Немец концлагере тәмугларын кичкән бабам

tmp7sE4VgЗәйтүнә әбиемнең әтисе – минем карт бабам – Лотфулла Гарифулла улы Йосыпов 1914 нче елның 10 нчы февралендә Самар өлкәсенең Гали авылында дөньяга килә. Җиде яшендә ул авылларындагы мәдрәсәгә укырга керә. Аны тәмамлагач, 16 яшьлек Лотфулла бабам күрше карты белән Мәскәүгә эш эзләп китә. Анда ике ел эшләп, 1932 нче елда ул туган авылына әйләнеп кайта.

1940 нче елда карт бабамны Кызыл армия сафларына алалар. Анда ул инженер частендә хезмәт итә.

1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышының беренче атнасында ук карт бабамны Ленинград тирәләренә – Волхов фронтына җибәрәләр. Каты бәрелешләрнең берсендә, кызганычка, чолганышта калган Лотфулла бабам әсирлеккә эләгә. Шул вакыттан алып, «Дахау» концлагеренда аның газаплы, михнәтле тормышы башлана. Әсирләрне салкын, шыксыз баракларда тоталар, авыр эшләргә йөртәләр. Ашау ягы да бик начар була. Шулай итеп, туйганчы ашарга да, йокларга да мөмкинчелек булмый. Шуның өстенә, аларны бер гаепсезгә бик еш кына кыйныйлар, этләрдән талаталар. Бу газапларга түзмичә, ул берничә иптәше белән әсирлектән качмакчы була. Тик бу теләге тормышка ашмый шул аның. Икенче тапкыр тәвәккәлләгәч тә, инде чәнечкеле тимер чыбык аша иреккә чыгабыз дигәндә, гитлерчылар шунда 3 әсирне атып үтерәләр, ә калганнарын, шул исәптән минем карт бабамны да, карцерга ябып, ике көн буена бик каты кыйныйлар һәм ач тоталар. (Әйтергә кирәк, әсирлектә булганда ул немец телен өйрәнә.) Инде безнең совет гаскәрләре Германиядә фашистларны үз җирләрендә тукмый башлагач, бу концлагерьны саклаучы гитлерчылар әсирләрне баракларга куып кертеп, аларны мина белән шартлатып үтермәкче булалар. Сакчыларның бу мәкерле планнарын белгән Лотфулла бабам башка әсирләр белән барак түбәсенә менеп кача. Ходайның рәхмәте белән бу афәтләрдән котылып, инде сугышлар беткәч, ул туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Сугыштан
соңгы елларда колхозда тырышып эшли. Инде 90нчы елларда карт бабам мәчетләрне яңартуда
һәм «Гали» мәдрәсәсен оештыруда күп көч куя. Ул авылның Югары оч мәчетендә мулла да булып тора. 

2000 нче елның 3 нче январенда немец концлагере тәмугларын үз җилкәсендә татыган, сугыш афәтләрен кичергән, әмма рухы сынмаган, иманлы 86 яшьлек Лотфулла бабам Гали авылында вафат була.

Самар шәһәре «Яктылык» мәктәбенең 7 Б сыйныф укучысы Ислам КӘЛИМУЛЛИН.

(Укытучысы - Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА).

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1471

Комментирование запрещено