“Халкым минем!” фестивале Саимә апа Морзаханова күзлегеннән

юлия карипова

Юлия КАРИПОВА.

Похвистнево районының Гали авылында менә инде җиденче тапкыр «Халкым минем!» фестивале уздырылды. Бу турыда “Бердәмлек”тә өлкәбезнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе урынбасары Айсылу Абдиева язып чыккан иде инде. Гомере буе “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә җырлап, үзешчән сәнгать дөньясында кайнап, бу өлкәдә профессиональлек туплаган ханымның чарага үз карашы булса, Гали авылы хәбәрчесе Саимә апа МОРЗАХАНОВА аны үз күзлегеннән күреп яза. Бүген сезгә Саимә апабызның язмасын тәкъдим итәбез.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтен­россия татар авыллары оешмасы, Похвистнево районының “Туган тел” җәмгыяте катнашында оештырылган “Халкым минем” фестивален яктырту өчен ТНВ каналы хезмәткәрләре дә килгән иде. Җирле “Туган тел” оешмасы рәисе урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, чараны башлап, шушы фестивальгә җан өрүче һәм ел саен аны оештыруга малын һәм көчен жәлләмәүче авылдашыбыз, “Ту­­ган тел” оешмасы рәисе Ра­сих Латыйповны илле яшьлек юби­лее белән котлап, аңа сәла­мәт­лек теләде. Халык та моңа те­ләктәшлек белдерүен һәм уңышлар теләвен күрсәтеп кул чапты.

Район администрациясе вә­киле Мөдәррис Мамышев, быелгы фестивальнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүен искәртеп, сугыш вакытында авыл кырларында һәм фермаларында эшләгән кыз-хатыннарның, балаларның фидакарь хезмәтен исебезгә төшереп үтте, районның сугыш ветераннарын яхшы сүз белән искә алды.

Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та ча­раны оештыручыларга һәм мәр­тәбәле кунакларга рәхмәт­ләрен әйтеп, сугышта һәлак булган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Халык, урыныннан торып, сугыш әчесен үз җилкәләрендә татыган әби-бабаларын, туганнарын искә төшергәндер.

Бөтендөнья татар кон­грес­сының матбугат үзәге җи­тәкчесе Гөлназ Шәйхи  Бө­тендөнья татар конгрессы баш­карма комитеты рәисе Ринат Закировның котлаула­рын җиткерде һәм шушы фести­вальнең беренче адымнары турында сөйләп үтте.  Чараның кереш өлеше минем башкаруымдагы “Сугыш хатирәләре” шигыре белән тәмамланды.

Конкурста катнашу­чы­лар­ның күпчелек җырлары һәм шигырьләре сугыш темасына багышланган иде.  Фестивальне Камышлыдан килгән Нәргизә Гыйльманова “Һәйкәлләргә чә­чәк куябыз” шигыре белән башлап җибәрде. Бу районның программасы бик бай иде — Регина Әхмәдуллина, Ратмир Ангалышев, Эльмира Ишкинеева, Рәшит Фәрдиев башкаруындагы шигырьләр, Гөлчәчәк Гатауллина, Альберт Мингалиев башкаруындагы җырлар фестиваль сәхнәсен бизәделәр.

Шулай ук Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле һәвәс­кәрләре дә таң калдырырлык программа алып килгәннәр. Фәнил Зыятдинов — үзе генә бер концерт куярлык талантлы егет. Шигырьләр дә яза, көйләр дә чыгара, гармунда да уйный, моңлы итеп җырлый да… Аның башкаруындагы “Туган авылыма”, “Балан бәлеше” җырлары искиткеч уңай тәэсир калдырды. Искәндәр Әхмәтов, Айсылу Әбдиеваның чыгышлары да өлкән яшьтәге тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Авылдашыбыз Юлия Карипованы да тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ул хәзер Самарадагы югары уку йортларының берсендә укый һәм шул ук вакытта татар музыкасы белгече Альбина Мәхмүтовадан дәресләр ала һәм шактый гына сәхнә тәҗрибәсе тупларга өлгергән дә инде. Аның башкаруындагы  “Җырларым”  җыры  “Вокал” номинациясендә беренче урынга лаек булды.

Яңа Мансур авылы да һә­вәскәрләргә бай. Сүз остасы Тәс­лимә Фәхретдинова Муса Җә­лилнең “Ышанма” шигырен үзәк­кә үтәрдәй итеп сөйләде, ә Мир­газыян Садриев үзе гармунда уйнап, “Әнкәй” җырын башкарды.

Ә шулай да барысын да уздыручы мәчәләйлеләр булды бугай. Аларның  “Хыял” төркеме “Солдатлар” җыры бе­лән III дәрәҗә,  ә Жанна Әмирова “Ай, былбылым” җыры белән II дәрәҗә диплом алуга ирештеләр.

"Халкым минем" фестиваленең жюри әгъзалары.

«Халкым минем» фестиваленең жюри әгъзалары.

Фестивальнең оештыручысы буларак, Гали авылы да бик бай программа әзерләгән иде. Гүзәл Гозәерова үзе иҗат иткән “Сугыш ачысы”, “Онытылмый”  шигырьләре белән куандырды.  Камилә Шәйхетдинованың “Кашымның каралары”,  Нәсимә Кәлимуллинаның “Мәтрүш­кәләр” җырларын да халык бик җылы кабул итте. Ахырда Нәсимәнең җырлавы– I дәрәҗә диплом белән бәяләнде. 

Жюри әгъзалары — Гөлназ Шәйхи, Татарстан җырчылары Фердинанд Сәлахов һәм Ярамир, Бөтендөнья татар авыллары оешмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов һәм үзебезнең сән­гать­кәребез Зөлфия Асыл­гәрәева җиңүчеләрне бил­геләгән арада фойеда мәктәп укучылары чыгыш ясады. Алар тамашачыларга иң яраткан җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Хатын-кызлар өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Ра­зия Әюпова белән аралашып, оешманың эшчәнлеге турында сораштылар. Разия ханым үз чиратында өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасында эшләүче авылдашыбыз Гөлфия Кәримованың хезмәтен югары бәяләп, галилеләр күңелендә  горурлык хисләре уятты.

Ахырда, катнашучыларның күпчелегенә дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тәмам­лангач, тамашачылар һәм артистлар бергәләшеп  “Туган тел” җырын җырладык. Мин, гадәттәгечә,  Казан кунакларына үзем чиккән кулъяулык­ларны бүләк иттем, Расих Мөҗәһит улына шундый матур бәйрәмнәр оештырып, “Халкым минем!” дип өзелеп яшәгәне өчен рәхмәтләребезне җиткердем.  Аллаһы Тәгалә аңа киләчәктә тагын да матуррак чаралар үткәрергә, тагын да күбрәк изге эшләр белән танылырга насыйп итсен иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Гали авылында “Халкым минем” иҗат фестивале узды / В селе Алькино прошёл творческий фестиваль «Халкым минем»

* * *

Халкыбыз талантларга бай

 

Просмотров: 1052

Комментирование запрещено