Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанда «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачуда катнашты

print_48771Татарстан белән Азәрбайҗанны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли һәм бу «Гәнҗә автомобиль заводы» җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачу кебек проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанның Гәнҗә шәһәрендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан җитәкчелегенә һәм шушы проектны алып баручы Азәрбайҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюбкә рәхмәт белдерде.

– «КАМАЗ» җәмгыяте проекты башка җитештерүчеләр өчен дә, мондый җитештерүләрне ачарга теләүчеләр өчен дә яхшы мисал булып тора, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Яңа берләшмәдә кешеләрнең тотырыклы эше, яхшы хезмәт хакы булачак.

Гәнҗә шәһәрендә булганда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүче күп функцияле үзәк эшчәнлеге белән дә таныштылар, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

intertat.ru

Просмотров: 835

Комментирование запрещено