“Бердәмлек” күңелгә нур өсти

22-400x290Мине “Бердәмлек” газета­сының тугры укучысы дип атарга ярый. Аның һәр санын көтеп алам һәм беренче битеннән ахырына кадәр йотлыгып укыйм. Соңгы битендә күп итеп котлаулар басылуына һәрвакыт хәйран калам. Бу бик яхшы, димәк, минем кебек газетаны яратучыларның саны күп.

“Бердәмлек”не кулыма алган саен бер вакыйга искә төшә. Үткән гасырның сиксәненче елларында минем ике туган абыем Галимҗанның кызы Мөнирә Камышлы районының Дәүләткол авылы егетенә тормышка чыккан иде. Мин аларның туена кода булып бардым. Мәҗлес ахырында кодаларыма шунда ук чыгарган шигыремне укып күрсәттем. Аның соңгы юллары болай яңгырый:

Килер заман — шушы

                       Дәүләтколның

Лачын кебек батыр уллары

Күтәрерләр әле татар

                                 дөньясын

Чулпан йолдыздан да

                                  югары…

Минем бу сүзләрем фә­рештәләрнең “амин” дигән вакытына туры килгән, күрә­сең. “Бердәмлек”нең баш мө­хәррире, дустым Рәфгать Әһлиуллин да Дәүләткол авылында туып үскән егет бит. Шушы 25 ел эчендә ул татар данын Чулпан йолдызыннан да югарырак күтәрде. Яраткан газетамның юбилеена карата күңелемдә тагын шигъри юллар туды:

Утырам якты өемдә,

“Бердәмлег”емне укып,

Ул бит минем күңелемә

Бирә әхлаки туклык.

 

Белемгә ярлы булсам да,

Әхлаки яктан бай мин,

“Картайдым” дип, һичкенә дә

Пошынмыйм һәм

                           кайгырмыйм.

 

Бар минем якын дускаем —

Нәбиулла малае.

Татар исемен даһиләр өчен

Тугандыр ул, мөгаен.

 

Егерме биш ел буена

Түгеп күз нурын, көчен,

Армый-талмый, көне-төне

Эшли ул халкы өчен.

 

Башкалар кебек тик аны

Мактамыйм да, котламыйм.

Аның иҗат эшен күреп,

Көченә сокланамын.

“Бердәмлек”нең 25 ел буе өзлексез чыгарылып килүенә  баш мөхәррир генә түгел, газетаның бөтен коллективы зур көч куя. Күп еллар буе эшләп килгән Эльмира Шәвәлиева, Зәйнәп Әһлиуллина, Гөлгенә Сәлахова, Римма Нурет­ди­новаларның да зур өлеше кергән “Бердәмлек”нең хезмәт гомеренә.

Аңарда эшләп китүчеләр дә байтак булды. Тик алар га­зетаны ярлыга санап, күб­рәк акча түләнгән җиргә күч­кәннәр, күрәмсең. Ә менә Гөлнур Мусинаның кабат “Бер­дәмлек”кә әйләнеп кайтуы — безнең өчен зур куаныч.

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.

Таллы авылы,

Большая Черниговка районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1166

Комментирование запрещено