Ракеталар төзүче татарлар

Байбеков (2)

Миңлетаһир Байбәков.

12 АПРЕЛЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ АВИАЦИЯ ҺӘМ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ 

Россия космонавтикасы нигезенә бихисап конст­рук­торларның, галимнәр­нең, кос­монавт­ларның, ракета-космос тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең сәләте, зур хезмәте һәм батырлыгы салынган. Арада милләттәшләребез дә байтак.

Мин үзем дә бит ракета-космос төзү эшенә 45 ел гомеремне бирдем. Хезмәт юлым 1963 елда Михаил Васильевич Фрунзе исемендәге мотор төзү заводының конструктор бюросында башланган иде. Югары белемем булмаса да, конструктор булып эшләргә, ә кичләрен авиация институтының кичке бүлегендә укырга туры килде.

Эшебез җаваплы булса да, бик кызыклы булып чыкты. Безнең бригада “Ай программасы” (Лунная программа) буенча ракета проектлары төзү белән шөгыльләнә иде. Мин башта ракеталарның торбаларын монтажлау документларын әзерләүчеләр арасында булдым. Ә 1964 елда Куйбышев авиация институтын тәмамлаганнан соң, инженер-механик дәрәҗәсенә күтәрелдем. Соңрак “Про­гресс”ның конструктор бюросында һәм космик корпо­рациянең “Энергия” конструктор бюросында эшләгәндә дә күп вакытыбызны “Байконур” космодромында үткәрергә туры килде. 

Без эшләгәндә компьюторлар юк иде бит. Шуңа күрә сызымнарыбызны карандаш-линейка ярдәмендә ясарга туры килә иде. Инженерлар бер метрдан да зуррак озынлыктагы кәгазьне такта өстенә җәеп, төгәл сызым ясаганнан соң, аның күчермәсен ясарга иң оста милләттәшебез  Рауза Биктаһировага тапшырыла иде. Без сызымнарыбызга копия ясату өчен аңа чират тора идек. Роза ханым 2013 елда бакыйлыкка күчте. Ә без аны әле дә яхшы сүз белән искә алып сагынабыз.

Тагын бер күчерүче Миң­леразия Шәйдуллова ясаган сызымнарны форматлап түгел, килограммлап үлчәргә мөмкин булгандыр. Миңлеразия ханым хезмәт юлын кабель заводында башлаган. Аннары “Байконур”да да, “Прогресс”та да эшләде. “Башка заводларда алган тәҗрибә сызымнар ясаганда нык ярдәм итте”, — дип сөйли иде ул. Үзенең оста сызымнары белән ярышларда катнашып, ул берничә тапкыр җиңүче дә булып танылды һәм Мактау кагәзьләре белән бүләкләнде.

загруженное (2)

«Союз» корабле.

Минем кызларым Галия белән Наиләнең дә “Прогресс” ракета төзү үзәгенең эшенә керткән өлешләре зур. Галия дә, минем кебек, Куйбышев авиация институтының кичке бүлеген тәмамлаган инженер, ә нинди төпле белем иясе! Бюрога компьютерлар кайтарыла башлагач, Галия аларны үзе дә үзләштерде, башка конструкторларны да яңа техникада эшләргә өйрәтте. Аның улы Евгений Бакулин да, Самараның дәүләт университетын тәмам­лаганнан соң, “Прогресс” ракета төзү үзәгендә хезмәт итә башлады.

Наилә исә космос кор­порациясенең “Энергия”  конструктор бюросында 1981 елдан башлап өлкән техник булып хезмәт итте. Ул “Энергия-Буран” космик программасының конструктор документациясен әзерләү белән шөгыльләнде. Кызганычка, Наилә 2013 елда вафат булды, унөч яшьлек баласы ятим калды.     

Шулай ук минем белән бергә “Энергия” конструктор бюросында эшләгән Иршат Шәйхиевны да искә алып үтәсем килә. Ул конструкторлар төркеме җитәкчесе, сектор башлыгы булып эшләде. “Энергия” конструктор бюросының бүгенге директоры һәм баш конструкторы, профессор Станислав Петренко да аның акыллы җитәкчелеге астында үскән шәхес. Ә Иршат Хәйретдин улының тормыш иптәше Антонина Шәйхиева күрше бүлектә ракетаның очу траекториясен исәпләүче иде. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда.

Мотор төзү заводының әйдәп баручы инженер-конструкторы Илсөяр Гыйззәтулинны яхшы белгеч буларак “Энергия” конструктор бюросына эшкә чакырганнар иде. Аның баш конструктор Сергей Королев белән бергә эшләвенә дусларча көнләшеп йөрдек без. 

Мәгариф Раянов җитәкчелек иткән бүлек космик корабны җыю өчен җаваплы булды. Чын мәгънәсендә җаваплы, чөнки бу этапта ясалган кечкенә генә ялгышлык та зур бәла китереп чыгарырга мөмкин. Безнең милләттәшебез үз вазифаларын җаваплы үтәгәнгә күрә бер генә хата да җибәрелмәде. Мәгариф Шәех улы һәм аның хатыны Роза ханым күпчелек вакытларын Байконур космодромында хезмәт иттеләр, ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр. 

Байконурда эшләгән чакта Наил һәм Алия Мәхмүтовлар гаиләсе белән дә танышырга туры килде. Алар “Энергия-Буран” программасы буенча башыннан ахырына кадәр эшләделәр. Кызганычка, Наил бик иртә бакыйлыкка күчте, ә Алиягә ике малаен үзенә генә аякка бастырырга туры килде.

Ракетаны җыйганнан соң, сынап карарга да кирәк бит әле. Бу эш белән якташыбыз Әхмәт Нәфыйгин шөгыльләнде. 30 ел хезмәт дәверендә мил­ләттәшебез очарга “өйрәткән” ракеталарның саны бихисап. Әхмәт әфәнде дә хәзер лаек­лы ялда. Ул бит әле 25 ел буе татар иҗтимагый оешмалары эшендә дә актив катнаша. Хәерле исәнлек һәм озын гомер телим үзенә.

Ә Равил Нургали улы Әхмәтов белән без чиксез горурланабыз. Ул хәзер “Прогресс” үзәк махсус конструктор бюросының җитәкчесе, генераль конструктор. Аның турында башка басмаларда күп яздылар инде, “Бердәмлек”тә дә матур гына мәкалә бастырылса, бик яхшы булыр иде.

Шундый дәрәҗәле мил­ләттәшләребез белән хезмәт итүемә мин чиксез шатмын. Без үзебезгә алмашка үз эшләрен яратучы белемле һәм тәҗрибәле белгечләр тәрбияләп калдырдык. Кү­бебезнең балалары һәм оныклары да космик сәнәгать өлкәсендә эшли. Димәк, космонавтика үсешендә татар исемнәре әле ишетелер, дигән ышаныч бар.

Миңлетаһир БАЙБӘКОВ, лаеклы ялдагы конструктор.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1422

Комментирование запрещено