«Безнең, сугыш ятимнәренең, әтиләре кемнәр өчен сугышкан да, кемнәр өчен яу кырында ятып калган соң?!»

сугыш ятиме

Хәтимә БИЛАЛОВА.

Мин 1942 елны туганмын. Әтием сугышка киткәндә мин 20 көнлек сабый булганмын. Әтием исемемне белеп китсен диеп, миңа тиз-тиз исем куштырганнар — Хәтимә диеп. Инәй 40 яшендә 9 баласын кочаклап тол, ә без ятим калганбыз.

Сугыш елларының, аннан соңгы елларның авырлыгын бер Ходай Тәгалә дә, үз башыннан кичергәннәр генә беләдер. Ә тол хатыннарга, ятим балаларга ул елларда икеләтә авыррак иде. Ул елларда күргәннәрен инәй еламыйча сөйли алмый иде. Яшь баласы булуга карамастан, инәйне бер генә көнгә дә эштән азат итмәгәннәр. Ир-егетләр бар да сугышта, колхоз эшендә хатын-кыз, карт-коры, бала-чагалар иза чиккән, көне-төне эшләгән. Инәйнең түшләре шешеп чыккан, кырда сөтен савып җәфа чиксә дә, мин аның күкрәк сөтен имеп үсмәгәнмен.

Мине 12 яшьлек Әкълимә апаем караган. Арыш ипиен сөткә манып, марля аша суырткан, сөт эчергән. Ә өлкәнрәкләребез ачка интеккән.

Кайбер көнне инәкәй түш астына яулыкка бәйләп бөртек урлап кайткан. Шуны базга төшеп яргычта ярдырып, ботка пешергән. Өйдә ярдырсаң, кеше ишетә һәм кирәк җиргә җиткерә булган. Бер уч бөртек өчен күпме кеше төрмә шулпасы чөмергән. Шулай итеп, 2 туганыбыз ачлыктан шешенеп бакыйлыкка күчкән.

Күп тә үтми 17 яшьлек олы абыебызны да сугышка алганнар. Тамагы тук булыр диеп, инәй бер апамны укытучы Зәкия апа Вәлиәхмәтоваларга ялчылыкка, бала карарга биргән. Менә минем беренче сыйныфка укырга барыр көнем дә җитте. Өскә кияргә юк, аякта чабата. Инәй укытучы Мөнәвәрә апа Әхмәтоваларның өйләрен сылап, бурлап бер солдат кителе алып кайтты. Хәтимәкәй өстенә шул кительне, аягына чабата киеп, киндер букча асып мәктәпкә китте.

7 сыйныф белем алганнан соң, Похвистневога барып хисапчылыкка укырга кердем. Укуым да яхшы иде, инәйне җәлләп авылга кайттым да фермага эшкә чыктым. Эштә тырыш булдым, мактау кәгазьләрем дә күп, район депутаты булып та тордым.

Абыем Минсәхи күзләре начар күрү сәбәпле 2 сыйныф кына укып калды. Ул да фермада бик тырышып эшләп, шуннан лаеклы ялга китте. Әкълимә апаем да малчылыкта хезмәт куйды.

Минсәхи абыем белән миңа нужа дигән нәрсәне нык татырга туры килде, “уф, Алла” арбасының нәрсә икәнен дә үз җилкәбездә татыдык без. Бервакыт яз көне сыерга салам бетте. Киттек икәү бәләкәй чана тартып Чулпан кырындагы салам эскертенә. Барганда кар каты иде, кайтканда эреткән. Кырда кар калын. Төшәбез дә китәбез, төшәбез дә китәбез. Галошлар баткан эздә кала, көчкә тартып алабыз. Алар юешләнде. Аяк-куллар каз тәпие булды. Кичен, ачка киселеп, өшеп, арып-талып кайтып егылдык. Бер сәнәк салам алтын бәясенә төште. Бу әле без, ятимнәрнең, күргәннәренең бер мизгеле генә.

Инәй олыгаеп, безнең кадер-хөрмәтне тоеп, Минсәхи абыемның түрендә, улы белән килене Минсылуның игелеген күреп 83 яшендә вафат булды. Инде калган туганнарым да бакыйлыкка күчеп беттеләр. үземне карап үстергән Әкълимә апам гына калды, аңа да 85 яшь инде. Ул Ташкент шәһәрендә яши.

Үземнең тормышым, Аллаһыга шөкер, матур булды. Авылның бер дигән, уңган-булган егетенә кияүгә чыктым, өч бала тәрбияләп үстердек. Саҗитем генә, пенсия яшенә дә җитми, гүр иясе булды. Үзем 15 ел фермада савымчы, аннан 25 ел балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп, лаеклы ялга киттем.

Балаларым бик шәфкатьле булдылар. Кайтып, ярдәм итеп, хәлемне белеп торалар. Аларны сагынып көтеп алам, елап озатып калам. Ялгыз анага шуннан да зур бәхет юктыр мөгаен.

Ә инде хат язуымның сәбәбе… Сугыштан кайтучыларга, аларның тормыш иптәшләренә ташламалар бар, ә менә сугышта әтиләре үлгән ятим балаларга бернинди дә ташлама юк. Без, сугыш ятимнәре, “әти” диеп әйтергә тилмереп үскәннәрнең әтиләре кемнәр өчен сугышкан да, кемнәр өчен яу кырында ятып калган соң?! Кайда соң ул дөреслек?

Хәтимә БИЛАЛОВА.

Балыклы авылы.

«Камышлы хәбәрләре». 

Просмотров: 1650

Один комментарий

  1. Дорес Хэтимэ апа. бик дорес язгансыз.