Рустам Минниханов вручил премии им.Тукая / Миңнеханов Тукай бүләкләрен тапшырды (ВИДЕО)

7418925 апреля врио президента республики Татарстан Рустам Минниханов принял участие в торжественной церемонии, посвященной Дню родного языка.

Минниханов поблагодари тех, кто ежедневно вносит неоценимый вклад в сохранение татарского языка и национальных традиций. «Это имеет большое значение в эпоху сегодняшней масштабной глобализации», — подчеркнул он. Глава республики отметил, что сейчас в Татарстане реализуется ряд программ, направленных на развитие родного языка. А недавно в Казани завершилась III международная олимпиада по татарскому языку литературе. «Работа по сохранению татарского языка, культуры и традиций требует больших сил и участия каждого жителя республики», — считает врио президента Татарстана.

Далее Минниханов вручил государственные премии РТ им. Тукая. В этом году ее лауреатом стала поэтесса Клара Булатова за книги «Мольба: стихи, повесть, рассказ», «Путешествия: стихи», «К солнцу лицом». Также премию получила художник Ирина Колмогорцева — за графическую серию «Казань и Габдулла Тукай». Помимо этого, премии была удостоена творческая группа татарского академического государственного театра оперы и балета им. Джалиля под руководством Рауфаля Мухаметзянова за создание спектакля «Золотая Орда» и его художественных образов.

Мероприятие состоялось в Казани, в татарском академическом государственном театре оперы и балета им. Джалиля. Напомним, празднование Дня родного языка в Татарстане приурочено ко дню рождения классика татарской поэзии Габдуллы Тукая.

business-gazeta.ru

* * *

25 апрельдә Казанда быелгы Тукай премиясен тапшыру чарасы оештырылды. Быелгы Тукай бүләкләре шагыйрә Клара Булатовага, рәссам Ирина Колмогорцевага һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына бирелде.

Быелгы Тукай бүләгенә җиде сәнгатьче һәм бер театрның иҗат төркеме дәгъва кылса да, дәүләт премиясе комиссиясе бу бүләкне «Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя», «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр», «Кояшка йөз белән» китаплары өчен шагыйрә Клара Булатовага, «Казан һәм Габдулла Тукай» график эшләр сериясе өчен Ирина Колмогорцевага, «Алтын Урда» спектакле өчен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының иҗат төркеменә бирергә булды.

Шимбә көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында оештырылган чара сәхнәдән Туган тел җырын башкару белән башланып китте. Аннан сүз Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка бирелде.

Татар телендә чыгыш ясаган Миңнеханов, киләчәктә дә татар телен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен зур көч кертәчәкләренә ышануын белдерде.

Бүләкләү өлеше тәмамлангач тамашачыларга «Шүрәле» балеты, «Алтын Урда» операсы һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән өзекләр тәкъдим ителде. Тантанада Камал театры аритстлары Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен укыды, шулай ук Салих Сәйдәш иҗаты да яңгырады.

Тантанада Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рузил Гатин, Филүс Каһиров чыгышларын ишетеп булды. «Казан» бию ансамбле, фольклор музыкасы ансамбле әсәрләре чарага ямь өстәде.

Чара ахырында сәхнәгә күтәреп чыгылган зур хәрефләр белән «Әти», «Әни» һәм «Мәдәният» сүзләре җыелды һәм ахырдан «Мәдәният» сүзе күтәрелде. 

25 апрельдә Туган Тел көненә багышланган чаралар кичен Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Шагыйрь мәхәббәте» операсы белән дәвам итте.

26 апрельдә Җәлил театры янындагы Тукай һәйкәле янында быел да гадәттәгечә шигърият бәйрәме үтәчәк.

Чара көндезге 12дә башлана. Бу көнне Бауман урамында да «Ана теле» көненә багышлап «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. Көндезге өчтә башланачак чара 10нчы тапкыр оештырыла.

azatliq.org

Просмотров: 1084

Комментирование запрещено