День рождения Габдуллы Тукая в Казани отметили праздником поэзии / Казанда Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме үткәрелде

TUKAYВ День родного языка и 129-летия со дня рождения татарского поэта Габдуллы Тукая, в Казани отметили праздник поэзии. В мероприятии приняли участие Председатель Госсовета РТ Фарид Мухаметшин, глава Республики Дагестан Рамазан Абдулатипов, заместитель Премьер-министра РТ – министр образования и науки Энгель Фаттахов, министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин, депутаты республиканского парламента, представители творческой интеллигенции Татарстана и другие.

Праздник начался с традиционного возложения цветов к памятнику поэту в сквере, названном его именем, после чего мероприятие продолжилось у памятника поэту на улице Театральная.

В разговоре с корреспондентом ИА «Татар-информ» председатель комитета ГС РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Разиль Валеев отметил, что нынешний праздник отличается большим количеством участников – на праздник приехали гости из других регионов России и зарубежья, среди которых члены парламентской делегации Туркменистана, делегация Республики Дагестан, поэты из Турции, Казахстана и других государств.

Депутат отметил большое значение поэта для татар. «Тукай – национальный герой татарского народа. Он так близок народу, потому что его судьба очень схожа с судьбой татарского народа», — сказал он. Р.Валеев выразил надежду, что с каждым годом праздник будет становиться еще масштабнее. «В этом празднике есть частичка души татарского народа», — подчеркнул он.

Фарид Мухаметшин поздравил татарстанцев с праздником от имени руководства республики и также отметил творческое наследие Габдуллы Тукая. «Удивительно, что в свои 27 неполных лет наш татарский поэт написал произведения, которые актуальны и востребованы спустя многие десятилетия», — сказал он.

Председатель республиканского парламента подчеркнул, что языки, существующие в Татарстане, являются достоянием республики. «Мы понимаем, что язык — это наследие матери и отца, которое досталось нам из глубины веков. Будет жив наш татарский язык — будем жить и мы», — резюмировал он.

«Когда я знакомился с творчеством Габдуллы Тукая, я думал, что читаю произведения 90-летнего мудреца. Но он прожил всего около 27 лет. Такие люди – пророки, которые посланы Всевышним своему народу», — заявил в своем выступлении глава Дагестана Рамазан Абдулатипов. Он также подчеркнул, что и сегодня в Татарстане много поэтов и писателей, которые «украшают литературный мир России». Напоследок он пожелал татарстанцам никогда не забывать своего языка и своих поэтов.

* * *

Кичә татар халкы сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм чаралары сәгать 11.00дә башкаланың Тукай скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Дагстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдуллатыйпов һ.б. рәсми затлар, ТР Язучылар берлеге вәкилләре, гомумән, татар җәмәгатьчелеге, шулай ук төрки телле яшь язучылар фестиваленә килгән кунаклар катнашты.

Шуннан соң бәйрәм чарасы сәгать 12.00дә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры буенда урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында дәвам иттрелдее. Биредә, традицион рәвештә, Шигърият бәйрәме үткәрелде. Көн салкынча булуга карамастан, халык шактый күп җыелган иде. Тантананы Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Бәйрәм нәниләр чыгышы белән башланып китте. Иң элек Казан каласының 261нче балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек Булат Хөснетдинов Г.Тукайның “Туган тел” һәм “Гали белән кәҗә” шигырьләрен сөйләде, аннары башкаланың 24нче балалар бакчасына йөрүче Фатыйх Галәвиев Тукай шигыренә иҗат ителгән “Пар ат” җырын башкарды.

Шуннан соң мәйданга җыелучыларны ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сәламләп, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы исеменнән Шигърият бәйрәме, Туган тел көне белән тәбрикләде. Ул кар яуса да, яңгыр яуса да, Шигърият бәйрәменә, елдагыча, халыкның күпләп килүенә игътибар юнәлтеп, моның Габдулла Тукайны хәтерләү, хөрмәт итү билгесе булуы турында әйтте. Ул бүгенге чарада татар җәмәгатьчелеге, казанлылардан тыш, Дагстан башлыгы Рамазан Абдуллатыйпов җитәкчелендәге делегация, Төркмәнстан парламенты делегациясе, шулай ук төрки телле яшь язучылар катнашуын билгеләп узды.

