Дары исе татыган имам

шияповыПохвистнево районы Яңа Мансур авылында яшәүче Исхак Хәсән улы Шиһапов, авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, механизатор булырга ниятли. Эшкә җибәрелгән Сосновка авылында аңа озак кына эш бирмичә аптыраталар. Шуннан ул армиягә китеп бара.

Көнбатыш Украинаның Станислав өлкәсендә хәрби уку үткәннән соң, аны әле Литва башкаласы Вильнюста командирлар мәктәбендә дә укыталар. Ул сержант дәрәҗәсендә 3240 санлы частька беркетелә һәм туп-туры сугышка килеп керә. Бу вакытта сугыш Украинада бара.

- Сугыш никтер күбрәк вакытта төн­лә була торган иде. Төрле районнарда булырга туры килде. Аллага шөкер, мин яраланмадым, ә менә дусларыма төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алырга туры килде. Бомбалар шартлаган, пулялар очкан вакытта ни буласын беркем дә белми бит, — дип үткән тормыш юлына күз сала сугыш һәм хезмәт ветераны.

Армиядән кайткач, Ис­хак көтеп алган кызы Тәнзиләгә өйләнә. Алар озын тормыш юлын бергә матур гына үтәләр. Тәнзилә колхозда сыер савучы булып эшли, ә Исхак башта машина йөртүче, аннан автозаправкада эшли, соңрак склад җи­тәкчесе була. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә.

Ә лаеклы ялга чыккач, Исхак Хәсән улы дин юлына баса. Баштан авылның тарихи мәчетендә мәзин вазифасын үти, ә хәзер инде  ул имам-хатыйб булып хезмәт итә. Исхак хәзрәт дин белемен Самараның “Нур” мәчетендә алган.
Тугызынчы дистәне ваклаган ак бабай әле дә үз машинасының руле артында. Күптән түгел хөкүмәт сугыш ветеранына яңа фатир да биргән икән.

- Җәен авылда яшәсәк, кышны шәһәрдә чыгарбыз. Без бит хәзер җәннәттә яшибез: пенсиябезне өйгә үк китереп бирәләр. Балалар ягыннан да җаныбыз тыныч. Аллага шөкер, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, — дип куанып бетә алмыйлар Исхак хәзрәт белән Тәнзилә абыстай.

Нурсилә ХӘЛИМОВА. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1996

2 комментариев

  1. Минем Танзила апам -Ходаем икесенада озын гумер бирсен

  2. Исхак бабай белән абыстайга Аллаһы Раббымыз исәнлек-саулык, озын гөмер бтрсен!!!