Мөселманнар ярдәмләшеп яшәргә тиеш

new-18713-2012-01-10Пәйгамбәребез: “Аллаһы­ның коллары арасында шундый кешеләр бар ки, алар пәйгамбәрләр дә, шәһитләр дә түгел, әмма аларның дәрәҗәләренә пәйгамбәрләр дә, шәһитлар да кызыгыр. Болар — мөселман булып, бер-берсен Аллаһы хакы өчен яратучылар”, — дип әйткән.

Безнең Мәчәләй авылында да бүген андый кеше бар. “Восток”  авыл хуҗалыгы җитәкчесе  Ринат Зәйнулла улы Искәндәров авылыбыз өчен бик күп яхшы эшләр башкара. Ул гел халык арасында, бөтен проблемаларыбызны ишетеп, белеп тора. Кемгә ярдәм кирәксә, булыша, күбрәк кар явып үтсә, урамнарыбызны чистарттырып тора. Шундый ипле, тәрбияле кеше — бер генә начар сүз дә ишетмәссең үзеннән.

Ә аның соңгы яхшылыгы бөтен халыкны да таң калдырды. Авылыбызның бер егете  тишекле торбалы машинасына утыра да, әллә нинди ачы тавышлар чыгарып, төннәр буе авыл буйлап чаба, авылдашларына йокы бирми интектерә иде. Арабыздан беркем дә шуңа шелтә белдерергә батырчылык итмәде. “Бераз йөрер дә, беркөнне очына чыгар әле”, — дип, читтән генә күзәтеп тордылар. Чыннан да, егет эзләгәнен тапты:  беркөнне йорт каршына куелган бер шәхси машинаның ишегенә барып бәрелде. Ә үзенең машина йөртү хокукы да булмаган икән.

ГИБДД хезмәткәрләре шуны тикшереп торганда Ринат Искәндәров килеп чыга да, ремонтка тиешле акчаны биреп, низагка чик куя. Ә тәртип­сез егетнең машинасын хуҗалыкның складына илттерә, үзен идарәгә алып китә. Хуҗа нинди үтемле сүзләр тапкандыр, белмибез. Тик икенче көнне үк бу егетебез “Восток” хуҗалыгында эшли башлады. Кешене алмаштырдылар да куйдылар инде менә. Бәрдергән машина өчен бурычын да түләде, өс-киемен дә алыштырды. Чын матур ир-егеткә охшап китте бит кичәге юньсез малаебыз. Ә күптән түгел Ринат абыйсына ияреп, мәчеткә җомга намазына да килде. Бу хәлне күреп, хатын-кызларыбызның күзләре яшь белән чыланды, ә ирләр намаздан чыкканда Ринат Искәндәр улының кулын чын рәхмәт хисе белән кыстылар.

Ринат Искәндәров кебек Аллаһы Тәгалә әмере белән яшәүче җитәкчеләр күбрәк булса, авылларыбыз тормышы тагын да матурланыр иде.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено