Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар әниләрен югалтты

59203f37c1288e06ddb2cdb294b777ab_MУзган елдан бирле абыйлы-сеңелле җырчылар Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әнисе Флера ханымның яман шеш белән авыруы турында мәгълүмат таралып килде. Инде барысын да җиңеп чыгарбыз дип, матур гына яшәп ятканда, 11 апрельдә сәгать 10:30 да Флера ханымның йөрәге тибүдән туктады. Моңарчы без Дилә Нигъмәтуллинаның үзе белән әңгәмә эшләгән идек. Ул ачыктан-ачык әнисенең яман шеш белән авыруын, кулыбыздан килгән кадәр аның исәнлеге өчен тырышачакбыз дип сөйләде. Моның өстенә, әле кайчан гына алар әниләренең 61 яшен үткәргән иде бит. Флера ханымның сөт бизендә (рак молочный железы) IV стадияле яман шеш табуларына бер дә ышанасы килмәде. Кайгылы хәбәр белән Дилә Нигъмәтуллина “Instagram” битендә уртаклашты. Анда әнисе белән бергә төшкән фотосүрәт һәм түбәндәге язма урнаштырылган иде:

dil“Бу авыр чирне җиңеп чыгарбыз дип өметләндем. Әнием тормышны бик яратты. Аның елмаюыннан бар әйләнә-тирә яктыра иде. Юмор хисле булды. Үләренә соңгы көннәр калып барганда да, безнең күңелне күтәрергә тырышты. Аның нинди укытучы, нинди мөдир булуын әйтеп тә торасы юк. Белем бирүгә күпме энергиясен, көчен түкте. Көчле рухлы һәм бик оптимист кеше иде. Әниемне бөтенесе дә ярата иде. Без аның соңгы сулышына кадәр исәнлеге өчен көрәштек. Яшәгән һәр көне безнең өчен бер җиңү иде. Әмма… Аллаһы Тәгалә аны алды. Кадерлем, син безнең йөрәктә мәңгегә калачаксың. Урының оҗмахта булсын…”

Бик кызганыч, әлбәттә… Флера ханымның урыны җәннәттә булсын. Дилә белән Булатның гаиләләренә, туганнарына, дусларына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. 

Эльза ГАЗИЗОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1066

Комментирование запрещено