Роберт Миңнуллин Галидә кунакта / Вот такая была встреча

в алькиноТатарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары белән халкыбызның күңелен яулап алган шагыйрь Роберт МИҢНУЛЛИН Похвистнево районының Гали авылында әдәби кичә уздырды.

Танылган шагыйрьне Гали авылының Мәдәният йорты матур итеп яран гөлләр белән бизәлеп, фойеда авыл тарихына багышланган күргәзмәсен куеп каршы алды. Роберт әфәнде күргәзмәне карап туйгач, китапханәгә узды. Ки­тапханәче Фәһимә Зарипова аңа экскурсия оештырып, китапханәнең милли әдәбиятка бай булуы, халыкның үз телебездә язылган китап укырга яратуы турында сөйләде. Утыз ел гомерен китапханәгә багышлаган Фәһимә ханым Роберт Миңнуллинның биографиясен дә, иҗатын да яхшы белүе белән шагыйрьнең күңелен күтәрде һәм мактау сүзләре ишетте.

Тамаша залына килеп кергән кунакны сәхнәдәге «түгәрәк өстәл» артына утырткач, мәктәп укучылары аның шигырьләрен укый башладылар. Татар теле укытучысы Зөлфия Асылгәрәева бу кичәгә бик яхшы әзерләнгән. Сәхнәдәге экраннан Роберт Миңнуллинның тормыш юлы күрсәтелеп барды: кайда укыган, ничек шагыйрь булып киткән, нинди иҗтимагый эшләр белән танылган… “Миңа сөйләргә сүз дә калдырмадыгыз инде”, — дип шаяртты ахырда Роберт әфәнде һәм үзе дә берничә шигырен укыды.

Ул үзе турында түгел, татар халкының бөек шагыйрьләре, сугыш кырларында һәлак булган танылган шәхесләребез, сугыш вакытында Мәскәүдән 30 — 40 шагыйрь Татарстанга килеп, иҗади — патриотик эш алып барулары турында сөйләде.

Роберт Миңнуллин милли телебезне саклап калуга мисал итеп, үзенең булачак хатыны Клара белән танышуы турында сөйләп үтте. Кыз рус мәктәбендә укыганлыктан, татар телен начар белгән, ә кияүгә чыгып Казанга килгәч, аның рус һәм татар телендә чыга торган журналга корректор итеп урнашуы һәм тиз арада татар телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп, 40 ел буе шунда эшләве, хәзер “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булуы турында сөйләде. “Минем өчен хатыным гомер буе илһам чишмәсе булып тора”, — дип тәмамлады ул сүзен.

в алькино

Шагыйрь җирле һәвәскәр шагыйрьләрнең шигырьләрен  яратып тыңлады.  Балык­лыдан — Рәшит Фәрдиев, Галидән Нәсимә Кәлимуллина,  Гүзәл Гозәерова һәм мин, Саимә Морзаханова, үзебез язган шигырьләрне укыдык, ә Балыклы, Гали, Мә­чәләй үзешчәннәре Роберт Миң­нуллин сүзләренә язылган “Талбишек”, “Каеннар арасында”, “Җырлыйм туган якта”, “Килен төшә”, “Яратыгыз”, “Әнкәмнең догалары” җырларын башкардылар.

Үземнең шигырь җыен­тыкларымны, чиккән кулъяулык­ларымны, пешереп килгән бавырсакларымны тапшырганда:

Шигырьләрегез бик

                                 мәгънәле,

Аңлашыла, һичшиксез.

Эчке халәтегез бай,

Күңел дәрьягыз төпсез, — дип

кулын кыстым.

Роберт Миңнуллин безгә гади, кешелекле, мәрхәмәтле һәм игелекле кеше булып күренде. Ул үзен горур тотмады, мәктәп укучылары биргән бөтен сорауларга да тәфсилләп җавап кайтарды. “Җырлап күрсәтмәссезме?” — дигән тәкъдимгә мыек астыннан гына елмаеп: “Җырчыларны рәнҗетермен дип куркам. Аннары биергә дә кушарсыз әле. Ә мин тик хатыным кубызына гына биергә яратам бит”, — дип көлдерде.

