Фарид Мухаметшин поздравил жителей Бахчисарая с национальным праздником Хыдырлез / Фәрит Мөхәммәтшин Кырымның Бакчасарай районы халкын бәйрәм белән котлады

dzhemilev-vystupil-protiv-prazdnovaniya-hydyrleza_1Председатель Госсовета РТ, председатель ассамблеи народов Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил жителей Бахчисарайского района Крыма с национальным праздником Хыдырлез. Этот праздник, посвященный завершению весенних полевых работ, крымско-татарский народ отмечает 3 мая, сообщает пресс-служба Госсовета Татарстана.

«Как и татарский Сабантуй, этот замечательный праздник символизирует приход лета, плодородие и изобилие, дает возможность почувствовать единство и общность наших древних обычаев, языка и традиций», — говорится в телеграмме, адресованной председателю Бахчисарайского районного совета Рефату Дердарову.

«Убежден, что творческий потенциал и энергия, созидательный опыт и патриотизм крымских татар, всех народов Республики Крым станут надежной опорой дальнейшего экономического и социокультурного развития региона. В этот праздничный день от души желаю всем вам крепкого здоровья, благополучия, мира и согласия!» — написал Мухаметшин.

* * *

3 май көнне кырым татарлары язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган Хыдерлез бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Кырым Республикасының Бакчасарай районы халкын ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы аппаратының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге.

“Татар халкының Сабантуе кебек үк, әлеге бәйрәм җәй килүне, уңышлы булуны һәм муллыкны аңлата, безнең борынгы гореф-гадәтләребезнең, телләребезнең бердәмлеген тоярга мөмкинлек бирә, — диелә Бакчасарай районы советы рәисе Рефат Дердаров исеменә җибәрелгән телеграммада. – Иманым камил, Кырым татарларының, Кырым Республикасында яшәүче барлык халыкларның ватанпәрвәрлеге, иҗади байлыгы, энергиясе регионның иҗтимагый һәм мәдәни үсеше өчен ышанычлы терәк булачак.

Бәйрәм көнне барыгызга да ихлас күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим”.

intertat.ru

Просмотров: 907

Комментирование запрещено