Яңа Мансур авылы мәктәбенең укучысы Айгөл Нурутдинова: «Сугыш бер гаиләне дә читләп үтмәде»

4

 “Сугыш” …  Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт үтсә дә, олы яшьтәгеләр аны хәтерлиләр, аларның күңелләренә авыр вакыйгалар тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, алар  кабат искә төшәләр.

 Минем балачагым тынычлыкта үтә. Әти-әнием дә — тыныч чор балалары. Билгеле, алар укыган вакытта батырлык, туган җир, намус кебек төшенчәләргә мөнәсәбәт башкарак булган. Ә менә өлкән буын вәкилләре, ягъни минем дәү әбиемә, безнең кебек рәхәт тормыш туры килмәгән.

Минем дәү әбием,  Бәдринур Закир кызы Нуреева, 1913 елның 1 гыйнварендә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туа. Ул кечкенә вакытында ук ятим кала, аңа тормышныңәчесен балачактан ук татырга туры килә. Үги әни белән үскән әбием балачакның рәхәтен тоймыйча да калган. Кияүгә чыгып, озак та үтми сугыш башлана һәм ул ирен фронтка озата, ә үзе бер яшьлек баласы белән кала. 

Сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый ул: чабата киеп басуда  эшли, өлкәннәр белән беррәттән урман кисү кебек бик авыр эшләрне дә башкара. Авылдашларымның кискән агачларын фронтка озатканнар. 

Сугыш вакытында беркемгә дә  җиңел булмаган, билгеле. Җиңүне тизрәк якынайту өчен авыл халкы көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Тамак туйдыру өчен, ялан аяк басудан черек бәрәңге җыеп ашаганнар, кышкы суыкта өйләрен җылытыр өчен урманнан куаклар ташыганнар.

3

Чит җирләрдә шактый йөргәннән соң бабам туган авылына, туган нигезенә әйләнеп кайта. Ул вакытта әбием кайнанасы белән бергә яшиләр. Әмма озак та үтми бабам үлеп китә. Тормышның авырлыклары кабат әбиемнең җилкәсенә кала. 

Әбием еш кына: “Бигрәк тә сугыштан соңгы еллар авыр булды. Тормыш никадәр авыр булса да, без башкаларга начарлык теләмәдек, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек”, —  дип искә ала иде. 

Олыгаеп барган чагында әбием үзен бик бәхетле итеп тойды. Аның картлыгы өч баласы, җиде оныгы һәм тугыз оныкчыклары янында узды. Ул туксан җиде яшендә үлеп китте. 

Бәдринур әбием безгә һәрвакыт: “Тормышыгыз рәхәт, шуның кадерен белегез!” — дип әйтә иде.

 Айгөл НУРУТДИНОВА,

Яңа Мансур авылы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

(Татар теле укытучысы —  Лилия Мөхәмәтрасыйх кызы Нурутдинова).

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1431

2 комментариев

  1. Молодец! Очень хорошо написано