Роберт Миңнуллинны Казанда табып, кунакка чакырган авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев аңа авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре әйтте, ә Роберт ага үзенең күчтәнәчләрен — һәр авыл китапханәсенә һәм Гали авылы мәктәбенә 7шәр томлы шигырь җыентыкларын, ә шигырь сөйләүчеләргә бер  томлы китапларын өләште: “Гали авылын, мәктәбен, мәдәният йортын һәм уңган халкын мин бик ошаттым. Бәлки, Аллаһы Тәгалә тагын күрешергә насыйп итәр әле, исән булыйк”, — дип кичәне тәмамлады.

Тик без аны тиз генә җибәрмәдек, берәм-берәм дә, төркем-төркем дә фотога төштек, клуб мөдире Ра­вил Манашев, сәнгать җи­тәкчесе Наилә Юнысова һәм китапханәче Фәһимә Зарипова әзерләгән табын артында чәй эчкәндә дә дөнья хәлләре, татарның киләчәге, мәдәнияте турында сөйләшеп утырдык. Очрашуны оештырган авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевка, кичәне әзерләгән Зөлфия Асылгәрәевага, Кәү­сәр Шәйхетдиновага һәм барлык катнашучыларга рәх­мәтләребезне әйтеп аерылышканда: “Юлны беләсез, Роберт әфәнде! Килегез, көтәбез”, — дип кул болгап калдык. 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

* * *

Идет год литературы. Проходят встречи, посвященные творчеству  поэтов и писателей, рассказывает учитель Алькинской школы С.Г. Салимова. Глава поселения Алькино Идрис Хамитович Муллабаев тоже решил  организовать для жителей села подобную встречу. В гости он пригласил  всеми любимого народного поэта республики Татарстан Роберта Мугаллимовича Миннуллина.

Роберт Миннуллин – известнейший татарский поэт родился 1 августа 1948 года в деревне Назяде Илишевского района Башкортостана. Закончил отделение татарского языка и литературы Казанского государственного университета. Еще в студенческие годы был признан талантливым молодым поэтом.  Его лирическими стихами зачитывается не одно поколение юношей и девушек, их разучивают наизусть в школах на уроках татарского языка. Песни «Молитвы матери», «Мама» и многие другие на его стихи давно стали народными.  Роберт Миннуллин – автор более 40 книг. В 2007 году Татарским книжным издательством изданы произведения Роберта Миннуллина в семи томах.

За книгу «Самое большое яблоко в мире» (1992) поэт был удостоен международной литературной награды – Почетного диплома имени Г. Х. Андерсена. Его имя занесено в Почетный список знаменитого сказочника.Он является членом Попечительского совета телерадиокомпании «Татарстан»,  бессменный ведущий программы  «Китап» на ТНВ. В 2005 году Указом Президента Республики Татарстан М.Шаймиева удостоен звания «Народный поэт Республики Татарстан».

Роберт Мугаллимович Миннуллин – депутат Госсовета Республики Татарстан, Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан,  народный поэт  Республики Татарстан,  Заслуженный деятель искусств Республики Башкортостан, лауреат Государственной премии Республики Татарстан им.  Г.  Тукая, республиканских премий им. Мусы Джалиля и Абдуллы Алиша, лауреат премии им. Ф. Карима  Республики Башкортостан,  Действительный член Петровской Акдемии искусств (Санкт-Петербург). И это все  об одном человеке – татарском поэте Роберте Мугаллимовиче Миннуллине, встреча с которым состоялась в селе Алькино.

Идрис Хамитович сам поехал за ними в Казань 31 марта. Приехали поздно вечером. А с утра гостя повели на экскурсию по селу, знакомили местными достопримечательностями. Очень понравилась наша школа. Роберта Мугаллимовича  интересовало все: преподают ли в школе родной язык, знают ли учащиеся свой язык, говорят ли они на нем, читают ли  книги на татарском языке. Много ли книг на татарском языке в школьной и сельской библиотеках?

