Сталин аңа Куйбышев шәһәренең Нагорный урамында җир биргән

загруженное (1)Бөек Ватан сугышы вакытында фашист илбасарларын илебездән куып чыгаруга Рәй­сә әбиемнең әтисе Шакир бабамның да өлеше кергән.

Шакир Исмәгыйль улы Сафин 1913 елның 10 авгус­тында Ульян өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында дөньяга килә. Туган авылында үсеп, 18 яшен тутырган егетне 1931 елда Кызыл Армия сафларына алалар. 4 еллык хезмәтен Сахалинда үтәгәннән соң ул туган якларына әйләнеп кайта.

1939 елда Советлар Союзы һәм Финляндия арасында аңлашылмаучылык туа һәм үзара бәрелешләр башлана. Төпле хәрби әзерлеге булган Шакир бабамны кабат армиягә чакыралар һәм ул фин сугышында катнаша, бәрелешләр тәмамланганнан соң, кабат авылына кайта..

1941 елның 22 июнендә немец фашистлары илебезгә басып кергәч, кулларына корал  тота алырлык бөтен ир-атлар, мөмкинлеге булган хатын-кызлар бердәм булып дошманга каршы көрәшкә күтәреләләр. Малыклы районы хәрби комиссариатыннан бабама да чакыру кәгазе килә. Шулай итеп, 28 яшьлек  Шакир Сафин кабат хәрби сафка баса. Башта ул Брянск һәм Үзәк фронтларда, аннары Белоруссия һәм Беренче Украина фронтларында артиллерист булып хезмәт итә. 1944 елның 20 июлендә  сугышчан иптәшләре белән бергә Буг елгасын кичеп чыкканда  каршы як ярдан атып ятучы 6 немец солдатын юк итә.  Шул вакытта күрсәткән  батырлыгы һәм командование тарафыннан куелган бурычны намус белән үтәгәне өчен  Шакир бабам “За отвагу” (“Батырлык өчен”) медале белән бүләкләнә.

Ә тагын бер айдан, 17 октябрьдә, аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Бу орденга ул Чехословакиядәге Свидничко авылын азат иткәндә күрсәткән кыюлыгы  өчен лаек була. Атакага күтәрелгәндә  батареяның төбәп атучысы (наводчигы) каты яралана. Курку белмәс Шакир бабам аның урынына баса һәм немецларның   бер дзотын, ике пулеметын,  бер танкын юк итә, ә дошманнар контратакага күтәрелгәч,  унбиш фашистны атып үтерә.

Аларның армиясе Польшаны азат иткәндә дә Шакир бабай батырлык күрсәтә. Бу хәл Польшаның Люблинский районы, Якубовице авылы аша агучы Висла елгасын кичкәндә була. Бабам, иптәшләре белән саллар ясап, фашистлар яудырган кургаш яңгыры астында Висланың аргы ягына йөзеп чыгу белән, үзенең пушкасыннан немецларга каршы ут ача. Нәтиҗәдә, дошманның ике пулеметы һәм утыз  солдаты сафтан чыга. Шушы кичүдә командование куйган сугышчан бурычны җиренә җиткереп үтәгәне, күрсәткән батырлыгы һәм тапкырлыгы  өчен аңа 1944 елның 16 ноябрендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла да инде. Батыр солдатны бүләкләү турындагы кәгазьгә 101нче укчы Львов корпусы командиры, гвардия генерал-лейтенант Бондарев кул куйган приказда: “За образцовое выполнение боевых заданий командования на фронте борьбы с немецкими захватчиками и проявленные при этом доблесть и мужество наградить орденом Отечественной войны I-й степени”, — дип язылган. Шулай  итеп, кыска гына  вакыт  эчендә  минем батыр бабам илебезнең иң югары дәрәҗәдәге өч хәрби бүләгенә лаек була. 

Ә тагын алты айдан соң артиллерист Шакир Сафин дош­ман оясы Берлинга барып җитә. Җиңү көнен ул Рейхстаг янында каршылый.  Солдатлар иркен сулыш алып, тиздән туган якларына кайтырга өметләнеп торганда, аларның полкын эшелоннарга төяп, Ерак Көнчыгышка алып китәләр. Бу вакытта алар японнарга каршы сугышка баруларын белмиләр әле. Ә сугыш кырында японнар белән очрашкач, анда да Шакир бабай үзен оста тупчы итеп таныта.

