Гакыйль Сәгыйров турында китап дөнья күрәчәк

Рәфгать Әһлиуллинга сертификат тапшырганда.

Рәфгать Әһлиуллинга сертификат тапшырганда.

Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә губерна бүләкләрен һәм грантларын тапшырды. Бу бүләкләр өлкәбездә 2003 елдан бирле бирелеп килә инде. Ә 2014 елда губернатор карары буенча аларның саны икеләтә арттырылды.

Тантаналы чараны ачканда губернатор мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте һәм тарихи хәтернең мәдәният кыйммәтләренең бер зур өлеше булып торуын билгеләп үтте.

Барлыгы 29 кеше бү­ләк­ләнеп, шуларның 20се губерна бүләкләренә ия булды. Беренче булып премия Алла Шелест мәктәбенең классик балет традицияләрен үстергән өчен Россиянең атказанган артисты Ольга Бараховскаяга тапшырылды. Ул Куйбышев шәһәренә (хәзерге Самарага) моннан 44 ел элек Ленинградтан күчеп килгән һәм үзенең моңа беркайчан да үкенмәвен белдерде, иң яхшылардан саналган опера һәм балет театрында эшләве белән горурлануын әйтте. Губерна бүләгенең тагын бер лауреаты Жигулевск шәһәренең мәдәният бүлеге хезмәткәре Мария Жукова регион башлыгына “Россиянең йөрәгендә туганнар” дип аталган миллиара фестивальне үткәрүдә иҗади инициатива күрсәтүе өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Большая Глушица районында эшләүче хормейстер Александр Дмитриев та авылларда яшәүчеләргә игътибарлы булуы өчен губернаторга рәхмәтле.

Губерна бүләкләреннән тыш әле тагын тугыз кеше һәм оешма мәдәният һәм сәнгать грантларына ия булды. Шулар арасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә бирелгән “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган проектның авторы һәм җитәкчесе, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да бар иде. Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин кулыннан сертификат кабул итеп, ул өлкә башлыгына һәм мәдәният министры Ольга Васильевна Рыбаковага рәхмәт сүзләрен белдерде. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең каһарман якташыбыз, кү­ренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлы һәм иҗаты турында мондый китапны нәшер итү турында әле аның үзе исән чагында ук хыяллануы һәм менә, ниһаять, бу хыялның тормышка ашачагына шатлануы турында  әйтте. Бу Гакыйль Сәгыйровның исемен мәңгеләштерүгә тагын бер адым булачак. Ә алда тагын бер зур бурыч тора — Кошки районының Иске Фәйзулла авылында шагыйрьнең йортына ремонт ясатып, анда аның музеен ачу. Өлкә мәдәният министры Ольга Васильевна Рыбакова бу эштә үзенең ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Рәфыйк НАРИМАНОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1279

Комментирование запрещено