Югалтканны торгызып булмый…

Мәчет картлары Минсәхи ага Вәли­әх­мәтов белән Минсәгыйть ага Лотфуллин.

Мәчет картлары Минсәхи ага Вәли­әх­мәтов белән Минсәгыйть ага Лотфуллин.

Ни аяныч, оптимальләштерү дигән ямьсез күренеш әле дә булса дәвам итә. Ел саен авыллар күзгә күренеп таркала тора.

Моңардан чыгу юлы бармы икән соң?! Бу турыда кем дә булса беләме? Менә шундый күңелсез уйлар йөрәгемне бимазалап торган көннәрнең берсендә миңа Камышлы районының кечкенә генә Бозбаш авылында булырга туры килде.

Габдулла Тукай әсәр­ләрендә тасвирлаганча, Бозбаш авылы мине үзенең сулап туймас чиста һавасы, әй­ләндереп алган кышкы җилдә шаулап утыручы, ак карга төренгән  урманнары белән каршы алды. Авылның гүзәл табигатенә, асылташлардай җем-җем иткән, кояш нурында ялтыраган кар бөртекләренә таң калып карап торганнан соң, авыл уртасындагы калкулык өстенә салынган мәчет бинасының ишеген ачып, эчкә үттем. Өйлә намазы вакыты җитеп килүенә карамастан, мине биредә бары тик ике ак бабай гына каршы алды. Аларның берсе — мәхәллә рәисе  Минсәхи Вәлиәхмәтов, ә икенчесе — хуҗалык эшләре буенча җаваплы Минсәгыйть Лотфуллин булып чыкты.

- Аллаһыга мең шөкер, мәчетебез җылы, чиста, матур. Рәхәтләнеп гамәл кылырга була. Тик менә без соңгы картлар мәңгелек йортка күчкәч, аның ишегенә йозак салмаслармы икән, — дип, берсе-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйли башладылар алар.

Мин дә аптырап киттем:

- Әллә авылыгызда мә­четкә йөрердәй ирләр кал­мадымы инде? — дип сорарга мәҗбүр булдым.

- Бар, нигә булмасын, ди? Тик менә килергә теләүчесе генә юк. Кайчандыр өлкән авылдашыбыз мәрхүм Хәйдәр ага Гатауллинның әйткән сүзләре чынга ашты инде.

- Җомга намазы укыламы соң? Ул көнне мәчеткә ки­лүче бармы? — дип сорагач, бабайлар:

- Җомга намазына унлап кеше җыела. Ә мондый көннәрдә, әгәр дә без ишеген ачып кермәсәк, һәрвакыт йозак эленеп тора. Көннәр җылы булганда, хатын-кызлар йөриләр иде әле, ә хәзер салкыннар башлангач, барсы да намазларын өйдә генә укыйлар. Дөрес, авылдашларга рәхмәт, хәер-садаканы кызган­мыйча мулдан бирәләр. Мәчетебезне яшәтер өчен акчабыз җитеп тора.

Минсәхи ага мине мәчетнең тарихы бе­лән таныштырды.

- Авылда мәчетебез искергәч, өлкән яшь­тәге авылдашыбыз Кәрам хәзрәт Җә­ләев­нең тәкъ­димен хуплап, яңа мәчет төзергә барыбыз да риза булдык һәм 2004 елда шушы изге эшебезне башлап җибәрдек. Аллаһының рәхмәте белән читтә яшәүче авылдашларыбыз Мө­катдәс Нуруллин, Мәсгут Фаз­лыәхмәтов, Җәмил Гатауллин һәм башкалар ярдәме белән ул бер ел эчендә тезелеп бетте. Кыш чыккач, җәен манарасын  күтәрдек.

Мәчетебезне ачу тантанасына Самарадан Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм бик күп кунаклар килгән иде.

Бүгенге көндә Камышлы авылы мәчетләренең берсеннән Кәзим Әбделхак улы Борханов атна саен җомга намазы үткәрергә килә. Ул мәетләргә җеназа намазы да укый, Коръән ашлары үткәргәндә дә катнаша, яшьләргә никах та укый. Ә менә соңгы елларда авылыбызда балалар туганы юк, яшьләр бик аз. Үзләре генә яши алмаган картлар да кыш чыгарга шәһәргә — балалары янына китәләр. Эшкә ярарлыклары, эш булмагач, читкә китеп, акча эшләргә мәҗбүрләр.

- Кырларыгыз чәчеләме соң? — дип авыл тормышы бе­лән кызыксынуымны дәвам иттем мин.

