Искәндәрев яңа офисына Коръән укытты

ИскәндәревМәчәләй авылында «Восток» фирмасы үзенә яңа офис төзеде. Шул тантанага фирма җитәкчесе Ринат Искәндәрев барлык хезмәткәрләрен, авыл башлыгын, имамнарны чакырды. Тантана Коръән уку белән башланып китте. Аннары хуҗалык җитәкчесе Ринат Искәндәрев язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләде.

Баш инженер Мамышев белдерүенчә, язгы чәчүгә техника әзер. Шулай да яңадан карап чыгу кирәк гамәл. Орлыклар әзер. Быел игеннәрне 2300 гектар мәйданда чәчү көтелә. Бер генә проблем бар. Ягулыкларның хаклары артып тора. Телевизордан авылга акчалата ярдәм бирү турында ялтыравыклы сүзләр күп сөйләнсә дә, чынбарлыкта авыл хезмәткәрен кабалага батыралар. Биргән акчаларын ике-өч мәртәбә арттырып тартып алалар. Кредитлар белән сак булырга кирәк.

Табындагы сөйләшү язгы чәчү турында гына бармады. Авыл советы рәисе Урәзмәтов: «Авылда «Җәмәгатьчелек шура»сын төзү кирәк. Безнең проблемнарны читтән килеп хәл итмәячәкләр. Без үзебезне-үзебез генә саклап кала алабыз», диде. 

Авылның әхлагы яхшы якка борыла. Җыелышларда исерек килеш акыру-бакырулар бетте. Оят дигән нәрсә барлыкка килде. Олыларны хөрмәтләү арта. Авыл юлларын чистартып торалар. Авыл халкына ашлык, терлек-туар тотучыларга печән, салам бирәләр. Барлык мәсәләләрне уртага салып киңәшләчкәч, чәйле табында сыйланып, күңелләребез күтәрелеп өйләребезгә таралыштык.

Шамил МАМЫШЕВ.
Похвистнево районы, Мәчәләй авылы.

«Салям» газетасы, tatarlarsamara.org.

Просмотров: 983

Комментирование запрещено