Гаилә — гомер чишмәсе

загруженное (2)Дәүләткол авылы үзенең табигате белән генә түгел, халкы белән дә матур авыл ул. Бу авылда уңган, тырыш, талантлы гаиләләр яшәгән һәм бүген дә андыйлар бар әле анда. Бүгенге язмам шундый гаиләләрнең берсе-Гыйззәтовлар гаиләсе турында булыр. Бу гаиләне күптәннән белсәм дә, гомер юлларыбыз гел кисешеп торса да, моңа кадәр алар турында никтер язмаганмын икән. Зөбәрҗәт апаның 80 яшьлек юбилее турында ишеткәч, мин аларга юл тоттым. Ләкин Зөбәрҗәт апаны Мөдәрис агадан аерып язсам дөрес тә булмастыр, килешмәс тә. Чөнки алар-пар канатлар, бергә-бергә бәхетле гомер кичерүчеләр. Ә гаилә бәхете ул-уртак бәхет. Гомер юлын бер-берсен кайгыртып, саклап, яратып, шатлык-кайгыларын уртаклашып, намуслы, тырыш  хезмәтләре нәтиҗәсендә мул тормыш корып, бүгенгесе көнне балалары, оныклары белән горурланып, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып матур гына гомер кичерә Гыйззәтовлар.

Бай табигатьле ямьле Дәүләткол авылында дөньяга килә алар. Аерма шунда гына, Мөдәрис Зөбәрҗәттән ике елга алданрак туа.

Аларның балачаклары дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Сугыш башланып әтиләре яу кырына киткәндә аларның берсенә сигез, икенчесенә алты яшь була. Шул авыр елларга хас тормыш авырлыкларын:ачлык, ялангачлык, сабый гына көеңә авыр эшкә җигелү-боларның барын да үз җилкәсендә татый бу сабыйлар. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр басудагы әни-әбиләренә, бабаларына булыша алар. Укудан кайткач та берсе әнисенә йорт эшләрендә булышса, икенчесе атлар караучы әнисенә булыша. Яхшы билгеләренә генә укысалар да, 5 нче сыйныфтан соң кыз фермага эшкә урнаша, малай әнисенә ярдәмче булып эшли башлый.

Менә зарыгып көткән шатлыклы да, шул ук вакытта ачы күз яшьле дә Җиңү көне килеп җитә. Исәннәргә… Зөбәрҗәтнең әтисе Миргасыйм һәм  Мөдәриснең әтисе Шәйхулла агалар сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала: берсе Смоленск, ә икенчесе Сталинград янында.

Зөбәрҗәт белән Мөдәрис балачактан бер-берсен белеп үссәләр дә, үзара мөнәсәбәтләре дуслыктан ары узмый. Хәер, кем белсен. Бәлки киләчәк елларын хәл итүнең чишмә башы нәкъ менә бергә уйнап үскән балачакта нигез салынгандыр? Мөдәриснең армиядә хезмәт иткән еллары Зөбәрҗәтенә карата мәхәббәтенең чын булуын дәлилли. Бер-береңә булган хисләрнең чынлыгын аңлар өчен, еракка китеп карарга кирәк, диләр бит. Карелиядә хезмәт итә егет һәм өч ел буе ерак аралардан хатлар өзелми. Кыз да сөйгәненә җавап хатлары юллый. Ниһаять егет туган туфракка аяк баса, туган колхозына тракторчы булып эшкә урнаша. Ир-егет өчен ул заманнарда моннан да зуррак шатлык, моннан да зуррак бәхет булмагандыр. Алга китеп шуны да әйтәсем килә: Мөдәрис ага үзе сайлап алган һөнәренә гомер буе тугры кала. Әле лаеклы ялга киткәч тә тик утырмый ул. Ә аңа кадәр…

1955 елның беренче кары төшкән көнне Мөдәрис ага төп йортка килен төшерә. “Чанага бирнә сандыгымны куеп, килен булып төшкән көнем бүгенгедәй күз алдымда. Гомер юлымда шундый уңган, тормыш көтәрдәй, кадеремне белердәй ир-егет очратуы өчен Аллаһы Тәгаләмә гомерем буе рәхмәтле булдым”, ди Зөбәрҗәт апа.

Зөбәрҗәт Мөдәрисенә бер-бер артлы, берсеннән-берсе матуррак балалар бүләк итә: Зөләйха, Рәфис, Фәнис, Зилия. Балалар да әти-әни үрнәгендә тәртипле, тәүфыйклы, эшчән булып үсәләр, мәктәптә яхшы укыйлар. Дәүләткол мәктәбе башлангыч кына булу сәбәпле, атна башында Камышлыга төшеп, атна азагында гына әти-әни янына кайтып укыды алар. Менә шушы мәктәп балаларын интернатка төшереп урнаштыру, атна азагында өйләренә алып кайтып тарату да тракторчы Мөдәрис агага йөкләнә. Ул вакытта балалар күп, синең кулда күпме бала гомере. Яхшы механизатор гына түгел, үрнәк ата булып та мәктәп һәм колхоз җитәкчеләренең ышанычын яулаган кеше була шул Мөдәрис ага.

