Саида Мухаметзянова завоевала «серебро» Дельфийских игр в Орле / Сәйдә Мөхәммәтҗанова Орел шәһәрендә “Дельфийские игры” ярышларында “көмеш”ле булды

news_20269Саида Мухаметзянова выиграла «серебро» на Дельфийских играх в Орле. 14-летняя певица представляла на соревнованиях Татарстан. Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» рассказала мама юной певицы – Зиля Мухаметзянова. Напомним, Саида Мухаметзянова заняла третье место в проекте «Голос. Дети».

По словам мамы, Саида выступала в номинации «Сольное национальное пение».

В первом туре девушка исполнила три песни на татарском языке: «Голуби», «Степь», «Птицы». После выступлений Саида прошла по второй тур, который состоялся на следующий день. Здесь на суд жюри юная певица представила «Колыбельную» Г.Тукая и песню «Вдоль реки», которую девушка исполняла на проекте «Голос.Дети».

По итогам соревнований Саида взяла «серебро». «Саида попала в возрастную категорию 14-17 лет. Так получилось, что она была самая младшая на конкурсе. Ей было сложно соревноваться со взрослыми. Нам сказали, что мы бы заняли первое место, если бы исполнили и веселую песню тоже. А у нас было много лирики. Жюри потом сказало, что хотело бы увидеть, как она поет веселую песню. Хотя акапелла, которую Саида исполнила, тоже очень впечатлила жюри. Они сказали: такая маленькая, а поет такие сложные песни по-взрослому, аж вызывает мурашки», – поделилась с корреспонденотом агентства Зиля Мухаметзянова.

Всего с Дельфийских игр представители Татарстана везут 5 медалей: ученица Казанской государственной консерватории им.Жиганова Александра Вайссбеккер стала золотой медалисткой Дельфийских игр в номинации «Скрипка», Ильгиз Закиев (лауреат фестиваля «Созвездие-Йолдызлык») получил серебряную медаль в номинации «Академическое пение», Саида Мухаметзянова удостоена серебряной медали в номинации «Сольное народное пение». Бронзовыми медалистами от Татарстана стали Ольга Ерышова в номинации «Саксофон» и Айгуль Валиуллина (участница проекта «Голос.Дети») в номинации «Эстрадное пение. Зиля Мухаметзянова добавила, что 9 мая отправится с дочерью в Стамбул, где та будет представлять Татарстан. Здесь будет проходить фестиваль колыбельных песен.

* * *

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Орел шәһәрендә “Дельфийские игры” ярышларында “көмеш”ле булды. Ярышларда 14 яшьлек җырчы кыз Татарстан данын яклады. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә яшь җырчының әнисе Зилә Мөхәммәтҗанова сөйләде.

Искә төшереп үтәбез: Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Голос. Дети» телепроектында быел өченче урын алган иде.

Зилә ханым сүзләренә караганда, Сәйдә «Соло милли җыр» номинациясендә чыгыш ясаган. Беренче турда кыз татар телендә “Күгәрчен”, “Дала”, “Кошлар” җырларын башкарган. Шулай итеп, Сәйдә икенче турга узган. Икенче көнне яшь җырчы жюри хөкеменә Г.Тукайның “Бишек җыры”н һәм «Голос.Дети» проектында башкарган “Су буйлап” җырын тәкъдим иткән. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Сәйдә көмеш медаль алган.

“Сәйдә 14-17 яшь категориясенә эләкте. Ул конкурста яше буенча иң кечкенәсе иде. Аңа олылар белән ярышу катлаулы булды. Күңелле җыр да җырласагыз, беренче урынны алган булыр идегез, диделәр. Жюри Сәйдәнең күңелле җырны ничек башкаруын күрергә теләде. Сәйдә башкарга акапелла да жюридагыларның күңеленә хуш килде», — дип сөйләде ул.

“Дельфийские игры” ярышларында Татарстан вәкилләре 5 медаль алган: Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укучысы Александра Вайссбеккер “Скрипка” номинациясендә — «алтын» медаль, Илгиз Зәкиев («Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты) «Академик җырлау» номинациясендә — «көмеш» медаль, Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Соло милли җыр» номинациясендә чыгыш ясап “көмеш”ле булды.
Ольга Ерышова «Саксофон» номинациясендә һәм Айгөл Вәлиуллина («Голос.Дети» проектында катнашучы) “Эстрада җыры” номинациясендә «бронза» медальгә ия булдылар.

9 майда Зилә Мөхәммәтҗанова кызы белән Истанбулга Татарстан данын якларга бара. Анда бишек җырлары фестивале узачак.

Просмотров: 1156

Один комментарий