12 АПРЕЛЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ АВИАЦИЯ ҺӘМ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарга «Прогресс» заводында инженер булып эшләгән, космик корабларны һавага җибәрүгә әзерлектә катнашкан, Самарның «Туган тел» җәмгыяте әгъзасы булган һәм Байконурда татар-башкорт җәмгыятен оештырган М.Ш.Раяновның хатирәләрен тәкъдим итәбез.
«Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнәгать тугрыларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле».
Ризаэтдин бине Фәхретдин.
Казахстан далаларында төзелгән иде. Мул сулы, язгы ташкындай тиз һәм ургылып агышлы Сыр-Дарья елгасының бормаланып үтә торган бер искиткеч матур җиренә — Ленинск дигән шәһәргә нигез салып, филиалда эшләүче завод хезмәткәрләре шунда яшиләр. Ленинск шәһәре халык телендә бик кулланыш тапмыйча, күбесенчә рәсми кәгазьләрдә генә булып, матур итеп Байконур дип йөртелә.
С. П. Королёв, М. К. Янгель, Ю. А. Гагарин кебек бөтен дөньяга билгеле шәхесләрнең һәйкәлләре, биек постамент өстенә менеп кунаклаган мәһабәт ракеталары, күркәм кыяфәтле мәдәният һәм спорт сарайлары, агач һәм бакчачыклары, мәйдан һәм мәйданчыклары булган шәһәр урамнарыннан йөрү күңелләргә ятыш булса да, мине читтәрәк җәйрәп яткан чиксез киң далалар ниндидер сихри көч белән үзенә чакыра…
Чакыра да, иртә яз башындагы төрле төстәге хуш исле лалә чәчәкләре, кечкенә дә болыт кисәге күренмәгән зәңгәр күктәге сайрар кошлары белән йөрәкләрне җилкендерә…
Әйе, Хәлим Сабит-Лабити үзенең «Алтайга тугры» әсәрендә язып калдырганча, борынгы төрки бабайларыбызның «…кечкенә гәүдәле, киң күкрәкле, озын төкле, калын аяклы чыдам атларының» тояк эзләрен инде күптән ком бураннары күмеп китсә дә, һаман да аларның кешнәгән тавышлары, бабайларыбызның көр һәм хуҗаларча нык авазлары ишетелә кебек… Менә-менә ерактагы офык артыннан ат, дөя, сарык һәм кәҗә көтүләре, тузан күтәреп, тыпыр-тыпыр дөпелдәп, минем янымнан үтеп китәрләр кебек тоела…

МКС «Энергия-Буран»ны җыю һәм сынап карау буенча бригада җитәкчеләре, 1987 г. М. Ш. Раянов – өстәге рәттә уңнан өченче
Ә һаваның әйтеп бетергесез җиңеллеге, җылылыгы, канатларны кабартып, күккә өнди кебек. Ә күктә без кичә генә очырып җибәргән ракетаның аксыл-сары төстәге салават күпередәй эзе таркала башлаган болытны хәтерләтә…
Филиалда күбесенчә Куйбышев һәм Казан авиация институтын тәмамлаган инженерлар эшли иде. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап дигәндәй эшләгән чагында бик игътибар бирелмәгәндер, ә менә еллар ераклыгыннан, офык киңлегеннән искә төшерә башлагач, аңлашыла ки, иң җаваплы, иң катлаулы урыннарда – җыю цехы булмасын, сынау цехы булмасын, Советлар иленең иң ерак төбәкләреннән җибәрелгән приборларны беренче тикшерү цехы булмасын – һәрберсендә татар инженерлары армый-талмый эшләгәннәр икән. Иншаллаһ!
Байконурдагы татар-башкорт милләттәшләребезнең инженер, эшче һәм хәрби хезмәттә булганнары да гаиләләре белән, хөкүмәт биргән уңай шартлы фатирларда яши иде.
Бәйрәмнәрне (Совет чорында бәйрәмнәребез бүгенгедәй күпсанлы түгел иде кеби) берничә гаилә бергә җыелышып, туган телебездә халкыбыз җырларын җырлап, баянчыларыбыз һәм курайчыларыбыз көй сыздырып, шагыйрьләребезнең шигырьләрен сөйләп, аннан соң тыпыр-тыпыр биеп, күңелле итеп үткәрә идек.
