Җария ЗЫЯТДИНОВА: «Әткәем дип әйтә алмадым»

1327519277_538Мин 1941 нең 16 июлендә дөньяга килгәнмен. Сугыш башланганда 5 көнлек булганмын. Әтием 7 августта сугышка киткән һәм мәңгегә сугыш кырында ятып калган. Үземне белә башлаганнан бирле 7 август көнен күз яшьләрсез каршы ала алмыйм. Чөнки без әти сүзен әйтергә тилмереп үстек.

Ничә еллар көттек әтием,

Кайта алмадың сугыш

кырыннан.

Кулларыңны болгап киттең

Соңгы тапкыр Ярмәк юлыннан.

Инде менә картаеп та беттек

Әйтә алмыйча әткәй сүзләрен,

Өч малаем үсеп җитте

Сиңа охшаталар әткәй үзләрен.

Бөек бәйрәм-50 еллык диеп,

Хәтер китабы бирделәр,

Шул китаптан укып балаларым

Бабалары барын белерләр.

Без өч бала ятим калдык: апам, абыем һәм мин. Абыем каты авырып 40 яшендә, ә апам 2014 елны, минем туган көнемә бүләк итеп мәңгегә күзләрен йомдылар. Апам мине телен имезеп, алабутаны марля аркылы суыртып үстергән.

Телең имезеп үстердең син

Бертуган сеңелеңне,

Ходай сиңа насыйп итсен

Хәерле гомереңне.

Сок буена төшкән чакта

Басып торам басмага

Апай, җаным, сине сагынып

Яшем тама ташларга.

Әнием балаларым ачтан үлмәсен дип, фронт өчен дип, көнне-төнгә ялгап эшләде.

Балаларым үлмәсен дип,

Әнкәй кырдан кайтмадың,

Бер уч икмәк кайтыр диеп

Төннәрең йокламадың.

Киләчәгем, өметем дип

Өч балаңны үстердең,

Картлыгыңда ялгызлыкта

Гомереңне кичердең.

Әнкәй бәгърем китеп бардың

Бу дөньяны калдырып,

Палас суктың, салам яктың

Беләкләрең талдырып.

Өебез дә иске иде,

Бик күп нужалар күрдең,

Әнкәй бәгърем, тыныч йокла

Оҗмах булсын синең түрең.

Габделфәт Сафин “Уф Алла арбасы”н җырлаганда күз яшьләрен тыеп булмый. Чөнки ул арбаны абый белән без дә тарттык. Ник тартмыйсың, дип мине сугып ега да, мин тагын елый-елый килеп ябышам. Ач бала ничек тарталсын инде?!

Безнең бәләкәй генә өебез Сок елгасы буенда иде. Ялан тәпи йөгереп, Юкәле тауның җимешләрен ашап үстек.

Ялан тәпи йөгереп үстем

Ямьле Сок буйларында,

Төннәремне йоклый алмыйм

Балачак уйларымда.

Сабый чакта ятим калдым

Әткәй китте сугышка,

Аяк-куллар өшеделәр

Кышкы салкын суыкта.

Юкәле тау җимешләре

Ач үлмәстән саклады,

Болындагы үләннәрнең

Тәмле булды ашлары.

Сок буйларын, тыкрыкларны

Ялан тәпи таптадык,

Ә җәйләрен итәк белән

Маймыч сөзеп ашадык.

Балачаклар үтеп китте

Ачлы-туклы яшәдек,

Уналтыга җиткәч кенә

Ипи ашый башладык.

Шулай итеп балачаклар үтеп китте. 1963 елда үзем кебек ятимне сайлап, салам башлы өйгә килен булып төштем, кулга-кул тотынышып шушы матур тормышка аяк бастык. Тормышлар да яхшырды. Тик гомер йомгагы сүтелеп бетә. Кайгы-хәсрәтләр дә читләтеп үтмәде, аллы-артлы хәсрәтләрне биреп кенә торды. 1999 елда кинәт чирләп тормыш иптәшем, 2004 елда олы улым юл һаләкәтендә вафат булды. Ул чакларда капкама чиратлашып шакыган кайгыдан гомер буема чаклы айнымам кебек иде. Үзең калып балаңны җирләүдән дә авыр кайгы юк икән.

Хәзер төпчек улым тәрбиясендә торам. Якын кешеләрең янәшәңдә булганда авыр хәсрәтләрне дә җиңеп була икән.

Җария ЗЫЯТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1299

Комментирование запрещено