Киң күңелле Фирзәнә

хайбуллова ф

Бүгенге көндә 86 яшьлек Фирзәнә апабыз ялгызы гына Гали авылында гомер кичерә.

Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы редакциясе! Төрле басмалар битендә сугыш чоры балалары турында язмаларны укыгач, мин дә бик күп хәсрәтләр кичергән апам Фирзәнә Хәй­буллова турында аның яраткан “Бердәмлек” газетасына язарга булдым.

Ул 1929 елда Кошки районы Моисеевка авылында гади крестьян гаиләсендә туа.

Әтисе озак  чирләп ятканнан соң терелә алмый, үлеп китә. Озак та тормый әниләре дә бакыйлыкка күчкәч, Фирзәнә абыйсы һәм сеңелесе белән ятим калалар, туган-тумачалар, күрше, тирә-юнь ярдәме белән көн күрә башлыйлар. Фирзәнәгә бу вакытта бары 12 яшь була. Ул олы апаларга ияреп, колхоз эшләренә йөри, үсә төшкәч, көлтә бәйли, ашлык суктыруда да катнаша. Үзләренең эше өчен авыл халкына колхоздан берни дә бирелми, чөнки авыр сугыш елларында бөтен ил кебек: “Барсы да фронт өчен, барсы да җиңү өчен” дигән лозунг астында яшиләр.

Фирзәнә берничә авылдашы белән вербовать ителеп, Свердловскига китә. Анда да кызны авыр эш көтә: ул төзелештә эшли башлый. Ә бераздан биредә эшләгән Гали авылы егете Летфулла Хәйбуллов белән таныша һәм бер-берсенә гашыйк булган ике яшь гаилә корып җибәрәләр, кызлары Әлфия һәм уллары Шәрифулла туа.

Җизнәбез бик уңган, тырыш кеше булып чыга. Гаиләсен үзенең туган нигезенә алып кайтып, йорт кора, апабыз белән алар ике балаларын да башлы-күзле ясадылар.

Менә шулай тыныч кына картлыкны каршылыйбыз ди­гән­дә, җизнәбез авырып китте. Кызганычка каршы, аңа катлаулы операция дә ярдәм итә алмады. Озак та тормый, йөрәк авыруыннан малайлары да вафат булды.

Бүгенге көндә 86 яшьлек Фирзәнә апабыз ялгызы гына Гали авылында гомер кичерә. Аллаһыга шөкер, апабыз дин юлында, үзен-үзе тәрбия кылып, чиста-пөхтә яши, шундый авырлыклар, югалтулар кичерсә дә, сабыр, киң күңелле, кешелек­ле булып кала алган ул. Кияве белән кызы кайтып, аның хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.

Хөрмәтле апам! Сиңа бер Ходаем бәхетле картлык, исәнлек-саулык, хәерле гыйбадәтле гомер бирсен.

Туганың Гыйлемзадә Галиуллина.

Ульяновски өлкәсе,

Яңа Малыклы районы,

Өч Каен авылы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1102

2 комментариев

  1. Бабушкина соседка))хорошая женщина

  2. Безнег.Матур.Апа быз.Исянлек.Саулык.