1952-1954 елларда Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән Маннур САТТАРОВ: “Яшәү рәхәт, бер мәшәкать тә юк…”

маннуровМаннур Саттаров – фрон­товик-шагыйрь, 1941-45 елларда сугышта булган, батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән кеше. Маннур абыйга 2014 елның 29 ноябрендә 94 яшь тулды. Яшенең зур булуына да карамастан, ул гел йөреп тора. Аның әле автобуска менеп барганын күреп каласың, әле ул, шоферларның котын алып, бөтен кагыйдәләрне бозып, зур юл аша йөгереп чыга, әле “Идел-пресс” ашханәсендә, пешекче кызларга шаян сүзләр әйткәләп, ашарга ала. Гомумән, “Идел-пресс”ка ул көн саен диярлек килеп, бө­тен редакцияләргә кереп, шигырьләрен укытып, кайсыларын бастырырга калдырып чыгып китә иде. Иде дим, чөнки соңгы вакытта күзгә-башка чалынмый. Әмма без аңа чылтыраткалап, хәлен сораштырып торабыз. Соңгы чылтыратуыбызга шифаханәдән җавап бирде, “хәлем яхшы, ял итеп ятам әле”, диде.

Узган ел ахырында Маннур абый белән бергә “Идел-пресс” лифтында аскы катка төшкән идек. Лифтта төшкән арада шаяр­тып, комплимент әйтеп, сүз куш­ты, ә вестибюльгә төшеп җит­кәч, утырып, сөйләшеп алдык.

- Маннур абый, ни хәл­ләрегез бар?

- Йөреп торам әле. Менә шигырьләремне бастырырга китергән идем.

- Бу арада күренми тордыгыз кебек…

- Килми калган көнем юк минем. Гел йөреп торам. Мин килгәндә үзегез булмагансыздыр. Озак бара алмыйм хәзер тольке. Бераз баргач, утырып, ял итеп алырга туры килә. Картаямдыр инде, мөгаен.

- Сәламәтлегегез ничек соң?

- Сәламәтлектән зарланмыйм. Үз аякларым белән йө­рим, кая кирәк, шунда барам, врачлардан бәйсезмен.

- Үзегез генә яшисезме?

- Үзем генә. Оныгым табып биргән кеше килеп йөри, җыештыра, идән юа, ашарга пешерә. Өч көнгә бер, ике көнгә бер килеп, мине карап китә. Минем оныгым 3 бала атасы инде, иң кечкенә кызына 8 яшь.

- Маннур абый, сатираны һаман да язасызмы?

- Язам. Менә укып кара әле. Монысын бастырырга бирдем… Тукта әле, алып килдем дидем дә, кайсы редакциягә икәнен искә төшерә алмыйм… “Татарстан яшьләре” ахры…

- Юк, безгә кермәдегез шул. Бәлки “Чаян”дыр?

- Әйе шул, “Чаян” булгандыр. Менә укы әле.

Мин укыган арада Маннур абый башын утыргыч артына терәп, күзләрен йомып, ял итеп алды.

- Укыдым, Маннур абый, әйбәт булган. Маннур абый, арыттыммы сораулар белән?

- Юк, кыен сораулар бирмә­дегез бит.

- Сезнең өчен кыен сорау нинди соң ул?

- Минем өчен кыен сорау юк. Миңа диңгез тубыктан, тамагым тук, дәүләт пенсия түли. Аз түгел — акчам җитә.

- Маннур абый, “әй дөнья, туйдым синнән…” дигән чакларыгыз булмыймы?

- Юк, тормыштан кем туйсын инде! Яшәү рәхәт, хәзер бер мәшәкать тә юк, мәшәкатьләр турында уйлаган да юк.

Чулпан Камалова. 

(«Татарстан яшьләре”

газетасы № 5 — 8 март 2015 ел)

Редакциядән. Фронтовик-шагыйрь Маннур ага Саттаровны Самара өлкәсендә яшәүче татарлар да, бигрәк тә “Бердәмлек” газетасын даими укып баручылар беләләрдер, мөгаен. “Бердәмлек”тә без аның турында кызыклы язмалар да бастырып чыгарганыбыз булды, шигырьләре дә дөнья күргәләде.

Бу очраклы түгел, әлбәттә. Чөнки сугыштан кайткач, яшь егет Казан педагогия интитутына укырга кереп, югары белем алган һәм 1952 — 1954 елларда Камышлы районының Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән.

Гаҗәеп талантлы бу кешене өлкә буын вәкилләре Иске Ярмәктә әле дә сагынып искә алалар. Маннур Саттаров ул елларда тыныч кына яшәп яткан авыл кешеләрен бергә-бер максатка ирешү өчен үз янына туплый алган. Студент чагында ул чаңгы спорты, чаңгыда биеклектән, трамплиннан сикерү белән ныклап шөгыльләнеп, күп ярышларда призлы урыннар алуга ирешә. Иске Ярмәккә эшкә килгәч тә, яшь укытучы авыл халкын спортка тарту, бигрәк тә чаңгы һәм чаңгыда биеклеккә сикерү белән кызыксындыру өстендә эшли башлый. Авыл җитәкчелеге, активистлар белән бергәләп Иске Ярмәкнең Юкәле тау башында 6 метрлык вышка-трамплин төзелә һәм шуннан Маннур Саттаров үрнәгендә авыл яшьләре дә, өлкән сыйныфларда укучылар да чаңгыда трамплиннан сикерү серләрен үзләштерә башлыйлар. Тиз арада бу хәбәр бөтен илгә тарала. Иске Ярмәк авылы спортчылары турындагы язмалар өлкә газетасында да, “Комсомольская правда”, “Советский спорт” кебек дәрәҗәле үзәк басмаларда да дөнья күрә.

