Шундый кешенең оныгы булуым белән горурланам

untitled_220Минем карт бабам  Шәрифҗан углы Әбүбәкер Исхаков 1925нче елда Самар өлкәсенең Гали авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 16 яшь кенә була. Шундый яшь булуына да карамастан, үсмер егет фронтка омтыла.

1943 нче елда ул яшьтәшләре белән илебезне якларга китә. Анда яшь солдат пехотага эләгә. Әйтергә кирәк, 1943 нче елда совет гаскәрләре немец фашистларын безнең илебездән куа башлыйлар инде. Яшь солдат Исхаков та Украинаны азат итеп, Польшага кадәр барып җитә һәм Җиңү көнен шунда каршылый.

Бу канкойгыч сугыш, ниһаять, тәмамлангач та, бабама туган якларына тиз генә әйләнеп кайту насыйп булмый, чөнки фашист калдыклары тиз генә бирелергә уйламыйлар. Әле монда, әле тегендә алар белән безнең совет гаскәрләре арасында бәрелешләр була. Шундый бәрелешләрнең берсендә, минем карт бабам бик каты яраланып, госпитальгә эләгә. Көчле контузия аркасында алдан аның ишетүе дә, сөйләшүе дә начар була. Шуңа да туган авылына ул 1947 нче елда гына, култык таягына таянып, кайтып җитә.

Минем Әбүбәкер бабам сугыштан соңгы елларда Гали авылында яшәп, колхозда төрле эшләрдә эшли. Аңа бригадир да, ферма мөдире дә, яшелчә үстерүче дә булырга туры килә. Тик бар җирдә дә ул үзен ышанычлы, уңган, тырыш кеше буларак таныта. Туган илебез аның бу фидакарь солдат һәм сугышчы хезмәтен югары бәяли, шуңа да фронтовик бабам бик күп орден-медальләргә лаек була. Билгеле, фронтта алган яралары карт бабам өчен эзсез генә үтми, әлбәттә. Ул 1993 нче елда вафат була һәм Гали авылында җирләнә.

Мин шундый кешенең оныгы булуым белән горурланам, чөнки бу Бөек Җиңүдә минем Әбүбәкер бабамның да өлеше бар бит!

Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 7 Б сыйныф укучысы Илнур Исхаков.

«Салям».

Просмотров: 1387

Один комментарий

  1. Учитель татарского языка школы "Яктылык" Нурзида Файзуллина в пишет:

    Укучыларымның (6, 7, 8 сыйныфлар) фронтовик карт бабалары турында язган иншаларын ( шуларның 7-се өлкәбезнең «Бердәмлек» һәм «Сәлам» газеталарында, «Самара татарлары» журналында, Татарстанда чыгучы «Ялкын» журналында да басылып чыкты! ) «Самара татарлары» сайтында күрүемә бик шатмын, чөнки аларның бу язма эшләрендә минем дә берникадәр өлешем бар, дип уйлыйм. Яраткан укучыларыма киләчәктә дә иҗади уңышлар телим.