На высоте 226,6 метров — подвиг алькинца / Үлем хакына җиңү

113078_170189«Юсуп Салимов — уроженец села Алькино Похвистневского района. Погиб 12 июля 1943 года. Гвардии младший сержант, командир отделения 284 ГСП, 95 ГСД, посмертно награждён орденом Красного Знамени».

(Из архива Министерства обороны).

Это было на подступах к важной высоте во время наступления фашистских войск на дуге Курско-Белгородского выступа. Земля, раскалённая июльским солнцем, дышала зноем. Горели поспевающие хлеба. Ядовитое удушье стесняло дыхание. Мучила жажда. Но невозможно было оставить окоп, чтобы раздобыть где-нибудь поблизости хотя бы глоток воды.


Солнце катилось к горизонту, словно старалось поскорее уйти, чтобы не видеть людского страдания, борьбы жизни и смерти. И хотя гвардейцы пережили в этот день немало опасностей, победили десятки смертей, им предстояло ещё одно, быть может, самое суровое испытание. Пятьдесят вражеских танков с тупым упорством шли вперёд. Встретив заградительный огонь нашей артиллерии, они расползлись по полю. Семь из них направились к лесочку, в обход высоты. Здесь и держали оборону 9 бронебойщиков во главе с офицером Шпетным.

Девять героев вступили в бой. Словно приросли к бронебойкам старший лейтенант Шпетный, сержант Салимов, красноармеец Гульков. Густой дым стлался по земле. И не сразу увидели гвардейцы сквозь этот дым застывшие на месте три подбитых немецких танка. Остальные же четыре «тигра», поводя длинноствольными хоботами орудий, выплёвывали раскалённый металл. Никто, как это бывает в бою, не знал счёта потерям. Смерть вырывала воинов одного за другим. Не стало Проскурятова, Охранкина, Сухарского.

А танки приближались. Один из них вырвался вперёд и понесся к опушке леса. Сержант, дёргая за спусковой крючок, что-то выкрикивал. Даже тогда, когда танк замер в своём последнем прыжке, Ойя всадил в него несколько бронебойных пуль. Танков оставалось теперь только три, но против брони и пушек гвардейцы сражались автоматами, гранатами и бронебойками. Вражеский снаряд разорвался на наших позициях. В предсмертной агонии бился красноармеец Гульков, не выпуская из рук бронебойки, обливался кровью раненый Салимов. Старший лейтенант Шпетный вел огонь. Ещё мгновение — и раздался оглушительный взрыв противотанковой гранаты. Над самым окопом лязг гусеницы оборвался, и пламя жарко пахнуло в лицо Шпетного. Раненый офицер упал на дно окопа.

- Товарищ командир, вы живы? — слабым голосом спросил сержант Нелюбин. Он с трудом дотянулся до бронебойки и выстрелил несколько раз. Единственный уцелевший танк надвигался на окоп, где лежали четверо раненых.

- Кто из вас может вести огонь? — тихо спросил Шпетный.

Поднялись два истекающих кровью воина: сержант Карп Ойя и красноармеец Василий Буцко.

- Я тоже могу — еле слышно отозвался Юсуп Салимов.

- На вас вся надежда… — только и смог произнести Павел Шпетный.

Не видел он, как полуживые воины последними патронами стреляли по танку и подожгли его. Но погибли и сами.

Так сражались девять героев-гвардейцев, преграждавших путь врагу. Все посмертно были награждены орденами Красного Знамени, а гвардии старший лейтенант Павел Иванович Шпетный был удостоен звания Героя Советского Союза.

А. Кулаков, ветеран войны.

Книга «Сохраняя вековые традиции».