-Зөбәрҗәт апа, Мөдәрис ага бик мут, шаян кеше, гомере буе сәхнәдән төшмәде. Ул кайда да игътибар үзәгендә булган. Көнләшмәдегезме?

Аз сүзле, тыйнак, әле хәзер дә чибәрлеген югалтмаган Зөбәрҗәт апа елмаеп кына куйса, Мөдәрис ага монда да дилбегәне үз кулына алды.

-Ул гадәт әзрәк булгалады, кызым, булгалады. Ир белән хатын бер-берсен чама белеп кенә көнләмәсә — араларында мәхәббәт, ярату хисе юк дигән сүз бит ул. Мин гомер буе кеше арасында булдым. Авылда тракторчы һәркемгә кирәк кеше бит ул. Кемгә печән, кемгә утын алып кайтырга, җир сукаларга-барысы да синең янга килә. Үсә төшкәч олы улымны да үзем белән алып йөри идем. Берсендә трактор ватылып төн уртасында гына кайттык. Карчыгым чыкканчы мин лапас ышыгына пыстым да, ни булыр диеп көтеп торам. Зөбәрҗәтем улымның үзе генә басып торганын күрде дә: “Әтиең кайтмадымыни? Ах, явызны?”-дип кенә тел тибрәткән иде, артыннан кочаклап алдым да, зырылдатым әйләндердем тегене. Аягына бастыргач, башы әйләнүдән микән, башта ике минутлап телгә килә алмыйча капка баганасын кочаклап басып торды, аннары: “Эх сезне! Кеше сүзенә ышанган мин җүләр”, дип, кулын селтәп кереп китте.

Яман ниятлеләр гайбәт хәбәр җиткергән булгандыр күрәсең. Шул хәлдән соң карчыгым гайбәтләрне капкадан йортка кертмәде.

Гомергә- бергә, бер-беребезне яратып, кадерен белеп яшәрбез, дигән вәгъдәләренә тугрылыклы булып кала Гыйззәтовлар һәм менә бу елның көзендә Бриллиант туйларын билгеләп үтәргә җыена.

-Мәхәббәт җимешләрегез булып туган нәсел дәвамчыларыгызга татулык үрнәге күрсәтеп яши алсыннар дип, Ходай Тәгалә сезгә тигез гомер биргән.

- Анысы өчен Хак Тәгаләгә бик рәхмәтле без. Картлык көннәреңдә пар канатың каерылса яшәве читенгә туры килер иде. Гадел яшәргә, намусыңны югалтмаска. Сәламәт тормыш алып бару да гомерне озайта. Аннары безнең авылның табигате генә дә ни тора бит! Умарта асрап, үз балың булу-үзе сәламәтлек, ди гаилә башлыгы.

60 ел. Әйтергә генә ансат. Безгә генә шулай озын кебек тоеладыр ул. Ә үзләренә сизелми дә үтеп киткән. Ә бит аларга да гел шатлык кына кичереп яшәргә насыйп булмый. Ятимлек ачысы, авыр хезмәт. Болары инде артта кала.

Уллары Фәниснең Әфган җирләрендә хезмәт иткән елларда ата-ананың башларыннан ни кичергәнен үзләре генә беләдер алар. Аллаһыга шөкер, Фәнис исән-сау туган җиргә кайтты. Әти-әнисенең хәер-догалары фәрештә булып канат җәйгәндер дә, үлемнән саклап калгандыр аны.

Зөбәрҗәт апа белән Мөдәрис аганың дүрт баласы да бу тормышта үз урынын тапты. Ике уллары да алтын куллылар, үрнәк гаилә башлыклары, кызлары да уңган-булган.

- Бүгенгесе көнгә 8 оныгыбыз, 2 оныкчыгыбыз бар, кызым, бездән дә бай кеше юк! Бәйрәмнәргә һәммәсе дә шыбырдашып кайтып тулганда, Сабан туе дип белерсең. Алар янда булганда үзебез дә яшәреп китәбез, ди Зөбәрҗәт апа елмаеп.

Ямьле язлар, җәйләрдән соң- мул табынлы көзләр килер. Беренче кар яву белән төп йортка, газиз кешеләрен Бриллиант туйлары белән котларга Зөбәрҗәт апа һәм Мөдәрис агаларның якыннары җыелыр. Алар газиз кешеләренә рәхмәтләрен белдереп изге теләкләр теләр:

Рәхмәт сезгә, әти-әни!

Ярый әле икәү яшьлектә

Бер-берегезгә очрап табышкансыз,

Кавышкансыз безнең бәхеткә…

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1182

Комментирование запрещено