Карга боткасын авыз иттек

ташбулат

Ташбулат авылының «Яшьлек» ансамбле.

Моннан ун ел элек без, Самара башкортлары, беренче мәртәбә “Карга туе” дип аталган милли бәйрәмебезне үткәргән идек. Ул Самараның Халыклар дуслыгы йортында барлыгы 50 — 60 кеше катнашында узды. Хәзер инде ул халкыбызның көтеп алган зур бәйрәменә әверелде һәм без аны зурлап үткәрәбез.

Быелгы “Карга туе” бәйрәме дә Тимерьюлчыларның Мәдә­ният йортында шыг­рым тулы залда үтте. Без милләтебезгә кагылышлы берничә юбилейны, истәлекле датаны да берләштереп, “Карга туе”нда үткәрергә булдык.

Чараны Самара башкортлары корылтае рәисе Камилә Сизякова тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде.

Бәйрәмебезнең беренче бүлеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Кызганычка каршы, чарага чакырылган бердәнбер милләттәш ветераныбыз Кыпчак авылында яшәүче 90 яшьлек Лотфулла Харасов авыру булу сәбәпле килә алмады.

Җиңүне якынайтучы хезмәт ветераннары бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары булды. Сугыш башланганда 16 яшьлек Кәнифә Мусина фронтка киткән әтисенең тракторына утырып колхоз кырларында эшләгән, ә аның сеңелесе Әлифә (Хәйдарова) өлкәбездә иң алдынгы сыер савучы булган. Аларны сәхнәгә чакырып, бу бәйрәмдә хөрмәтләделәр.

_mQpYL7dvFg 0an4eE8rN1k KbVqf4kPFSI KzOFE1nbfRU

Башкорт халкының бөек язучысы Һәдия Дәүләтшинаның тууына быел 110 ел тула. Әлеге юбилейны да без читләтеп үтә алмадык. Тамашачыларны Көмешбикә Дәүләтшина язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырып узды.

Тагын бер истәлекле дата — өлкә башкортларының яраткан “Ыргыз” газетасы нәшер ителә башлауга февральда 15 ел тулды. Аны Бөтендөнья башкортлар корылтае исеменнән башкарма комитет әгъзасы Сафиулла Вилданов тәбрикләде һәм басманың хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм өлкәбезнең төрле авылларыннан килгән үзешчән сәнгать коллективлары: “Курай” балалар үзәге, “Туган моңнар”, “Яшьлек” — җыр, “Ләйсән” балалар бию ансамбльләре чыгышларына үрелеп барды.

“Карга туе” боткасыз буламыни? Килгән кунакларга тел йотарлык итеп пешергән ботка һәм башкорт милли ашлары да тәкъдим ителде.

Чараны үткәрергә ярдәм иткән өлкә, шәһәр адми­нистрацияләренә, Самара баш­кортлары корылтае әгъ­за­ларына һәм спонсорларга зур рәх­мәтебезне белдерәбез.

Зөлхиҗә ШӘРӘФЕТДИНОВА, “Ыргыз” газетасы мөхәррире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено