«Җәлил» операсы – Европа телеканалында

f449d8af5647ec002141d3198b4bc3d3Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы Mezzo телеканалы аша трансляцияләнә. Шулай итеп, спектакльне 38 ил тамашачысы карый алачак. 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Европа иң төп классик музыка телеканалы – Mezzo аша (аудиториясе – 40 млн. чамасы кеше) Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының «Җәлил» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль 9 майда Мәскәү вакыты белән 14:45 сәгатьтә башлана.

Композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан язылган «Җәлил» операсының премьерасы 1957 елда булган иде.

intertat.ru

Просмотров: 1028

Комментирование запрещено