Фронттан шигырьләр

загруженное (3)

Абдрахман Хөснетдин улы Баткаев

Бу шигырьләрне редакциягә гомер буе Куйбышев тимер юлында эшләп пенсиягә чыккан Шамил Летфулла улы Баткаев алып килде. Аларның авторы  Абдрахман Хөснетдин улы Баткаев — Шамил әфәнденең бабасы. Пенза өлкәсе, Каменский районы, Кикино авылында яшәүче сигез бала атасын Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград фронтына алалар. Кышкы чатнама суыкта аның  аяк бармаклары туңа һәм госпитальгә эләгә. Ярты ел буе хатынын, балаларын күрергә тилмереп яткан кешенең эчке халәте, сугыш башлаган дошманга карата нәфрәте шигъри юлларда чагыла. Абдрахман аганың ике олы улы да фашистларга каршы сугыша. Олы малае Абдулла хәбәрсез югала, ә Летфулла (Шамил Баткаевның әткәсе) япон сугышыннан исән-сау кайтып, 2005 елга кадәр яши.

загруженное (2)

Летфулла Абдрахман улы Баткаев

Абдрахман Хөснетдин улы, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, кабат фронтка китә һәм, озак та үтми, һәлак була. Аның истәлеге булып гаиләдә шушы шигъри юллар саклана. Кайбер сүзләрне, Пенза мишәрләре диалектыннан алынганлыктан, үзгәртмичә бирәбез.

Больничада

Дошманнарны җиңеп кайтыр

                                       идем,

Язу бирми безгә китәргә.

Ходай язган бөтен күрәчәккә,

Кирәк булыр сабыр итәргә.

Кар эченә посып озын төндә,

Михнәт күрдек сугыш

                                  юлында.

Хәзер инде туный

                             тәнебезне

Үткен пычак доктор

                                   кулында.

Өзеп алыр идем, ашар идем,

Алма агачының алмасын.

Алты ай тула, больничта

                                       ятам,

Ничек инде йөрәк янмасын.

Минем урын якын тәрәзәгә,

Кояш нуры килеп төшәдер.

Әни кәбәм, сезне сагынганда,

Сызлый йөрәк, бәгърем

                                 пешәдер.

Нурлы кояш карый

                            тәрәзәдән,

Бозлар эри аның нурында.

Ходай миңа насыйп итәр

                                       микән

Котылырга шушы урыннан.

Бер генә сүз әйтәм, ул да

                                       булса,

Үземнең сөекле анама,

Кыл син, әни, хәер-догаларны

Больничада яткан балаңа.

Сугыш

Аяк баскан чакта йөрәк

                                     түзми,

Кеше әгъзасына басыла,

Гаҗәп нинди авыр хәлләр

                                        килә

Кеше баласының башына.

Нигә бәла салган бу дөньяга

Гитлер атлы фашизм

                                патшасы.

Бу сугыштан кайтыр

                                бәхетлесе,

Ләкин кайта алмас барчасы.

Күктән бомба явып торган

                                       чакта,

Урман агачлары ауганда

Гаҗәпсенәм, ничек исән

                                   калдым,

Шөпшә сыман пуля очканда.

Үтеп китте гомер, сизми

                                   калдым,

Әллә үтте микән әрәмгә?

Ятим балаларның яше

                                    төшсен,

Бу бәлане салган адәмгә.

Үкенмимен гомер үткәненә,

Кадерен белмәвемә үкенәм,

Әни кәбәм, кыл догаңны

                                       миңа,

Нечкә күңел белән үтенәм.

Ленинград җилле, һава

                                     салкын,

Каеш буа идем билемә.

Күңел төшә әмән, минут

                                  тормый

Кайтыр идем туган илемә…        

«Бердәмлек».

Просмотров: 1863

Комментирование запрещено