1 каналда Р.Сабитова кызын Н.Фатехова белән «Әй, икегез»не җырлап кияүгә бирделәр (ВИДЕО)

07(16)«Давай поженимся» тапшыруы алып баручысы, Россиядә билгеле яучы Роза Сабитованың 22 яшьлек кызы Ксения, ниһаять, кияүгә чыга.

Беренче каналда бара торган «Мужчина и женщина» тапшыруында Александр Гордонга Роза һәм Ксения үзләре бу турыда сөйләде. Роза гаилә бизнесы өчен юрист кирәк иде, ди. Ниһаять, аның теләге кабул булган. Кияү Андрей юрист булып эшли, яртылаш татар, яртылаш яһүд. Кияү егетнең әлегә аерым торырга урыны юк икән. Шулай да Ксения туй күлмәге алып куйган инде.

Тапшыру азагында яшь парны котларга Роза Сабитованың дусты җырчы Наилә Фатыхова чыкты. Яшьләргә Роза бал каптыргач, Наилә «Умырзая» җырын җырлап алды. Шуннан соң «Әй, икегез» җырына бөтен студия рәхәтләнеп татарча биеде.

10(126)

matbugat.ru

Просмотров: 1594

2 комментариев

  1. Тапкансыз инде үрнәк гаилә!!!

  2. В который раз Роза выдает уже замуж свою дочь