Без очырасы «Энергия-Буран»ракета комплексының космостанурап кайткан «Буран»ын җиргә урнаштыру өчен искиткеч осталыкбелән юл төзүче подполковникларыбыз (ул вакытта әле яшь майорлар) Харис Сәгыйтов тылсымлы кураенда башкорт халык моңнары белән күңелләребезне эретсә, Рим Гаскәров баянында татар халык көйләрен тибрәтеп, йөрәкләрне җилкендерә иде.
Ә инде Яңа ел бәйрәмнәрендә Байконурның үзәк мәйданында һәм «Новосел» кибете янындагы чыршы тирәсендә биеп, җырлап, башка милләттән булган кардәшләребезне дә түгәрәккә чакыра идек…
…Һәм, ниһаять, үзгәртеп коруның шифалы җилләре Сыр-Дарья елгасының ярларына тамыр җәйгән Байконурга да килеп җитте.
Байконурда яшәүче татар һәм башкорт милләттәшләребез өчен безнең ничә еллар буе күңелләрдә пыскып кына ята биргән милли горурлык һәм милли хисләребез барлыгын, нәҗәгай кебек, кинәт яктыртып, сискәндереп җибәргәнкөч Гөлзадә Сафиуллинаның концерты булды.
Көннәрдән беркөнне минем башыма ул еллардагы сәясәт һәм мәдәният кысаларына сыя алмаслык фикер килмәсенме! Нишләп соң әле без – Байконурда илебезнең абруен күтәреп, даны бөтен кешелек дөньясына оран салырлык техникалар төзеп яшәгән күпсанлы татарлар – Казаныбыздан берәр мәшһүр җырчыбызны чакырып, мондагы мәдәният сарайларының берсендә милли моңнарыбызны яңгыратмыйбыз? Бу хыялый фикер чынбарлыкка тәңгәл килерлекме?
Булмаса, һич югында мондый мөмкинлекләрнең барлыгын-юклыгын ачыклап, тормышка ашыру юлларын эзләп карыйсы иде…
Фикердәш татар һәм башкортмилләттәшләребез бу гадәти булмаган тәкъдимне кире какмадылар һәм шушы юнәлештә эшли башладык. Иң беренче нәүбәттә, ерак-ерактагы Казаныбыздан Байконур кебек Казахстан далаларында урнашкан җирлеккә килергә теләүче артистыбыз кирәк иде. Ә ул табылды, Иншаллаһ. Халкыбызның атказанган артисты (ул чагында әлехалык артисты түгел иде…) Гөлзадә Сафиуллина, ике дә уйлап тормыйча, ризалык белдерде.
Көз көннәренең берсендә Гөлзадә Сафиуллина, Риф Гатауллин, Резеда Сафиуллина, Фәрит Бәшир һәм баянчы Фаил Исхаков Байконур янындагы Түрә-Там станциясенә килеп тә төштеләр. Шәһәребезнең «Төзүчеләр» исемендәге иң зур Мәдәният Сараеның концертлар залы шыгрым тулы иде.
Концертка татар һәм башкортлар гына түгел, казах кардәшләребез һәм башка милләт әһелләре дә килде. Ә алдагы рәтләрнең берсендә, махсус чакыру билетлары белән, предприятиебез җитәкчеләре утырды.
Концерт тәмамлангач, Гөлзадә Сафиуллинаның: «Залыгызда шундый яхшы акустика, иртәнгә чаклы җырлар идем», – дигән сүзләре әле дә колагымда чыңлый.
