В мечети Марджани прочтут Коран в память о Габдулле Тукае /Мәрҗани мәчетендә Габдулла Тукай, Усман Әлмиев, Айрат Арсланов рухларына Коръән укытыла

800pxKazanmarjanimsqСегодня в мечети Марджани прочтут Коран в память о Габдулле Тукае, Усмане Альмееве, Айрате Арсланове и погибших на войне и от военных ран мусульманах. Мероприятие организовано по инициативе Татарской государственной филармонии имени Габдуллы Тукая и клуба ветеранов сцены «Илхамият» («Вдохновение»).

Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года, ушел из жизни 15 апреля 1913 года. С 1946 года Татарская филармония носит его имя.

Народный артист Татарстана Усман Альмеев родился 24 апреля 1915 года, ушел из жизни 14 апреля 2011 года. В Татарской филармонии работал в 1953-1969 годах.

Заслуженный артист России, народный артист Татарстана, лауреат премии имени Г.Тукая Айрат Арсланов родился 10 апреля 1928 года, ушел из жизни 23 апреля 2010 года.

В Татарской филармонии работал в 1965-1996 годах. В Татарской филармонии проводится много мероприятий в разных форматах, посвященных ветеранам и выдающимся представителям искусства. Чтение Корана в память о Г.Тукае, У.Альмееве, А.Арсланове в таком масштабе проходит впервые и не имеет аналогов.

На меджлис приглашены все ветераны татарской эстрады, общественные деятели, журналисты, сообщает пресс-служба филармонии. 

* * *

Бүген сәгать 14.00 дә Казанның Мәрҗани мәчетендә Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай, Усман Гафият улы Әлмиев, Айрат Гәрәй улы Арсланов, сугышта һәм сугыштан соң яралардан вафат булган мөселманнар рухына Коръән уку мәҗлесе була. Чара Татар дәүләт филармониясе һәм “Илһамият” сәхнә ветераннары клубы тарафыннан оештырыла.

Апрель − татар халкының күп кенә мәшһүр шәхесләре туган ай. 1886 елның 26 апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукай дөньяга килгән, 1913 елның 15 апрелендә бакыйлыкка китеп барган. Татар филармониясе 1946 елдан шагыйрьнең исемен йөртә.

Татарстанның халык артисты Усман ага Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә туган, 2011 елның 14 апрелендә арабыздан китте. Ул филармониядә 1953-1969 елларда эшләгән иде.

Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә туган, 2010 елның 23 апрелендә вафат булды. Г.Тукай исемендәге филармониядә 1965–1996 елларда хезмәт куйды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әлеге мөхтәрәм шәхесләр исеме белән бәйле чараларны һәрдаим үткәреп килә. Мәрҗани мәчетендә Габдулла Тукайга, Айрат Арслановка, Усман Әлмиевка багышлап уздырыласы Коръән ашы − шундый күркәм чараларның тагын берсе. Мәҗлестә Усман Әлмиевнең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган, Тукай шигырьләреннән тупланган, шулай ук Айрат Арсланов тавышы язылган аерым дисклар дисклар истәлек итеп өләшенәчәк.

Чакырылган кунаклар арасында олуг шәхесләрнең туганнары, татар эстрада сәнгате ветераннары, татар матбугат чараларыннан журналистлар бар, диелә филармония матбугат үзәге хәбәрендә.

Просмотров: 1003

Комментирование запрещено