Айдар Галимов туган ягында ветераннарга һәйкәл ачты

jfNVUo-s9ocТатарстанның халык артисты Айдар Галимов туган авылы – Башкортстанның Миәкә районы Олы Кәркәле Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл ачылган. Чарада танылган җырчы үзе дә катнашкан.

Айдар Галимов – җырчы гына түгел, ә Башкортстан Дәүләт җыелышы депутаты да. Истәлекле мемориал булдыру башлангычы белән дә Айдар Галимов үзе йөргән. Һәйкәл куюда җырчының дуслары — Уфа, Башкортстандагы башка шәһәр һәм Мәскәү эшмәкәрләре, авыл кешеләре ярдәм күрсәткән.

Айдар Галимовның ике бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әнисе ягыннан бабасы Галим Хәбиров сугыштанавыр яраланып кайта. Әтисе ягыннан бабасы, Бәхтигани Галимов фронтта хәбәрсез югала.

Һәйкәл ачу тантанасы «Айдар» театр студиясенең концерты белән тәмамлана.

intertat.ru

Просмотров: 1307

Комментирование запрещено