Буыннар чылбырын өзмичә сакларбыз

загруженное

Гайфулла бабай Хамматшин Яңа Ярмәк авылында туа.

Әтиемнең әнисе — яраткан Тәнзилә әбием белән икәүләшеп гаилә альбомын карарга яратабыз. Минем сабый, әтиемнең яшүсмер вакытта төшкән фотосурәтләре арасында иске, аклы-каралылары да бар. “Бу — минем олы апаларым, ә болары — Газизнур белән Исламнур абыйларың”, — дип аңлата әбием, сурәтләрдәге кешеләргә күрсәтеп. Бу яшь кенә егет-кызларда бүгенге олы туганнарыбызны тану миңа кыенрак.

- Ә менә монысы — әтием Гайфулла, синең дәү бабаң була, — ди Тәнзилә әби, бер бабай рәсемен кулы белән сыпырып. Ул еш кына миңа аның турында сөйли. Читать полностью