Туган телнең теләсә кайсы халык өчен гаять әһәмиятле фактор булуын искәртеп, Фәрит Мөхәммәтшин: “Без Татарстанда ике теллелек турында закон нигезендә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балаларыбызга туган телләрендә белем бирә алуыбыз белән горурланабыз. Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы якшәмбе мәктәпләрендә исә 18дән артык тел өйрәтелә. Алар арасында үзбәк, таҗик, мари, мордва, чуваш һ.б. телләр бар. Без аларны саклап калырга омтылабыз, чөнки аңлыйбыз: тел ул – ата-ана мирасы, ерак гасырлардан килә торган байлык. Татар теле яшәсә, татарлар да яшәячәк”, – диде. Ул быел Татарстан парламентаризмының 25 еллыгы уздырылачагын әйтеп, шушы 2 дистә елдан артык вакыт эчендә татар депутатларының татар телен саклап калуга үзләреннән зур өлеш кертүләре турында билгеләп узды һәм аларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Тантаналы чарада Дагстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдуллатыйпов та чыгыш ясады. “Казанда салкын булуга карамастан, бүген һәр татар, Татарстан башкаласына кунак булып килгән һәр дагыстанлы күңелендә җылылык хөкем сөрә, чөнки без бөек Тукайның бөек шигъриятенә тагын бер адымга якынаябыз, – дип сөйләде ул. – Тукай шигырьләрен беренче мәртәбә укыганда, мин 90 яшьлек акыл иясе әсәрләрен укыгандай булдым. Ә инде шагыйрьнең 27 яшьтә вафат булуын белгәч, аның Аллаһы Тәгалә тарафыннан туган халкына җибәрелгән илаһи сәләткә ия пәйгамбәр булуын аңладым, чөнки Тукайның иҗаты тулысынча хылкына багышланган”.

Дагстан башлыгы Татарстанга икенче тапкыр килүен билгеләп узды һәм республиканың Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән берсе булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, бүген мәйданга җыелган халыкның күплеге татар халкының Тукай калдырган рухи мирасның кадерен белеп яшәве турында сөйли. Чыгышы ахырында Рамазан Абдуллатыйпов татар халкын туган телен һәм милли шагыйрьләрен онытмаска өндәде.

Тантанада ТР Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган төрки телле яшь язучылар фестиваленә чакырылган кунаклар да сүз алды. Бәйрәм сәхнәсендә, аерым алганда, Казакъстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Җайлыбай, Кабарда-Балкар Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллаһ Бегиев, Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер, Саха (Якутия) Республикасы башлыгы каршындагы тел сәясәте буенча совет әгъзасы Гавриил Андросов милли телләрендә шигырьләрен сөйләде.

Шигърият бәйрәме һәм туган тел көне белән татарстанлыларны алдагы елларда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре булган Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Зиннур Мансуров котлады.

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, Шигърият бәйрәменә халыкның, елдагыча, күпләп җыелуы, төрле илләрдән, республикалардан да мәртәбәле кунаклар килүе Тукайның татарлар өчен генә түгел, башка төрки халыклар өчен дә кадерле булуын күрсәтә. “Без бүген Тукай янына килдек. Бу, үз чиратында, милләтең, телең, халкың язмышы турында уйлау, борчылу, кайгырту дигән сүз. Тукайның язмышы, бөтен иҗаты да халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Әдип бүген дә күп кенә иҗат әһелләре өчен остаз булып кала бирә. Тукай безнең укытучыбыз икән, димәк, ул безнең өчен һәрвакыт кадерле булачак. Тукай кадерле булса, милләтебез дә, һичшиксез, яшәр!” – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Бәйрәм чарасы җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.

«Татар-информ»

Просмотров: 999

Комментирование запрещено