Уңышлар һәм ихлас күңелле укучылар телим

нуранияБүген, 25 апрельдә кадерле “Бердәмлек” газетасының туган көнендә, газета хезмәткәрләре генә түгел, аның укучылары өчен дә зур бәйрәм. Мин бүгенгедәй “Бердәмлек”тә беренче язмам “Әти-әни хакы — Тәңре хакы” дип аталган мәкаләм чыкканны хәтерлим. Шуннан соң бер-бер артлы башка язмаларым да дөнья күрә башлады. Мин аларның барысын да җыеп барам.

Бүгенге бәйрәм көнендә “Бердәмлек”тә туксанынчы ел­ларда эшләгән Фәния апа Шәфигуллинаны яхшы сүз белән искә алып үтмәсәм, “Бердәмлек” мине кичермәс. Газета битләренә Фәния апа ярдәмендә килеп кердем мин. Шунысы куанычлы, язмаларым чыкканнан соң халыктан күпме яхшы сүз ишеттем, хатлар алдым һәм хәзер дә алып торам. Алай гына да түгел, күрим әле үзеңне, дип килгән кешеләр дә булды. Мәсәлән, былтыр алтын көзнең матур бер көнендә мин эшләгән медпункт янына бер затлы машина килеп туктады. Ирле-хатынлы кешеләр чыгып, медпункта керделәр, ипләп кенә исәнләшкәннән соң, исемемне сорадылар. Бу мин, Нурания Абзалова, дип җавап биргәч, апа елап та җибәрде. “Кызым, сиңа журналист булырга кирәк иде”, — диде ул.

Аннары аңладым инде, бу кешеләр АвтоВАЗда эшләгән улларын югалтканнар икән. Ел саен Чиләбедән Тольят­тига килеп, улларының каберендә дога укыйлар. “Кы­зым, синең “Таң җилләре иркәләсен ка­берләрнең өс­ләрен” дигән мәкаләңне яттан өйрәндем инде, — диде Нәфисә апа. — Әлифба турындагы мә­каләләреңне дә яратып укыйбыз. Балачакта шушы Әлифба ярдәмендә татарча укырга да, язарга да өйрәндек бит. Менә нинди гүзәл Байтуган җире бүләк иткән икән безгә Сәләй Вагыйзов кебек олы шәхесне!”

Гомумән, Әлифба китабы авторы Сәләй ага Вагыйзов турында мәкаләләр яза башлаганнан бирле мин бик күп хатлар алам. Алар барысы да рәхмәт хатлары. Телефоннан шалтыратучылар да байтак. “Яз! Синең язмаларың безнең күңелләргә шифа булып бара!” — дип әйткәндә минем күзләремнән шатлык яшьләре тама. Шундый зур бәя биргәнегез өчен рәхмәт сезгә, кадерле укучыларым!  Иҗат чаткысы булган һәркемгә дә язмаларын бастырырга мөмкинлек биргән “Бердәмлек” газетасына уңышлар, ихлас күңелле укучылар, яңа язучылар телим.

Нурания АБЗАЛОВА.

Рус Байтуганы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1025

Комментирование запрещено