Кул чабарга ярамый, имеш

общественное признание– Шәп әйттегез! Без – мөсел­маннарга кул чабарга ярамый инде. Алкышлар идек.

Милли мәгарифебезнең хәле, вузларыбызда татарча укытуның торышы турында сөйләшү барган җыелышта бер галимәбезнең шундый белдерүен ишеткәч, аптырап калдым. Дини мәҗлес­ләр­дә, мәчет ачылу тантаналарында имамнарыбыз халыкны шулай, кул чапмагыз, дип тыя башлады бит. Шул тыюларның нәтиҗәсе бу. Әле күптән түгел генә юбилей мәҗле­сендә бер мөх­тәрәм мөф­тие­без­нең дә шулай тыюын ише­тергә туры килде. Тозсыз мәзәк­ләр шактый күп яңгы­раган, яулыксыз хатын-кызлар да байтак кына күренгән, җырлы-биюле мәҗлес иде мәгәр. Хәер, тора-бара, кул чапсагыз чабарсыз инде, шайтаннарыгызны шушында калдырып китәрсез, дип ризалыгын биргән­дәй итте мөфти хәзрәтләре.

Кыскасы, кул чабу – шайтан чакыру ул, дип аңлатмакчы безгә кайбер диндарларыбыз. Коръән­дә, хәдисләрдә бу җәһәттә берәр нәрсә әйтелгәнме, дип берничә имамнан сорап карадым. ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җә­лил хәзрәт Фазлыев кына: “Без – имамнар мәчет ачу кебек мәра­симнәрдә ир-атларны “Ал­ла­һы әкбәр!” дип тәкбир әйтеп торырга чакырабыз, чыгышлардан соң кул чапсалар да, хатын-кыз­ларны тыйганыбыз юк. Мө­селман ир-атларга кул чабарга ярамый дию дә дөрес булмас. Әнә чеченнар зекер әйтеп биегәндә кул чабып тора”, – дип җаваплады.

Миңа калса, алкышлау, кул чабу шайтан чакыруны аңлата дип ышану – гарәпләрдә булган бер ырым, хорафат кына ул. Алкышлау – борын-борыннан төрки-татар халкында хуплауны, яклауны аңлаткан. Тел белгечләре раслаганча, сүзнең ясалышы ук чын татарча, үзебезчә. Әл кушу, ягъни кат-кат кул кушу, алкышлау (әл борынгы төрки телебездә кул дигәнгә туры килә) – хуплаганың­ны белдерү ул. Шулай булгач, читтән килгән ырымнарга карап, нигә әле без шундый матур сү­зебездән, гамәлебездән ваз кичик?!

Шайтан чакыру дигәннән. Бу җәһәттә без – татарда да ырым бар. Табын янында аякларын болгап утырса, шайтан чакырып утырма әле, дип әрлибез балаларыбызны. Кечкенә чакта әби-ба­баларыбыз безне шулай орыша иде. Ничек кенә булмасын, өл­кән­нәребезнең сабак бирүе, әдәп-әхлак дәресе инде бу. Дөрес, халкыбызда, эт өрсә – шайтан йөр­гәнгә, әтәч кычкырса – фә­рештә күргәнгә, дигән ырым да бар. Әле көнкүрмешебездә даими кабатланып торган, гади генә тоелган гамәлләргә кагылышлы ырым-ышанулар да байтак. Әй­тик, тырнак кискәндә кая ташла­выңны гына түгел, ничек кисүең­не дә күзәтеп тора, дөрес эш­ләмә­сәң, колакны бора иде әбекәйләр. Тырнакны дуга кебек киссәң, шайтанның көянтә итеп куллануы ихтимал, дип вакларга; киселгән тырнагың теләсә кайда ятмасын, дип учакка атарга яисә дивар буендагы идән ярыгына салырга куша иде алар. Билгеле, беренче чиратта, чәч, тырнакны файдаланып, явыз рухларның зыян китерүе; сихерчеләрнең бозым салуы бар дигән ышануларга кайтып кала бу. Шул ук вакытта әлеге ырымның өйдәге чисталыкны, пөхтәлекне кайгырту икәнен дә кире кагып булмый.

Табын янында тоз түксәң, өйдә тавыш-гауга чыга, дигән ырым, галимнәр әйтүенчә, тоз кыйммәт булган заманнарга барып тоташа. Шул ук вакытта балаларга тәрбия бирү чарасы да, әлбәттә. Сабыйларны сакчыллыкка өйрәтә, ризыкны әрәм-шәрәм итмәскә өнди.

Әле дә хәтеремдә: әтиемнең әнисе – Бәһиҗәтелҗинан әбием, ризыкны йөреп ашый башласак, урамга кыстырып чыксак: “Табын янында гына ашагыз, сез хәерче түгел бит”, – дип абыем белән мине орыша иде. Нигә хәерче түгел, дип сораштыргач: “Теләнче ашарына ризыгы булса да, тәрәзә төбе саен тезеп чыга икән; хәер алгандай, шуннан үрелеп алып ашамаса, тамагы туймый ди”, – дип аңлата иде. Урыны җәннәттә булсын!

Дөрес, бөтен ырымнарны да аңлатып бетерүе кыен. Әйтик, кунаклар китүгә, идән себерергә ярамый; кайтып җитүләрен белгәч, себерергә мөмкин, дигән ырым да бар. Ярый ла хәзер кесә телефоны бар – кайтып җитүгә шалтырата алалар. Элекке заманда икенче көнне, таң аткач кына себерделәрме икән?!

Рәшит МИНҺАҖ.

“Ватаным Татарстан”,  № 50, 04.04.2015.

Просмотров: 1274

Комментирование запрещено