Поездга утырыр алдыннан Гөлзадә Сафиуллина матур гына итеп елмаеп карады да: «Мәгариф, Байконурда татарларыбыз бик күп икән, башкорт кардәшләребез дә бар, нишләп соң бүгенге көнгә кадәр татар-башкорт мәдәният үзәгегез юк?» – дип әйтеп куймасынмы! Мин эсселе-суыклы булып киттем дә, «уйлап карарбыз әле» кебегрәк сүзләрне кысып чыгардым. Ул, җылы саубуллашып, вагон баскычына күтәрелде. Артистларыбыз барысы да ачык ишек алдына басып, безгә кул болгыйлар, без дә, кузгалып киткән поезд артыннан атлый-атлый, кул болгыйбыз…
Менә шулай итеп, Татарстаныбыздан беренчеләрдән булып, Байконурда концерт куеп, артистлардан беренчеләрдән булып Ю.Гагарин стартына аяк баскан Гөлзадә Сафиуллина, Риф Гатауллин, Резеда Сафиуллина, Фәрит Бәшир һәм Фаил Исхаков Казаныбызга кайтып киттеләр. Хәерле юллар һәм яңа иҗат уңышлары насыйп булсын сезгә – олуг йөрәкле, милләтпәрвәр һәм мәрхәмәтле кардәшләребез. (Ә бүгенге көндә баянчыбыз Фаил Исхаков та, нәфис сүз остасы, филология фәннәре кандидаты Фәрит Бәшир дә фани дөнья белән саубуллашып, бакыйлыкка күчтеләр. Аллаһы Тәгалә аларның икесенең дә белеп якибелми кылган гөнаһларын гафу кылып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.)
Ә тормыш дәвам итә. Безгә яшәргә, көрәшергә, нинди генә шартларда да алга атларга кирәк! Югыйсә, «тормыш» дигән арбадан берәр борылышта төшеп калуыбыз да ихтимал…
«…Нигә мәдәният үзәгегез юк? Чыннан да, нигә оештырмыйбыз? Әллә сталинизм һәм торгынлык чорында туган телебез, мәдәниятебез һәм тарихыбыз турында аз гына сүз кузгата башлау белән, милләтчелектә гаепләргә әзер торган кешеләрнең хәтта күз карашларыннан ук куркып һәм өркеп яшәргә өйрәнгәнлектән, бөтенләй сүлпән затларга әйләндекме? Югыйсә, илебезне иңләп-буйлап үзенең мавыктыргыч нурларын сирпегән үзгәртеп кору таңнары безгә нинди мөмкинлекләр офыгын яктырта, ә без һаман да «алма пеш, авызыма төш» – дип яши бирәбез. Кем аны пешерер дә, кем төшерер соң? Кемнәрдер «пешереп», кемнәрдер «төшергән» алмалардан әлегә кадәр авызларыбыз бәрелеп, шуны әле булса ача алмый интегәбез түгелме соң? Димәк, тик үзебезгә, тик үзебезнең беләкләргә, белемнәргә һәм изге теләкләребезгә генә таянып, җиңнәребезне сызганып, бүгеннән үк эшкә тотынырга кирәк! Бүген башламасак, иртәгә соң булачак!
Казан кунакларыбызны озатканнан соң беренче ял көнендә үк фатирыбызга җыелдык. Фикердәшләремнең тәкъдимнәре төрлечә булса да, берсе катгый иде, татар-башкорт мәдәният үзәген кичекмәстән оештырырга. Ничек һәм нәрсәдән башларга, ниндирәк булырга тиеш ул мәдәният үзәгенең кануннары, ничек итеп аның Уставын төзергә? Арабызда күбесенчә техник һәм хәрби белемле якташлырыбыз булып, юриспруденция белемен үзләштергәннәренең юклыгына көрсенеп тә куйдык…
Ә бит Куйбышевта «Туган тел» җәмгыятебез инде берничә еллар дәвамында уңышлы гына эшләп килә. Аларның юридик кануннарга нигезләнеп эшләнгән Уставы да бар. Беренче адымнарыбызны атларга юнәлеш алыр өчен, алар белән очрашырга кирәклеге ачыкланды. Җаен-җайга салып, рәтен чиратка китереп дигәндәй, завод самолетында мин «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Азат Надиров белән очрашырга Куйбышевка очтым. Авиация заводының ишеге алдында ул Уставны ничек язарга, ничек кабул итәргә, гомумән, Куйбышев татар иҗтимагый үзәге «Туган тел»нең филиалын Байконурда ничегрәк оештыру серләрен энәсеннән-җебенә кадәр аңлатып бирде. Ә инде үрнәк өчен үзләренең Устав күчермәсен дә бүләк иткәч, мин канатланып, зәңгәр күк киңлеге буйлап, шул ук самолет белән Байконурга юнәлеш алдым.
Үзебезнең предприятиедә, шәһәребездә булган татар һәм башкортларыбызны барлап чыгу, аларны оештыру һәм «Үзәгебезгә» туплау җиңел түгеллеген һәрберебез дә аңлап, эшебезне. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән башлап җибәрдек. 1989 елның 17нче декабрендә шәһәребезнең иң күркәм Ленин мәйданына урнашкан Мәдәният Сараенда безнең беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Устав кабул иттек һәм җитәкчелек органнарын сайлап куйдык.
Шунысын әйтергә кирәк: казах, рус һәм башка милләт вәкилләреннән торган шәһәр башлыкларыбыз татар-башкорт мәдәният үзәген оештыруга каршылык күрсәтмәделәр, киресенчә, кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр, Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга.
Башкарасы гамәлләребез һәм барачак юлларыбызга дөрес юнәлеш билгеләр өчен «Туган тел»ебезнең эш планын төзү зарурлыгы ачыкланды. Исемебез «мәдәният үзәге» булгач, әлбәттә, бер юнәлешебез – сәнгать, икенчесе инде мәгариф юнәлеше булып, бу якларда яшәгән татар-башкорт милләттәшләребезнең балаларына туган телебезне өйрәтү һәм укыту ысулларын эзләп табу иде.
174нче һәм 1нче шәһәр урта мәктәпләрендә директорлары Раиса Алексеевна Зиновьева һәм Галина Николаевна Полиевская катнашлыгында, татар теле түгәрәкләре оештыру нияте белән, ата-аналар җыелышын үткәрдек. Җыелышта утырырга урыннар җитмәде. Бу хәл безне бөтенләй канатландырып җибәрде. Шимбә саен ике мәктәптә татар укытучылары Рәзилә Вәкил кызы Гарифуллина һәм Сания Гали кызы Казанбаевалар ярдәмендә, балаларның да, ата-аналарның да күңелләрен эретерлек туган телебезнең кадерле авазлары яңгырый. Алар, чын мәгънәсендә, халык укытучылары: үзләренең хезмәтләре өчен бернәрсә дә таләп итмичә, бердәнбер бүләк, сабыйларның «И туган тел, и матур тел»… – дигән сүзләре өчен канатланып эшли торган кешеләр.
Өйрәнсеннәр алар Мәрҗәнине,
Укысыннар «Йосыф» кыйссасын,
Газиз Гобәйдуллин «Сәхифәсе»
Алар өчен бүген ачылсын.
Риза бине Фәхретдинне укып,
Чын фәлсәфи белем алсыннар.
Аның гакыл һәм гаделлек сүзе
Йөрәкләргә сеңеп калсыннар.
Бөек Тукай сүзе аңлашылсын,
Шигъри юлы аның эретсен.
Күңелләргә җылы хисләр өстәп,
Миһербанлык аңы керетсен.
Күңел кырларына сабыйларның
Җәлил-Такташ сүзе сибелсен.
Йөрәкләрдә шытып, тамыр җәеп,
Милли бөеклеккә үрелсен! – дип өстәп тә куясы килә.
Февраль аенда шагыйребез, Советлар Союзы Герое МуссаҖәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Без аның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләп, шигырьләрен укыдык, җырларын җырладык. Ике сәгатьтән артык барган кичәне туган телебезгә һәм моңнарыбызга сусаган тамашачылар бик җылы каршы алдылар.
Хәтта без Байконуртамашачысы алдында Галиәсгар Камалның«Беренче театр» комедиясен куюдәрәҗәсенә ирештек!
Бу юлларым үзебезгә-үзебез бәя бирү кебегрәк яңгыраса да, 1нче Май, 7нче Ноябрь бәйрәмнәрендә «Туган тел» мәдәният үзәге, шәһәрдә татар‑башкорт колоннасын оештырып, Ленин мәйданыннан үткәндә татар композиторларының маршы һәм көйләре яңгыравын рәсми хакимиятнең халкыбызны ихтирам итүе дип кабул итә идек.
Ә менә «Нәүрүз» бәйрәмнәрен, Түрә-Там базары янындагыолуг мәйданны тутырып, казах кардәшләребез белән бергә үткәрүебез әле дә күңелләрдә җылы хисләр уята. Безнең үзешчән артистларыбыз анда да сынатмыйча – казах, рус җырлары белән бергәтатар һәм башкорт моңнарын тамашачыларга җиткереп, мул алкышлар белән бүләкләнә иделәр…

Байконурда концерт тәмамланганда
Ленинск шәһәре радио һәм телевидениесенең казах телендәге тапшыру бүлеге белән элемтәләребезгә аерым тукталып үтәсе килә. Күп миллионлы татар һәм башкорт халкыбызның монда бер мең чамасы вәкиле яши.
