Олы йөрәкле әниебез

АСИЯ хакимоваЧелно-Вершины районы Якты Күл авылында туып үскән әниебез Асия Вәлиәхмәт кызы Хәкимова — бик олы тормыш юлы үткән кеше. Аның яшүсмер чагы Бөек Ватан сугышы вакытына туры килә. Шул чор балалары кебек үк әниебез дә олылар белән беррәттән колхозда эшли. Ә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт арбасына җигелә.  Өч улы да сугышта һәлак булгач, кайгыдан Әсма әбиебез сукырая, шуңа күрә Асиягә колхозда да, өйдә дә хатыннар эшен дә, ирләр эшен дә берүзенә башкарырга туры килә. 1948 елда аның фидакарь хезмәте “За доблестный и добросовестный труд в годы Великой Отечественной войны” медале белән билгеләнә. 18 яшьлек кызга бу зур шатлык була инде.

Сугыш тәмамланса да, фронттан инвалид булып кайткан Әгъләм исемле егеткә кияүгә чыкса да, әниебезнең тормышы җиңеләйми. Әти колхозда машина йөртүче булып эшли, ә әни көндез колхоз кырларында печән чаба, урман кисә, колхозның бөтен авыр эшен башкара, ә кичләрен халыктан хөкүмәткә тапшыру өчен сөт җыеп йөри. Безне, җиде баласын, тәрбияләп үстерү өчен каян вакыт һәм көч тапкан ул, әле дә исебез китә. Тормыш дәресләре биреп, эшкә өйрәтеп, гаделлеккә өндәп, барыбызга да югары белем бирә алды. Балаларыбызны тәрбияләргә дә ярдәм итте, хәзер инде оныкларыбызны мәктәптән тәмле ашлар белән каршы алып тора. Шәһәрдә яшәүче оныкларын һәм оныкчыкларын сагынганда, кунакка барып кайтырга да авырсынмый.

Әниебез “Ана даны” һәм Бөек Җиңүнең юбилей ме­дальләре белән бүләкләнде. Ул хезмәт ветераны исеменә дә лаек булды, авыр тормыш юлын үтеп тә кешелекле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып кала алды. Без аның белән чын күңелдән горурланабыз һәм олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Фәүзия ФЕЗЮНИНА.

Заиткино авылы,

Челно — Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1265

Комментирование запрещено