* * *

1943 елның 12 июлендә Похвистнево районының Гали авылыннан сержант Йосып СӘЛИМОВ совет гаскәрләренең Курск дугасы янындагы бик мөһим калкулыкны фашистлардан азат иткәндә һәлак була һәм үлеменнән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

…Рәхимсез июль кояшыннан җир үзе дә уттай кызган. Басуларда өлгергән игеннәр яна, төтеннән тын алып булмый, ян-көеп эчәсе килә. Ләкин окопны калдырып, су эзләп китәргә мөмкин түгел, менә-менә дош­ман килеп чыгарга тора…

Кояш, кешеләрнең интегүен күрмәскә тырышып, офыкка таба тәгәри башлый. Бу көнне гвардеецлар күп михнәтләр чиккән булсалар да, аларны тагын бер, иң авыр сынау көткән икән әле.

Дошманның иллеләп танкы явызлык белән алга ыргыла. Безнең артиллерия  ут ачу белән берничәсенә ут кабып, алар бер урында әйләнә башлый, калганнары төз сафларын бозып, кыр буйлап кайсы-кая тарала. Менә башкалардан аерылган җидесе калкулыкны урман аша әйләнеп, икенче яктан һөҗүм ясарга ниятләгән, күрәсең. Ә биредә офицер Шпетный командасындагы тугыз солдат бронебойлы ору­диеләрен сугышка әзерләп куйган булалар инде.

Танкларны күрү белән өлкән лейтенант Шпетный, сержант Сәлимов һәм солдат Гульков аларга ут ачалар. Шул арада дошман югалтулар кичерә башлый. Безнең сугышчылар куе төтен эчендә өч танкның яна башлавын күрергә дә өлгерми калалар. Калганнары исә озын борыннарын төрле якка бора-бора ут чәчүләрен дәвам итәләр. Безнең солдатларның берничәсе бер-бер артлы һәлак була…

Танкларның берсе алга чыгып, урман кырыендагы аланлыкка ыргыла. Өлкән лейтенант Шпетный нәрсәдер кычкыра-кычкыра автоматыннан утны яудыра гына. Кинәт танк ыргылып килгән урыныннан чигенә дә туктап кала. Яна башлаган бу тимер өеменә сержант Ойя ачу белән тагын берничә бронебойный пуля җибәрә.

Хәзер инде танклар өчәү генә калган. Өчәү генә булса да, чыныккан тимер броняга, дошманның төз атучы пушкаларына каршы солдатлар граната һәм бронебойный орудие белән генә көрәш алып баралар бит. Менә снаряд безнекеләрнең позициясе янына ук төшеп шартлый. Ә аның кыйпылчыгы солдат Гульковка килеп эләгә. Тик ул үлем белән тартыша-тартыша дошманнарга каршы атуын һаман дәвам итә. Канга баткан сержант Сәлимов та коралын кулыннан ычкындырмый, яраланган өлкән лейтенант Шпетный да танкларга ут яудыруны туктатмый… Бер мизгелдә көчле граната шартлавы колакларны тондыра. Шунда фашист танкысының тәгәрмәч чылбыры өзелеп, ул нәкъ безнең окоп өстендә туктап кала. Ә көчле яралар алган офицер окоп төбенә егылып төшә…

- Иптәш командир, сез исәнме? - яраланган сержант Нелюбинның тавышы бик тә әкрен чыга. Тик ул бөтен көчен җыеп, окоп төбендә яткан дүрт яралы өстенә үкереп килүче соңгы танкка төбәп атарга керешә.

Канга баткан сержант Карп Ойя белән рядовой Василий Буцко да башларын күтәрәләр.

- Мин дә булдырам әле, - дип пышылдый Йосып Сәлимов та.

- Бөтен өмет сездә генә, егетләр, - дип әйтә дә Павел Шпетный аңын югалта. Ул беркайчан да дөнья яктылыгын да, хәлсез сугышчыларының соңгы көчләрен җыеп танкка атуларын да, аны яндырып, үзләренең һәлак булуларын да күрми инде.

Герой-гвардеецлар батырларча һәлак булганнан соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәләр, ә өлкән лейтенант Павел Шпетныйга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Алексей КУЛАКОВ,

сугыш ветераны.

Похвистнево районы.

(“Мәңгелек гореф-гадәтләрне саклап”

китабыннан).

Просмотров: 2586

Один комментарий

  1. Гордимся за односельчанина!!!