- Камышлыда яшәүче авылдашыбыз Булат Сәлахов кайтып, берникадәр мәйданда икмәк үстерү белән шөгыль­ләнә. Флүрә Мөхәммәтҗанова да бераз җир эшкәртеп, терлек асрый. Калган җирләребез күп еллар сөрелмичә ятып, көтүлекләргә әйләнде инде. Аларны эшкәртүче юк. Җирнең кадере калмады бит хәзер. Без яшь чакта барыбыз да 30ар сутый бакчаларыбызны тутырып, бәрәңге үстерә идек, — дип дәвам итте Минсәхи ага үзенең аянычлы сүзләрен. — Үземнекенә өстәп хатынымның әнисенең, авыру күршемнең бакчаларына да бәрәңге чәчә идем. Көзен мул уңыш җыеп алгач, Самарага илтеп сатып, байтак кына акча алып кайта идем.

Ә хәзер яшьләребез ялкауланды, дөресрәге, аларны кызыксындырырлык нәрсәләр калмады.

Терлек асрарга теләп, аларга кышкылыкка печән хәзерли башласаң, техникага кирәкле запас частьлар табып булмый, ягулык та кыйбат, фураж сатып алырга да көч җитәрлек түгел.

Төрле һава шартларында, алны белми, ялны белми азап­ла­нып үстергән яшел­чәләргә, ит, сөт про­дукцияләренә дә бәяләр түбән, өс­тәвенә аларны вакытында сатып та булмый, — дип төшенке күңел белән озатып калдылар мине мәчет картлары.

Менә шундый эчпошыргыч, проблемаларны “төяп” өемә кайткач, түзмәдем, Ка­мышлы җирлеге җи­тәкчесе Заһид Әб­делхак улы Сафин белән бу турда телефон аша сөй­ләштем.

Ул: “Бозбашның та­рихына килгәндә ул 1911 елда Камышлы авылыннан күчеп китеп, үзенә мөстәкыйль хуҗалык төзегән. Бү­генге көндә биредә 100 гә якын йорт хуҗалыгында барлыгы 200 гә якын кеше яши. Авыл уртасыннан асфальт юл үтә. Өйләр газ белән җылытыла. Биредә хәзер башлангыч мәктәп тә, элемтә үзәге дә, кибетләр, хастаханә дә юк. Клуб әле эшли эшләвен. Авылның зираты да районыбызда иң яхшылардан санала. Әгәр дә авырып китүче булса, көн дими, төн дими, шундук “Ашыгыч ярдәм” машинасы ике арадагы биш чакрым араны үтеп, килеп тә җитә һәм беренче ярдәмне күрсәтә, кирәк булса, Камышлы район хастаханәсенә дәваланырга алып китә. Картларыбыз социаль бүлектә реабилитация дә үтә­ләр.

2010 елда авыл уртасында сугыш ветераннары хөрмәтенә һәйкәл куелды. Мәктәптә укучы балаларны көн саен даими рәвештә автобус Камышлы авылының белем бирү үзәгенә укырга алып килә, дәресләр төгәлләнгәч, өйләренә кабат кайтарып куя.

Былтыр “Авыл үсеше” программасы буенча күп балалы ун гаиләгә бушлай җир бүлеп бирү өчен сертификат бирелде. Биредә һәркем үзе теләгәнчә йорт төзи ала. Менә шундый берничә гаилә районыбызның Дәүләткол авылына кайтып төпләнде дә инде. Озакламый Бозбашта да шундый хәл күзәтеләчәк. Авылларны бетерүгә берничек тә юл куймая­чакбыз”, — дип әңгәмәбезгә нокта куйды Заһид Әбделхак улы.

Заһид ага Сафин белән сөйләшкәч, бераз тынычланып калгандай булдым. Югыйсә, Бозбаш авылы картларының аянычлы сүзләре бик авыр тәэсир иткән иде. Күренекле татар шагыйре Рөстәм Минегалимне бүләк иткән, җәннәт почмагында урнашкан Йолдыз авылы таркалган кебек, Бозбаш, Дәүләткол һәм башка кечкенә авылларга да шундый язмыш кичерергә язмасын иде дә бит! Хәзерге буталчык заманда татар авылларын таркалудан саклап кала алмасак, өлкәннәр әйтмешли: гөнаһын кая куярбыз. Тарих та безне кичермәс! Кызганычка каршы, картадан сызып ташланган, җир йөзеннән югалган авылны  кабат торгызып булмый шул. Шуны онытмасак иде.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1349

Один комментарий

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Нурсинә ханым! Йолдыз авылы беткәндә башка хәл иде. Кырларда эшләргә зур көчле тракторлар килә башлагач аз кеше белән күп эш башкарып була башлады.Шуңа күрә халык зуррак авылларга һәм район центрларына күчеп промышленность объектларында эшкә урнашты.Зур авылларда да Һәр йорттан бер ир бала авылда калып гаилә корса, шул җитә иде. Ә бүгегесе көндә зур авыллар да соңгы сулышларын көтеп торалар. Ата-инәләрен карарга да бер баласын да авылда калдыра алыр хәлләре юк, чөнки эш юк. Мал асрасаң итен-сөтен сатыр урын юк.