Мәдәният үзәгебезнең җитәкчесеитеп, җирле татарлардан булган, телевидение режиссеры Илдар Хөснетдиновны сайлап куйдык. (Хәзер инде вафат. «Җаны җәннәттә генә булса иде» – дип, аның халкыбыз хакына кылган изге гамәлләре өчен, догада булыйк, хөрмәтле милләттәшләрем).
Илдар Исхак улы тамырлары белән Оренбург далаларыннан булса да, тугандаш республикабыз Казахстанда тормыш корган, һәм аның хәләл җефете Хәдичә Хөснетдинованың телевидениедә фотокорреспондент булып эшләве, шунда ук милләттәшебез Гөлмирә Атабаеваның тавыш режиссеры булуы, «Туган тел»ебезне шәһәр күләмендә генә түгел, хәтта Кызыл-Орда вилаяте киңлегендә пропагандалау юлларын ачты.
Әле дә хәтеремдә, шәһәребезнең иң күркәм космонавтлар кунакханәсенең камил итеп җиһазланган зур залында үзешчән артистларыбызның сәгать ярымлык җыр программасын телевидениегә төшерделәр. Ул программаны еш кына телевизордан күрсәтүләре безне бу өлкәдә тагын да тырышыбрак эшләргә канатландыра иде.
Казах программасын алыпбаручы Чулпан туташ, мине дәтелевидениегә чакырып, матур итеп әңгәмә оештырганын хәтерлим. Ул сорауларын казах телендә бирсә, мин татарча җаваплый идем. Телләребезнең тамырлары бер булуы безне, беренчедән, милләтләр буларак якынлаштырса, икенчедән – бер-беребезне аңларга ярдәм итә иде.
Мин телевизор экраннары аша, якташларыбызның кулыннан килсә, «Туган тел»ебезгә спонсорлык ярдәме кирәклеге турында да сөйләп киткән идем. Шулчыгыштан соңдыр дип уйлыйм,космодромның профсоюз оешмасыбезгә еш кына матди ярдәм кулысузуы истә калган. (Җитәкчесе - Икаев А.М.) Чөнки безгә, Ленин мәйданындагы Мәдәният Сараенда зур бүлмә бирелеп, шунда репетицияләр һәм төрле очрашулар үткәрә идек. Аның чыгымнарын түләү дә зарур булгандыр инде…
Белмим, нигәдер, нәкъ менә шушы урында хәтер дәфтәремне актарып, «Байконур камышлары» шигыренә тап булдым. Менә ул «Камышлар»:
Табигатьнең кырыс бер почмагы,
Дәрья суы – карлы киң елга.
Салкыннарга һич тә буйсынмыйча,
Ашкынасың алга агарга.
Минем күңел, сиңа охшап, елга,
Иярергә сиңа ашкына.
Бәлки, сине куып җитә алмам,
Тик син, елгам, алга ак кына.
Купшы чәчәкләрең кирәк түгел
Бөдрә камыш – букет җыйганда.
Зифа буйлы дәрья камышларың
Ап-ак кардан буен сузганда.
Андагыдай зифа, төз камышлар
Беркайда юк, шундый сөйкемле,
Такташ абый сагынып язган кебек,
Аның каеннары шикелле!
Менә, шулай итеп, үзебезнең милләтпәрвәр татар һәм башкорт якташларыбызның фидакарь хезмәтләренең җимеше булган «Туган тел»ебез, кунакчыл казах кардәшләребезнең куенына сыенып, уңдырышлы туфракка утыртылган гөл кебек, яфрак ярып, чәчәккә бөреләнә башлады. Иншаллаһ!
Әгәр дә туфрак изге һәм мәрхәмәтле булмаса, бернәрсә дә шытыпта чыга, үсеп тә китә алмаган булыр иде. Шуңакүрә игелекле, мул куллы һәм ашъяулыклы казах кардәшләребез турында Сембер якларыннан булган әдибебез Хәлим Сабит-Лабитиның(1883-1946) «Алтайга тугры»дигән әсәреннән берничә юл китереп үтәсем килә. Ни өчен дисәң, минем фикерләвемчә, казах кардәшләребезнең үткәне турында аннан да матур, аннан да төгәлитеп беркем дә язмагандыр да, яза да алмастыр кебек.