Маннур Саттаров, моңардан тыш, авылда һәм Камышлы районында велосипед спортын таныту белән дә шөгыльләнә.

Аның тарафыннан тәрбияләнгән велосипедчылар күп ярышларда катнашып, җиңү яулыйлар.

Бүген Казанда яшәүче һәм инде 94 яшен тутырган Мансур ага Саттаровны камышлылылар да, самаралылар да үзләренең якташлары итеп саный алалар.

Нәкъ шул Иске Ярмәктә һәм аннан Казанга күчкәч, укытучы булып эшләгән елларда аның шигырьләре “Чаян” журналында басыла башлый.

Күп китаплар авторы, сатирик шигырьләр язу остасы Маннур ага Саттаровның берничә шундый шигырен укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык. Укыгыз, ләззәтләнегез!

РЕФОРМА БӘЕТЕ

 

Атларым, йөгәннәрем,

Атланып йөргәннәрем.

Кайда минем «Реформа!» дип,

Шатланып йөргәннәрем?

 

Өй артында шомыртым,

Яннарында багана.

Ваучер дигән кәгазь биреп,

Утырттылар бабага.

 

Агыйделнең аръягында

Талдан кәрзин үрәләр.

Суга салсаң, калкып чыга

Безгә насыйп түрәләр.

 

Агыйделдә ике сал,

Берсе каен, берсе тал.

Чит илләргә елга булып

Ага безнең капитал.

 

Доллар дигән акчаны

Керттек ачып капканы.

Инде безнең кесәләрдән

Сава хәләл акчаны.

Импорт сата базарлар,

Капкасында фонарьлар.

Импорт сатмый, нәрсә

                                  сатсын -

Кайда безнең товарлар?

 

Уфаларга барам әле

Чана юлы салынгач.

Без соранмый кем

                                сорансын

Күпме завод ябылгач?

 

Су өстендә алкалар

Баталар да калкалар.

Дәүләт малын сатучылар

«Мерседес»та кайталар.

 

Сатин кайткан пичәтсез,

Сатып алдым кисәксез.

Баеганнар меңгә берәү,

Шәрә калган исәпсез.

 

Әй, хуҗалар, хуҗалар,

Безнең башка туалар.

«Капиталистик җәннәт»кә

Тәмуг аша куалар.

*

САЙЛАУ ТАКМАКЛАРЫ

 

Гармун телләре вак-вактыр,

Безнең җырлар такмактыр.

Сайлау алды вәгъдәсенә

Җүләр балык капмактыр.

 

Тал егыла, тал егыла,

Әллә тамырсыз микән?

Депутат итеп сайласак,

Безне танырсыз микән?

 

Әйдә барыйк театрга,

Театр уйнатырга.

Сайлап куйган депутатлар

Әйләнде «сенатор»га.

 

Киим дисәм бүркем бар,

Биим дисәм күркем бар.

Җаным тарткан кандидатка

Шар салырга иркем бар.

 

Ишек алдым сары салам,

Җыеп малларга салам.

Исемлектә иске тузлар,

Кабат сайларга калам.

Өй артында шомыртым,

Яннарында багана.

Законсызлык Закон белән

Санашмаган замана.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Мәликә.

Ничек сайлау әле бер эш,

Ничек санау хәл итә.

 

Ак та кисә, күк тә кисә

Тегүче кайчылары.

Ил сыртына ияр сала

Капитал пайчылары.

 

Сайлыйк әле, сайлыйк әле,

Безне кайгыртканнарны.

Үз кесәсен калынайтмый,

Илне баетканнарны.

 

Утлы чәчәк булмый, диләр,

Була ул бакчаларда.

Сайлыйк

              сыгылмаслыкларны,

Туплардан атсалар да!

«Бердәмлек».

Просмотров: 1489

2 комментариев

  1. Саттар абыйның исән-сау булуы зур бәхет. 60-нчы елларда, яхшы чаңгы күрсәк, аны Саттар чаңгысы диеп атый идек. 1970 елларга чаклы, Юкәле тау итәгеннән трамплиннан сикерү дә Саттар абыйдан калган. Нигә Саттар абый дисәгез, без аны шулай диеп белә идек. 40-50 еллар үтсә дә, Саттар абый, Саттар чаңгысы, Саттар абый трамплиннарыннан сикәрүләр һаман истә. Трамплиннан сикерүчеләр (истә калганнары): Дамир абый (Нургалиевич), Юсупов Салават, Мөхтәр абый (Гөллумович). Шуларга кушылып 3-че класста укучы (1967 ел) Сөләймән да сикерә иде.

  2. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    «Саттаров абый» Ярмәк өчен үзе бер замана билгесе иде. Аның турында хәбәр ишетү бик куандырды. Исән икән — аллаһыга шөкер. Аның бүгенге зиһене яшьләргә дә бик хас түгелдер.