1945 елның сентябрендә Шакир бабам, ниһаять,  үзенең туган якларына — Урта Исәнтимер авылына кайтып керә. Өйдә аны зур түземсезлек белән әнисе, сеңелесе, сугышта һәлак булган олы абыйсының улы каршылый. Тиздән бабам Әминә исемле бик чибәр һәм уңган кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә.  Бер елдан соң аларны шатландырып, уллары туа.

Сугыштан соңгы елларда авылда яшәү бик авыр булган, диләр. Киим дисәң — киеме, ашыйм дисәң — ризыгы булмый. Тәвәккәлләп, Сафиннар гаиләсе 1949 елның  ахырында Куйбышевка килеп урнаша, Фрунзе заводына эшкә керәләр.  Бу зур гаиләгә  баракта бер бүлмә бирелә. Башта шуңа да риза булалар, ә кысанлыкка, начар яшәү шартларына чыдый алмый башлагач, фронтовик бабай шәхси йорт төзү өчен җир сорап, район башкарма комитетына бара.

Анда аны кире борып җи­бәрәләр. Тик авырлыклар алдында чигенергә өйрәнмәгән сугыш ветераны Мәскәүгә Ста­линның үзенә хат язып җибәрә. Җавап хаты да озак көттерми, Кремльдән  җавап килеп төшә. Анда: ”Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Шакир Исаевичка шәхси йорт салу өчен җир кишәрлеге бүлеп бирергә”, — дип язылган була. (Бу таушалып беткән хат әле дә гаиләдә сак­лана).

Җир алгач, ул Урта Исән­тимер авылындагы иске өйне сүтеп, бүрәнәләрен Куйбышевка алып килә һәм өй салып керә. (Нагорная урамындагы 200 санлы бу йорт әле дә бар).

Сугышта булган хәлләр турында фронтовик бабабыз  сөйләргә яратмаса да, якыннары аның аягына снаряд кыйпылчыгы тиеп, ике тапкыр хәрби госпитальдә ятканын, Белоруссия сазлыкларында фашистлардан качып,  иптәшләре белән  ике тәүлек буе йокламыйча һәм хәттә кымшанмыйча да басып торулары турында да беләләр. Фронтның алгы сызыгында сугышкан чакта кайвакыт атнасына ике мәртәбә генә кайнар аш ашарга, икешәр тәүлек йокламыйча сугышырга туры килгән аңа. “Атакага күтәрелер алдыннан командирыбыз туган телебездә һәркемгә үз Алласына ялварырга куша иде”, — дип сөйләгән ул балаларына.

Ә мин Шакир бабам турында әбием сөйләгәннәрдән чыгып яздым. Бабам  бик  шаян, җор телле, тапкыр һәм тугры кеше булганга күрә, аның дуслары да бик күп булган. “Тырыш, уңган, шәфкатьле, гаилә җанлы кеше ул”, — дип әйтә булганнар  аның турында. Сөекле хатыны Әминәне дә, өч баласын да ул бик яраткан, бервакытта да ачуланмаган.

Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән фронтовик Шакир бабам 1981 елның 16 сентябрендә 68 яшендә вафат була. Кызганыч, мин аны күр­мәдем. Әбиемнең фатирында эленеп торган фотосын гына күргәнем бар. Ә шулай да,  Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә аның турында “Бер­дәмлек” укучыларына сөйли алуыма чиксез шатмын. Бу язмам үземнең булачак балаларыма да  васыять  булып барсын, Шакир бабама һәм Бөек Ватан сугышында  катнашкан ватандашларыма рәхмәт сүзе булсын иде.

Камилә ВАРГАНОВА,

Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1801

Один комментарий

  1. Учитель татарского языка школы "Яктылык" Нурзида Файзуллина в пишет:

    Укучыларымның (6, 7, 8 сыйныфлар) фронтовик карт бабалары турында язган иншаларын ( шуларның 7-се өлкәбезнең «Бердәмлек» һәм «Сәлам» газеталарында, «Самара татарлары» журналында, Татарстанда чыгучы «Ялкын» журналында да басылып чыкты! ) «Самара татарлары» сайтында күрүемә бик шатмын, чөнки аларның бу язма эшләрендә минем дә берникадәр өлешем бар, дип уйлыйм. Яраткан укучыларыма киләчәктә дә иҗади уңышлар телим.