5 апрельдә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда татар эстрадасы йолдызлары катнашында “Зур концерт” дип аталган тамаша узды.
Мондый концертлар төнге күк йөзен хәтерләтәләр: сәхнәдәге җырчылар да һавадагы йолдызлардай җемелдиләр. Тик йолдызларның барысы да бертөрле булса, артистлар исә үзенчәлекле. Аларның һәркайсының үз образы, имиджы һәм, әлбәттә, үзенә генә хас тавышы. Мондый концертлар тамашачыга шул төрлелекләре белән ошыйлар да инде. Шуңа күрә зал халык белән шыгрым тулы, бигрәк тә яшьләр бик күп иде.
Халык һәрбер җырчыны яратып, ачык йөз белән, бик яхшы кабул итте. Бар көченә озак кына кул чапкан тамашачы өчен концертны алып баручы Гөлназ Сәфәровага һәм Айваз Садыйровка һәр артистны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгарырга туры килде.
Тәүге тапкыр Самар татарлары алдында чыгыш ясаган Илназ Гарипов тамашачыларның күңелен яулады.
Һинд кызы образындагы җырчы Индиваның тавышы да нәкъ һинд киноларындагы җырчыларныкы төсле…
…Һәм, әйтергә кирәк, моңлы, үзенчәлекле аның тавышы.
Ленар Сәйфиевның чыгышы тамашачылар өчен матур бер бүләк булды.
Чара кысаларында Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сарае администраторы, Самар шәһәрендә татар концертлары оештыручы Флорида Әгъләм кызы Локманаваны да туган көне белән тәбрикләделәр.
«Язмышларны булмый үзгәртеп» һәм «Дусларым» җырларын башкарган Эльвира Хамматова моңлы тавышы, мөлаем йөзе белән тамашачыны үзенә җәлеп итте.
«Эзлә мине, тап син мине чәчәкләр арасыннан», — дип җырлаучы Динә һәм Рафаэль Латыповларны тамашачылар аеруча җылы, яратып кабул иттеләр.
«Рәхмәт, әнкәй, рәхмәт яусын, без дә бит буш килмәдек. Алып кайттык әнә сиңа кило ярым перәнник, — дип җырлаучы Нияз Җәләлов.
Төрле стильләрдә җырлаучы Морат Гайсинны алкышларга күмеп, сәхнәгә кат-кат чакырып алдылар.
ИлГәрәй «Куян күчтәнәчләре» җырын һәрберсенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп башкарды.
Тыйнак, җитди Эльмира Сөләйманова “Күңел кошы” җыры белән.
Җыры “Кирәк түгел” дип аталса да, халыкка ихлас күңелдән, сандугачтай сайраучы, Элмира кебек җырчылар, чыннан да, кирэк икән.
Популяр җырчы Булат Нигъмәтуллингә “Бис!”ка җырларга да туры килде.
Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Минһаҗев белән Марат Галимов Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган яңа җырларын һәм иҗатларына гашыйклар яратып өлгергән хитларын тәкъдим иттеләр.
«Артур & Марат» дуэтына тамашачылар арасында “Браво!” дип кычкырып, сызгыручылар да булды.
Эстрадага кепка киеп, гитара тотып килеп кергән Ләйсән Гыймаева «Син кояшым» җырын башкарганда әкияттәге патша кызын хәтерләтте.
“Зур концерт” күләме буенча гына түгел, ә эчтәлеге буенча да зур булып, Раяз Фасыйховның чыгышы белән тәмамланды.
Әлеге фотосурәтне «дежавю» дип атар идем : шушы ханым әле күптән түгел генә Раяз Фасыйховның Самарда үткән сольный концертында да нәкъ шулай чәчәк бәйләме белән җырчы янында басып тормадымы?
Концертның видеоязмасын да тәкъдим итәбез:
VIDEO
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
Лилия РӘХМӘЕВА видеоязмасы.
samtatnews.ru
Просмотров: 2028
Римма НУРЕТДИНОВАГА фотосурәтләре эчен ,Лилия РӘХМӘЕВАГА видеоязма эчен Алла саулык бирсен! Эшлерегезде унышлар, алдагы кеннерегезде де безне шулай шатландырып яшерге насыйп булсын. Концерт бик ошады!
концерт ошады, кун,елле кичэ булды