Встреча с  Робертом Миннуллиным состоялась  в сельском Доме культуры. Здесь собрались учащиеся  нашей Алькинской  школы,  жители села и гости из близлежащих татарских сел Мочалеевка, Ново-Мансуркино, Ст. Балыкла, поселков Нугайка, Красный мост. Когда известный поэт татарского народа Роберт Миннуллин, его супруга, заслуженный работник культуры Клара Амировна и глава поселения Алькино  И.Х. Муллабаев входили в  зал, народ  их   встретил аплодисментами. Аккуратная, приятная внешность и  светлая улыбка  сразу расположили людей к общению. А  скромность, простота в общении  и добродушный  юмор и вовсе покорили зал.

Учитель родного языка и литературы Зульфия Назахутдиновна Аслгареева и ее   ученики готовились к этой встрече заранее:  пополняли свои знания о биографии, творчестве поэта,  читали его произведения, учили стихотворения.  Библиотекарь сельской библиотеки Фаимя Зарипова и библиотекарь школьной библиотеки Альфия Муллакаева организовали выставку его произведений. В самом начале встречи школьники познакомили присутствующих с биографией и творчеством Роберта Миннуллина, рассказали о его общественной и просветительской деятельности, читали его стихотворения, пели песни, написанные на его слова.

Односельчане Насима Калимуллина, Саимя Мурзаханова, Гузаирова Гузель,  а так же гости из сел Мочалеевкаи, Ст.Балыкла представили на суд поэта-профессионала свое творчество, стихотворения.Роберт Мугаллимович терпеливо выслушал всех, и, только после всего этого,  стал выступать сам: отвечал на вопросы детей,  читал  стихи,  рассказывал интересные случаи и запомнившиеся моменты жизни, творчества.

Встреча проходила  в атмосфере теплого,  живого  и активного общения.  Школьники  задавали много вопросов, а Роберт Мугаллимович с удовольствием отвечал на них. В глазах детей читался неподдельный интерес к легендарному автору. Ведь Роберт Миннуллин начал карьеру простым корректором, а стал лауреатом международных премий, стал депутатом Госсовета Татарстана. Он – живой пример успеха, достигнутого упорным трудом.

Стихи Роберта Миннуллина переведены на русский, башкирский, турецкий, азербайджанский, черногорский, чувашский языки. Его стихи мелодичны. Не случайно многие композиторы пишут на них музыку. И эти песни становятся народными. Так было и в этот вечер. Когда Насима Калимуллина пела песню «Без биш бала үстек Әнкәй белән” на слова Роберта Миннуллина, ей подпевал весь зал.  А ведь эту песню он сочинил еще в далекой юности, но ее до сих пор поют.

В конце встречи Роберт Мугаллимович подарил сборники своих произведений  в семи томах библиотеке нашей школы и библиотекам тех сел, представители которых приехали на встречу. А еще он подарил всем выступавшим на вечере молодым авторам и артистам свои книги с автографами. Глава поселения Идрис Хамитович Муллабаев выразил  восхищение  творчеством поэта и огромную благодарность от имени всех сельчан. После таких вот встреч на душе становится светло и радостно от того, что есть еще люди, которые берегут, развивают и обогащают  наш родной  язык  и культуру.Будем вновь и вновь ждать встречи, с такими интересными людьми, как этот  замечательный человек, поэт Роберт Мугаллимович Миннуллин.

«Похвистневский вестник».

Просмотров: 2092

Один комментарий

  1. 25 апрельда Похвистнево районы Гали авылының иске зиратын чистарту буенча шимбә өмәсенә барыгызны да чакырабыз. Кулларыгызда эш кораллары:пычкы, балта, көрәк, сәнәк булсын. Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да шушы изге эшкә чакырабыз. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белик. Һичкем читтә калмас, дип өметләнәбез.