Kazan Sukuk-2015 конференциясендә самарлылар да катнашканнар

_F_cPr28VJQИслам бизнесына һәм финансларына багышланган Kazan Sukuk-2015 конференциясендә самарлылар да - өлкәбезнең «Хәләл» стандары комитеты вәкилләре Усман һәм Рөстәм Илингиннар, Наил Биктаев, әлеге тема белән кызыксынучы Илдар Тренгулов - катнашканнар. 

Самар шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, өлкә администрациясе идарәсе вәкиле Илдар Сирачевичның сүзләренә караганда, барулары бик уңышлы булган. Бик күп илдән килгән дәрәҗәле вәкилләр белән аралашканнар.

Форсаттан файдаланып, Илдар Тренгулов Мәрҗәни исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов белән очрашкан. Алар Алтын Урда, Сталин, булгарчылык, татар тарихын өйрәнү, динебез Ислам турында фикерләр алышканнар. 

- Рафаил абый — ул легенда, беренче чыганак. Андый кешеләр белән аралашу көч бирә, — дип сөйли Илдар.

_F_cPr28VJQ9YeoObwSAeQsamtatnews.ru

 

Просмотров: 1681

Комментирование запрещено