Авыл мәктәбен саклап калган директор һәм чемпионнар әзерләүче тренер ул

1-DSC_0401

Марат Фәттахович Мәүлетов улы Рамил белән.

Оптимальләштерү куркынычы янаса да, Челно-Вершины рай­онының Совет Нурлаты авыл мәктәбе аккредитация үтеп, сакланып кала алган. Уку йортын күрше Озёркино авылы мәк­тәбенә беркетеп, филиал итеп кенә калдырмасыннар өчен аның 16 ел дәвамында җитәкчесе булып торган Марат Фәттах улы Мәүлетов күп көч түккән. Чөнки филиал булып калган очракта мәктәптә татар телен укыту бөтенләй туктатылыр иде, Озёркинода укыту бары тик рус телендә алып барыла бит. 

Үзе дә шушы мәктәптә укып чыгып, биредә утыз бер ел хезмәт иткән Марат әфәнде Мәүлетов директор гына түгел, ул физкультура дәресләрен дә алып бара, өстәмә белем бирүче тренер буларак, балаларның спорт юнәлешенә булган сәләтләрен күреп ала һәм үстерә.

Совет Нурлаты авылы мәктәбендә укыр өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган, ул заманча итеп җиһазландырылган. Биредә 22 бала белем ала: беренче сыйныфта — өч, икенчедә — алты, өченчедә — дүрт, бишенче һәм алтынчыда — өч, җиденчедә — дүрт, сигезенчедә — ике. 

Татар халкының теленә югалу куркынычы янаганда, алдан әйтеп үткәнчә, мәктәпнең филиалга әйләнмәве зур шатлык, әлбәттә.  Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бәяләнгән тырыш җитәкче Марат Фәттах улының бу турыда бик борчылып яшәве, мәктәпне таркатмас өчен, күп көч куюыннан килә, билгеле. 

Дөньякүләм практика шуны да күрсәтә бит: тугызъеллык авыл мәктәпләрен филиалга әйләндергәч, бераздан аларны башлангыч мәктәп итеп кенә калдыралар, ә тора-бара аз комплектлы мәктәп дип, бөтенләй ябып куялар. Ә Совет Нурлаты авылы мәктәбе бүгенге көндә саланы яшәтүче, аңа ямь биреп торучы социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге булып тора, шөкер.

Совет Нурлаты авылы мәктәбендә физкультура дәресләрен дә алып баручы Марат әфәнденең уллары Айрат белән Рамил дә спортка мөкиббән киткән кешеләр булып үскәннәр.  Айрат Самар дәүләт техник университетын тәмамласа, Рамил әтисе кебек үк физкультура укытучысына укыган, әмма һөнәре буенча эшләми, чөнки шәһәр шартларында әлеге белгечләргә эш хакы бик аз түләнә икән.

Марат Фәттах улы Мәүлетовның укучылары Рәсимә Сәйфетдинова, Айрат Мәүлетов, Рамил Сәй­фетдинов, Фаил Мәҗитов, Гайса Гыймранов чаңгы ярышларында район чемпионнары, дип табылганнар.  Газим Төхвәтуллин, Динис Баһаутдинов, Фирдинанд Хәбибуллин чаңгы ярышлары буенча Самар өлкәсе чемпионы статусына ия булганнар.

Динис Баһаутдинов спорттагы уңышлары нәтиҗәсендә Самар дәүләт техник университетының бюджет бүлегендә укый, уку йортының дәрәҗәсен яклаучы спортчы булып танылган. Быел ул чаңгы ярышлары буенча Россиянең ачык беренчелегендә катнашып, 50 км дистанция үтеп, 20нче урынны алган һәм Россиянең спорт остасы нормативын үтәгән.

Бүгенге көндә Озёркино авылы мәк­тәбенең 10 сыйныфында укучы Фирдинанд Хәбибуллин Совет Нурлаты авыл мәктәбенең җиденче сыйныфында укыганда ук инде район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларында абсолют чемпион исемен яулаган. Соңгы берничә ел эчендә  егет күптапкырлар Самар өлкәсе  чемпионы, ил күләмендә призер статусына ия булган.

Әлеге спортчыларның мондый зур уңышларга ире­шүендә мәктәпнең физкультура укытучысы Марат Фәттах улы Мәүлетовның керткән өлеше бик зурдан, әлбәттә.

- Авыл егетләре чыдамлырак була бит. Өлкәбез күләмендә чаңгы юнәлешендәге беренче унлыкка керүче спортчыларның барысы да авылдан чыккан егетләр. Әмма авылдан чыгу гына барысын да хәл итми, билгеле. Көн саен шөгыльләнмәсәң, үзеңне күп нәрсәләрдән мәхрүм итмәсәң — уңышка ирешермен димә. «Чемпионнарым» белән шактый күп вакытымны үткәрдем. Көн аралаш үзләрен үз машинамда чаңгы шуарга 60 км ераклыктагы чия аланына кадәр алып бара идем, чөнки андагы рельеф ярышлардагыныкын хәтерләтә. Һәр атна саен  үзләрен мунчада чабындырдым, бу да — ярышка әзерләнүнең бер өлеше, тән ял да күрергә тиеш бит.

Спорт бик күп вакытыбызны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик рәхәт шул. Әнә 10 сыйныфта укучы Фирдинанд Хәбибуллин бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә. Аңа киләчәктә дә зур өметләр баглап торабыз, ә ни булганын вакыт күрсәтер.

Камышлы егете, юниорлар арасында Европа чемпионатында узышта җиңүче Россия биатлончысы Эдуард Латыйповның Уфадагы тренеры белән элемтәгә кердем әле. Фирдинандка якташыбыз Эдуард эзеннән барырга тәкъдим итәм. Әлбәттә, ул моны үзе хәл итәргә тиеш, әле уйланыр өчен вакыт та бар. 

P1280932

Марат Фәттах улы МӘҮЛЕТОВ: «Фирдинандка якташыбыз Эдуард Латыпов эзеннән барырга тәкъдим итәм».

Кызганычка, бүгенге көндә Фирдинандның аягында өлешчә менискы өзелгән. Бу авыр спорт күнегүләрен башкарудан киләдер, мөгаен. Авыруны хирургия юлы белән дәваларга кирәк булачак. Операциянең бәясе кыйммәт шул. Кем белә бит, бәлки, аңа теләктәшлек белдерүчеләр, матди ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр.   Табибларның сүзләренә караганда, дәваланудан соң егет спортта яңадан-яңа уңышларга ирешә алачак әле, - дип сөйләде Марат Фәттах улы.

samtatnews.ru

 

КОНТЕКСТ:

Знакомьтесь: призер многочисленных соревнований по легкой атлетике и лыжным гонкам Фирдинат Хабибуллин

* * *

Торжественная линейка

* * *

Спортка гашыйк егет

Просмотров: 1531

2 комментариев

  1. эфэрин марат эфэнде тубэн норлатта 132 укучы булган мэктэпне саклап кала алмадылар я телэмэделэр

  2. Сильный человек . Достоин награды