Онытылмас ул авыр еллар

жиганшинаХатын-кыз нечкә хисле, йомшак холыклы иркә зат, дип әйтергә яраталар. Ай-һай, алай микән? Камышлы районы,  Яңа Усман авы­лында яшәүче Сания Ба­рый кызы Җиһаншина сөйлә­гәннәрне тыңлыйк әле.

- Без яшь чакта заманалар бик авыр иде бит, — дип башлады сүзен Татарстанның Лениногорск районындагы Яңа Иштирәк авылында туып үскән Сания апа. — Колхозда эшләгәндә акча түләү дигән нәрсә юк иде. Эшләгән хезмәт көннәрен язып баралар да, көзен, уңышлар җыелып беткәч, шул эш көннәре исәбенә икмәк белән түлиләр иде.

Без, моңа риза булмыйча, иптәш кызларым белән Кләүледәге “Зелёная Роща” төзелеш конторасына эшкә киттек. Башта Кләүледә подваллар казырга туры килде. Аннан Кләүледән Яңа Усман янындагы төп нефть суырту насосына  кадәр көрәк белән сиксән чак­рым траншея казыдык. Бу хәл 1947 елның зәмһәрир суык  январенда булды. Усманга кадәр килеп җиткәч, нефть скважинасы өчен берничә тирән кое да казыдык әле. Сугыштан соң ирләр бик аз булганлыктан,  бригадабыз тик хатын-кызлардан гына тора иде. Әтием мине кызганып ачуланса да, мин кайтмадым.

Без биредә үзебез төзегән тулай торакларда яшәдек. Бераз алга китеп әйтим әле: озак еллар үткәннән соң, без салган торбаларны җир астыннан казып алганнарын күрергә насыйп булды. Эшчеләрнең: “Ничек моны шулхәтле нык урнаштыра белгәннәр?” — дип сөйләшеп торуларын ишеткәч, мин түзмәдем: “Без аны кышкы салкында көрәк белән җир казып, җиренә җиткереп эшләгән идек шул”, — дип әйтеп куйдым.

Тагын бер кайгылы вакыйга искә төшә.  Бервакыт, машина әрҗәсенә утырып эшкә барганда, кояш чыга башламаган иде әле. Машинабыз борчак басуы читендә туктап, шофер кинәт сүнгән фараларын тикшерә башлады. Моны борчак кырын саклаучылар күргәннәр дә, борчак урладылар дип, тиешле урынга хәбәр иткәннәр.

Бераздан барыбызны да судка чакырып алдылар. Мин русча бер авыз сүз дә әйтә алмыйм. Шулай итеп, бер иптәш кызыбызны биш елга төрмәгә утыртып куйдылар. Миңа да биш елга ирегеңнән мәхрүм итәбез, дип әйткәннәр иде, һушым китеп егылганмын. Бик тырышып эшләгәнгәдер инде, җитәкчебез ничектер мине коткарып кала алды. Миңа «условно» бирделәр. Ә Марусяны, берничә ел утыргач, сугыштан зур дәрәҗәгә ирешеп кайткан бертуган абыйсы гына төрмәдән чыгара алган. Заманы шул иде бит. Ләкин бу хәлләргә  күп еллар узса да, йөрәк әле һаман әрни. Безнең бер гөнаһыбыз да юк иде бит. Ашамадык без мукшыларның борчакларын!

1949 елда нефть скважиналары утыртып йөрүче Яңа Усман егете Әбүбәкер Дәүләтша улына тормышка чыгып, шушы авылда төпләнеп калдым. Тормышка чыкканда да “условно” бирелгән җәза алучы идем әле мин. Нефть чыгару өлкәсендә утызлап ел хезмәт иткәч, лаеклы ялга чыктык, — дип сөйләде Сания апа.

Җиһаншиннар өй тутырып балалар үстергәннәр. Оланнар күптән инде туып үскән “оядан” төшеп, үз тормышлары белән яшиләр. Туган йортка бары тик ялгыз әнкәләренең картлыгын бизәү, ялгызлыгын уртаклашу, ярдәм итү өчен генә кайталар. Шунысы яхшы, Сания  апаның кызы Дания авылда яши. Ул көн саен килеп әнисенең хәлен белә. Ә Сания Барый кызы үткән авыр тормышының  истәлекләрен барлап, гамәл кылып яши. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда татар хатыннары күргәннәрне күрергә беркемгә дә язмасын иде, дип тели.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1357

Комментирование запрещено