«…Күчмә тормыш таләбе буенча, казахлар ыруг-кабилә булып яшәргә мәҗбүр. Кабилә – читләр җәбереннән саклануның бер чарасы. Кабиләне һәрнинди кыерсытылудан, бөтен гаилә бердәм якларга тиеш. Бу — кабиләнең төпбурычы. Һәрбер шәхесне үзеннәндә артыграк яклау-саклау, кабилә башлыклары – биләр (бикләр) бурычы санала. Җәбергә юлыкканкеше бурычы – җәберләүче белән бәрелешү, үзен яклау түгел, бәлки, авылларына, ыругдашлары булган җирләргә «барып куәтле аваз белән «оран салу», ягъни җәберләүченең исемен кычкырудан гыйбарәт. Оран авазын ишеткәч тә, ярдәмгә ашыкмау – зур гөнаһ. Ыругдашыңны җәберләүләренә каршы күтәрелгән чарада катнашмау әхлаксызлык санала, һәр казахның тормышы, яшәеше, шул рәвешчә, ыруг-кабиләсе тормышы белән иң тыгыз бәйләнешкә куелган. Нәсел шәҗәрәсе ыруг кабиләгә шулай нык бәйләнгән булганга, читләр алдында ыруг-кабиләсе данын-дәрәҗәсен күтәрү һәркемнең яшәү мәгънәсенә әйләнә. Шуның өчен казахлар арасында авыздан-авызга, буыннан-буынга телдән тапшырыла торган нәсел белеме бөтен халык белеменә әйләндерелгән».
Иншалла. Безгә дә, татар һәмбашкорт кардәшләребез, казах кабиләдәшләреннән үрнәк алып, бер-беребезне якын итеп, кардәшлек хисләребезне ялкынлатып яшәргә насыйп булсын!
Ә менә бу рифмага салырга тырышып язылган фикерләрем, «Камышлар» белән бер үк вакыт кысаларында язылса да, минем хатирәләремне тәмамлар өчен иҗат ителгән кеби тоелды:
ҮЗЕМ КИТСӘМ…
Үзем китсәм, эзем калыр әле,
Тирән булмаса да, танырлык.
Йөри иде җилфер-җилфер атлап,
Дип сагынып искә алырлык.
Үзем китсәм, сүзем калыр әле,
Сөйләгәндә сүзгә кушарлык.
Очрашканда кайчак сагынышып,
Бер елмаеп искә алырлык.
Үзем китсәм, җырым калыр әле,
Моң килгәндә алып тыңларлык.
Минем сагыш сезнең йөрәкләрдә
Булыр, бәлки, урын алырлык…
Эзем, сүзем, җырым сезгә булсын,
Сезгә булсын минем хыяллар.
Хыялланмый, дәртләнмичә генә
Үтмәсеннәр безнең бу еллар.
Башлаган эш изге, зурдан булгач –
Озын гомер булсын дәвамы.
Без бит монда, дуслар, онытмагыз,
Халкыбызның олы кавеме.
Татар моңы, башкорт моңы безне
Бер учакка җыйды тирәләп.
Ялкынын да бергә янар өчен
Йөрәк утын кушып бергәләп.
Сүндермикче, дуслар, бу учакны
Нинди генә җилләр иссә дә.
Төрлебезне төрле якка язмыш
Мәрхәмәтсез ерак сипсә дә!
«Самар татарлары» журналы, №1 (10), 2015 ел.
Просмотров: 1569
Мина улвакытта ун биш яшлэр булганддыр .
·
БЕЗНЕН ЗУРЧЕРКЕЛИ АВЫЛЫНД УРАМДА ВАКЫТТА мэглумэт дип эйтиимм баганадагы радиодан имеш Гагарин космоска оччкан .Халык мэйданга жыела башлады
Без балалар чабабыз нэрсэ булганны белмичэ мэйданга шактый халык жыелгач аннан олкэннэр анлатты нэрсэ ул КОСМОС.
МЭИН АБЫЙ ИДЕ АХРЫСЫ.