Авыл тормышын бизәп яшәүче Гөлүсә

006

Иске Ярмәк авылындагы ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог булып эшләүче Гөлүсә.

«Исеме җисеменә туры килә», дигән әйтем бар. Исеме үзенең җанына, күңеленә якын булса, халәтенә туры килсә, үз исемен яратса һәм аны якын күрсә генә, кеше бәхетле була.

Исемнәрдә тирән мәгьнә ята. Шуңа да һәркемнең үзлеге — җисеме, холкы, бар булдыгы аның исеме нигезендә формалаша.

Татарларда матур, ягымлы, серле һәм тирән мәгънәле исемнәр күп. Шуларның берсе — Гөлүсә. Гөл кебек чибәр дигәнне аңлата.

Язмыш сынауларын ул балачактан ук кичерсә дә, төрле авырлыкларга бирешмәгән, тормышта үз юлын, үз урынын дөрес сайлап тапкан. Аның һөнәре һәм эше дә үзенең табигатенә туры килә. Ул - югары белемле педагог. Иске Ярмәк авылындагы ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог булып эшли. Ул йомшак күңелле, ягымлы, ярдәмчел, кешелекле һәм аралашучан.

Гөлүсәгә 10 яшь булганда аның әнисе каты авырый. Гаиләдәге тормыш авырлыкларының төп өлеше аның җилкәсенә төшә. Шулай да кыз урта мәктәпне уңышлы тәмамлый. Хәле авыр булса да, әнисе аны институтка укырга керергә үгетли.

Кечкенәдән укытучы булу хыялы белән яшәгәнгә, Гөлүсә Самар шәһәренең педагогия институтына укырга керә. Аның студент елларында илдә кискен үзгәрешләр башлана. Акча алышына, кризис башлана.

Халыкка эш хакы, студентларга стипендия түләү мәсьәләләре авырая. Әнисе вафат була.

Гөлүсәнең башында укуны ташлау исәбе туа. Тик ул, җаен табып, барыбер институтны тәмамлый. Алар авылдаш егете Шәүкәт белән тормыш коралар һәм Самар шәһәрендә яшәп калалар.

Бөтен җирдәге кебек үк, аларның туган авылында җайга салынган, үсеш юлында булган колхозны аяктан егып, аны таркаталар. Халык аптырауда кала. Берәүләр авылдан китәләр. Күпләр күнеккән эшләреннән мәхрүм булып, төшенкелеккә, эчүчелеккә биреләләр.

Менә шул чакта Гөлүсә белән Шәүкәт туган якларына, Иске Ярмәккә күчеп кайталар. Иске, ташландык йорт алалар һәм шунда яшибашлыйлар. Гөлүсә ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү оешмасына эшкә керә. Шәүкәт, иң элек, үз эшен башлап җибәрү өчен йортында һөнәрханә (мастерская) төзи. Станоклар, җиһазлар, материаллар булдыра һәм агачтан төзелеш кирәк-яраклары ясый башлый. Эшләр җайга салынгач кына, алар яңа өй корырга керешәләр. Бу болганчык чорда алар куйган хезмәтне, кичергән авырлыкларны, чыдамлыкны хәзер сөйләп аңлатырга да кыен.

Әлбәттә, бу чорда күп хатын-кызлар үз ирләрен хурлап, битәрләп, акча таптырып кимсетәләр, мыскыллыйлар, изәләр. Нәтиҗәдә ирләр эчүгә сабыша, аларның гаилә хәлләре тагын да авырая.

«Ирне ир иткән дә, чир иткән дә — хатын-кыз», дигән әйтем бар. Гөлүсә йомшаклыгы, акыллылыгы, зирәклеге, чыдамлылыгы белән үз иренә ышанычлы терәк, ярдәмче була белгән. Авырлыклар, төшенкелек килгәндә аның күңелен күтәрә, рухын, мөмкинлекләрен үстерә һәм киләчәккә ышаныч тудыра алган.

Гөлүсәнең өендә дә, эш урынында да җанга рәхәт, күңелгә иркенлек сизелә. Тормыш уңай барсын өчен кешегә бар көчен куярга кирәк шул.

«Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи», диләр. Гөлүсә авылдагы төрле чараларны үткәрүдә актив катнаша. Бәйрәмнәрне, Сабан туйларын, концертларны алып бара. Ветераннар белән төрле кызыклы очрашулар оештыра. Ул авыл тормышының бер бизәге булып яши һәм эшли. Аларның элгәреге йорт урыны урамның ямен алса, хәзер аны бизәп тора. Алар гаиләсендә кызлары Әлисә Һәм уллары Алмаз әти-әнисе үрнәгендә тәүфыйклы, акыллы булып үсәләр.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Салям» газетасы, tatarlarsamara.org.

Просмотров: 1649

3 комментариев

  1. Рәхмәт Фәрит абый, һәм бу язманы укыган, авылны яратучы, дусларым

  2. Да большая умничка наша Гулюся!!!!!1

  3. Бу Гөлүсәнең фамилиясен дә язмаганнар