык зур хезмәт нәтиҗәсе. Читтән карап торганда гына барысы да матур һәм җиңел булып күренә. Оештыручылар, спонсорлар, партнерлар белән сөйләшүләр алып бару өчен ышандыра белү сәләте дә кирәк. Ә Илгиз Исмәгыйль улында бу бар һәм аңа дәрәҗәле күп исемнәр лаеклы рәвештә бирелгән. Илгиз абыйның хатыны Асия ханым бүген бөтен коллективыбызның хөрмәтен һәм рәхмәтен кабул итеп алсын иде..

Кызганычка, ансамбльдә кат­нашучыларның барысы да 45 еллык бәйрәмебезгә кадәр килеп җитә алмады. Шулай да, бу безнең уртак бәйрәм һәм коллективыбызның  нигезенә һәрберебезнең талант чаткысы салып куелган.

Без, барыбыз да, бик бә­хетле кешеләр. Тормышларыбыз ничек кенә барып чыкса да, без инде иҗат җене кагылган, сәхнә тылсымына,  тамашачы игътибарына мохтаҗ булган хыялый кешеләр булып кала бирәбез. Бер тапкыр сәхнәгә чыккан кеше аңардан башка яши алмый, диләр: курку һәм соклану хисләреңне җиңеп, моң дәрьясында тир­бәлү, тамашачыларыңның хуп­лавын күрү, аларның алкыш­ларын ишетүне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый.Шушы тирән хисләребезне уята белүче “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә рәхмәтләребез чиксез. Бәйрәмебез котлы булсын!

Айсылу ӘБДИЕВА,

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1727

2 комментариев

  1. ….узнаю Ильгиз абыны Колючев,мярхумны Альберта Гаязова,его жену Фяния апаны,Альфию Харисовну Гинатуллину,Наилю Ахметову…..и больше никого….
    …. Альберта жена Факия….

  2. Краса и гордость Самарских татар!
    Блестящая плеяда самодеятельных народных талантов, многие из которых ни в чем не уступают профессиональным артистам по уровню творческих достижений.
    Именно эти мои земляки помогли мне еще лучше понять, как богат наш Великий татарский народ талантами, как богата и прекрасна наша Великая татарская культура, наш язык, песенное и танцевальное творчество, как тонок, многозначителен и изощрен татарский юмор, построенный на интеллекте, точном и метком слове, на богатых возможностях татарского языка, мудрости и смекалке татарского народа, литературе и устном творчестве народа.
    Мне и многим другим зрителям доставались только «вершки» — радость от концертов. Но, ведь, понятно, что у этой радости были и «корешки» — огромный труд членов коллектива “Ялкынлы яшьлек”, творческий и организационный, репетиции, тренировки, переговоры и уговоры, дух творческого соперничества и состязательности, жертвование своим личным временем в пользу работы в коллективе, отчего, возможно, страдали интересы семьи, друзей, не являющихся членами “Ялкынлы яшьлек”, работа и т.д.
    Иной раз двум, трем, пяти людям трудно бывает договориться между собой и сделать что-то совместно даже простое. Наверное, не без чудесного, не без помощи Всевышнего около 50 членов коллектива “Ялкынлы яшьлек” смогли столько лет вместе творчески работать, да еще постоянно меняя и обновляя состав коллектива. А, ведь, подготовить концерт с участием 50 артистов, каждый из которых личность, как правило, необычная, со своим характером, со своим индивидуальным творческим взглядом на номер концертной программы, на песню или танец, со своим честолюбием и амбициями, со своими гениальными замашками и «заскоками», со своей самооценкой, возможно часто не совпадающей с оценками других, и т.д. и т.п., – это ведь не канаву выкопать (не в обиду землекопателям будет сказано). Во имя большой цели люди сумели сплотиться, соорганизоваться, считаться друг с другом, в чем-то уступать друг другу, любить друг друга, совместно творить, дружить, дарить людям радость. Наверное, эти люди понимали, что данный им дар Всевышнего – особые творческие таланты, дают не только огромные творческие прав и преимущества, но и накладывают высокий долг и огромные обязанности перед своим народом: развивать эти таланты и дарить их людям.
    К сожалению, не хватает у меня слов и умения выразить свое восхищение этим феноменом для меня лично — моим любимым татарским народным ансамблем “Ялкынлы яшьлек”, не могу должным и надлежащим образом выразить свое уважение и признательность артистам и организаторам этого ансамбля. Уверен, найдутся достойнные «золотые перья», журналисты.
    Просто не могу не сказать огромное спасибо за мгновения радости и счастья, которые неоднократно дарили мне лично, моим родителям, моим родственникам и друзьям, своим творчеством, необычайным дарованием Галия ханум и Исмагил эфенде Мустафины, Идеал эфенде, Альфия ханум, Абдулла абы, Рифкат эфенде, Рустэм эфенде, Альберт эфенде, Рашид эфенде, Ильнур, Радик, Рустэм, Линар, Румия, Галия, Фарида, Гэльсиня, Гюзель и многие-многие другие замечательные артисты ансамбля. Как хорошо, что Вы у нас Самарских татар были и есть!
    Как многого татарского не было бы в Самаре и Самарской области без Вас!
    Ильгиз абы, я уже говорил Вам, и приватно, и публично, повторюсь еще раз совсем уж публично: для меня лично трое Великих Самарских татар: Вы, хаджи Вагиз хэзрят и Равиль абы Ягудин. Склоняю свою голову перед Вами, Вашими трудами, терпением, выдержкой, многообразными талантами, перед Вашей мудростью и результатами Ваших трудов. Рэхмят!
    С уважением и признательностью, Шамиль.