Яңа китап дөнья күрде

48445Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты “Мөселманнар Бөек Ватан сугышында. Мусульмане в Великой Отечественной войне” китабын нәшер итте.  Җыентыкны журналист Нурия Әлмиева төзегән.

Әлеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Җыентыкта мөселманнарның сугыш чорындагы язмышына багышланган хезмәтләр урын алган. Аларның авторлары — галимнәр, тарихчылар, дин эшлеклеләре һәм журналистлар. Китап яшь буынны тәрбияләгәндә дә, сугыш чорына бәя биргәндә дә файдалы чыганак булыр, ди Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Просмотров: 982

Комментирование запрещено